15.08.2014 Җәмгыять
Һөнәрегезне куркыныч дип саныйсызмы? (Cораштыру)
Соңгы арада дөньяда барган вакыйгалар йогынтысында булса кирәк, Россия халкы дөньядагы иң куркыныч һөнәрләр дип хәрбиләр хезмәтен атый. Дүрт ел элек мондый бәя шахтер һөнәренә бирелгән. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган быелгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хәрбиләрдән тыш, иң куркыныч һөнәрләр исемлеген коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, ерак юлга йөрүче машина йөртүче һәм журналистлар дәвам итә.
Иң куркынычсыз һөнәр ияләре дип исә Россия халкы пилот, укытучы һәм табибларны атаган. Ә сез үз һөнәрегезне куркыныч дип саныйсызмы? Һөнәрегезне алмаштыру мәмкинлеге булса, кайсы юлны сайлар идегез?
Алинә Шәрипҗанова, җырчы:
– Һәр һөнәрнең куркыныч яклары бар. Әйтик, без – артистлар гел юлда. Бу күренеш үзе үк җырчының гомерен куркыныч астына куя. Тамашачы арасында холыксыз кешеләр дә очрый. Алар, сәхнәгә менеп, чыгыш ясаган җырчыга ташланырга да күп сорамый. Аннары без һәрчак электр уты белән эшлибез. Бу шулай ук бик куркыныч. Моннан ун ел элек кайсыдыр бер шәһәрдә чыгыш ясаганда коеп яңгыр яуды. Шунда аппаратурага зыян килеп, бер җырчыны ток суккан иде. Мин үзем рульдә йөрергә яратам. Шуңа күрә һөнәремне алмаштырырга туры килсә, техника өлкәсен сайлар идем, мөгаен. Элек-электән медицина тармагында хезмәт куярга хыялландым. Юристлык тәҗрибәм дә бар. Шуңа күрә югалып калмам дип уйлыйм.
Рәис Нуретдинов, Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлекчәсенең лаеклы ялдагы хезмәткәре:
– Юлда басып тору – үзе үк куркыныч. Машина йөртүчеләрнең дә төрлесен күрергә туры килде. Араларында исерек, авырулары да очрый. Аларның барысы белән сөйләшкәндә үзеңне тиешенчә тотарга кирәк. ЮХИДИ хезмәткәре дә робот түгел бит! 90нчы елларда ниләр генә булмады. Атна саен атыш, үтереш иде...
Гөлназ Гыйниятова, “Яңа гасыр” каналында “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы алып баручысы:
– Һәр эшнең үз авырлыгы булса да, журналист һөнәрен куркыныч дип санамыйм. Хәтәр дә, куркыныч та түгел. Бары җаваплы хезмәт. Хатын-кыз буларак, хәтәр һөнәр ияләре дип янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларны саныйм. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кеше гомерен саклап кала. Дөрес, куркыныч вакыйгаларны яктыртучы журналистлар да шул санга керә. Мисаллары күз алдында. Фотохәбәрче кулга алынды, күпмесе һәлак булды... Һөнәр алмаштыру мөмкинлеге булса да, журналистикада калыр идем. Мин инде һөнәремә хыянәт итә алмыйм. Күп кенә тәкъдимнәр булды, тик без тегендә-монда сикереп эшләп йөрүчеләрдән түгел.
Зифа Кадыйрова, язучы:
– Мин язучы булырга җыенган кеше түгел. Үземне үзем коткарыр өчен генә яза башладым. Әмма китапларым дөньяга чыгып, халык тарафыннан шундый җылы кабул ителүен күргәч, җаваплылык һәм шул ук вакытта курку тоя башладым. Очрашу вакытында бер укучым: “Сезнең китабыгызны өстәлдә Коръән китабы белән янәшә тотам”, – дип әйтеп куйды. Тормышны ничек аңласам, әсәрләремдә дә аны шулай җиткерәм. Әгәр дә кеше мин язганны кагыйдә итеп кабул итә икән, бу шулай ук куркыныч. Дөрес юлны беркем дә төгәл генә белми бит. Еракка йөреп эшләүче машина йөртүчеләрнең дә тормышын бик яхшы беләм. Улым ун ел буе “дальнобойщик” булып эшләде. Кайсы гына һөнәрне алсаң да, аның берсе дә җиңел түгел. Һәркайсында куркыныч хәлгә тарырга мөмкин. Гомер дәвамында үземә дә төрле эшләрдә хезмәт куярга туры килде. Лаеклы ялга чыкканчы төзелештә эшләдем. Аннан китеп, кондуктор булып эшләп алган вакытларым да булды. Киләчәктә балчыктан чүлмәк ясау белән шөгыльләнеп карыйсым килә.