поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.08.2014 Икътисад

Татарстанда азык-төлеккә кытлык көтелми

Күптән түгел РФ Президенты Владимир Путин кайбер чит илләрдән кайтартылучы продукцияләргә санкция кертелү турындагы Указга кул куйды. Бу ММЧда да, халык арасында да шактый ук шау-шу кузгатты. Берәүләр бәяләр үсү, продукцияләрнең кибет киштәләреннән югалуны фаразласа, икенчеләр исә моны үзебездә бу төр ризыкларны җитештерүчеләрнең бизнесы, ниһаять, чәчәк атуга юрады.

Татарстанда яшелчә, җиләк-җимеш, ит продукцияләре бетмәсме, халыкка җитәрме, бәяләр артырмы, әллә шул килеш калырмы?

Яңа мөмкинлекләр ачыла


РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, кайбер чит илләрдән Россиягә азык-төлек кертү тыелды. Шуның нигезендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та карар чыгарды. Димәк, Россиягә карата санкция керткән илләрдән кайтартылучы азык-төлек һ.б. продукцияне без, кибет киштәләрендә, ким дигәндә, бер ел күрмәячәкбез. Санкция салынган продукцияләрнең Россиядә сатуга чыкмавын контрольдә тотучы махсус штаб та булдырылган. Әлеге штаб авыл хуҗалыгын, сәүдә челтәрләрен тикшереп, күзәтеп барачак. “Бернинди дә зур үзгәрешләр кичерелми. Киләчәктә дә күзәтелмәячәк. Бар да гадәти режимда бара, һәм бәяләр үсеше дә күзәтелми”, - диде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Хәзер яшелчәләрне җыю сезоны башлана, һәм шуңа бәйле рәвештә, сатуга чыга торган яшелчә, җиләк-җимешнең бәясе күтәрелү түгел, ә киресенчә, төшә бара. Мисал өчен, кәбестәне күпләп сатып алган очракта, аның килосы бары 8 сум торачак. Сүз уңаеннан, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, яшелчәләрнең уңышы 25-30 процентка югарырак икән.

Аның сүзләренчә, Татарстан фермерлары сыер, дуңгыз, кош ите, сөт, йомырка һәм шикәр белән республикада булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә. Татарстанда үстерелгән яшелчәләр исә, республика халкын 56 процентка тәэмин итә ала. Бу яшелчә утырту мәйданнарының киметелүе белән бәйле. “Мәйданнар кечерәйтелсә дә, Татарстан халкы яшелчәгә кытлык кичермәячәк”, - дип ышандырды "Татплодоовощпром" ЯАҖ генераль директоры Раил Зиатдинов. Яшелчә, җиләк-җимешләрне кертүне тыю, үзебезнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бу бизнесны үз кулларына алу өчен менә дигән мөмкинлек, ләбаса! СССР заманындагы кебек совхозлар, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Дөрес, Раил Зиатдинов сүзләренчә, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары утыртуга дәүләт соңгы елларда игътибарны киметкән, һәм бюджеттан бүленеп бирелә торган акча күләме дә азайган. Әмма бу, Россия яки Татарстан үзендә әлеге продукцияне җитештерми, дигән сүз түгел. Мисалга, Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Янбулат авылында гына да менә дигән җиләк-җимеш бакчасы үсеп килә. "Татплодоовощпром" ЯАҖ генераль директоры сүзләренчә, республикада киләчәктә дә мондый бакчалар булдырылачак.

Алдан хәстәрен күрергә кирәк


Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җирне кышка әзерләүгә дә җитди караган. Бу, беренче чиратта, соңгы елларда табигатьнең үзгәрүе һәм һава шартларының авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә мөмкинлекләрне чикләве белән бәйле. Һава шартлары кырыслану сәбәпле, крестьян фермер хуҗалыклары белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе көнбагыш, борчак, кукуруз үстерүгә күчкән. Бу әлеге культураларның эссегә чагыштырмача чыдам булуына бәйле. “Технологияләрне үтәгән һәм культураларны тиешенчә караган очракта, югары уңышны эссе җәйдә дә алырга мөмкин. Бу малларга азык әзерләүгә дә кагыла”, - диде Николай Титов.

Көзге культураларны чәчү өчен, республикада 530 мең гектарга якын мәйдандагы җирләр әзерләнгән. Төп эшләр 185 мең гектарда башкарылган, бу тиешленең 9 процентын тәшкил итә.

Тәмле генә түгел, матур да булсын!


ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Татарстанда азык-төлек белән тәэминатка бәйле проблемалар булмаячагына шикләнми. Әмма ул әлеге җитештергән продукцияне төрү һәм фасовкалауда кыенлыклар булуын искәртә. “Кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләрне үстерүче фермерлар сәүдә челтәрләре белән тыгыз эшли. Ә сәүдәгәр фермердан үз товарын матур итеп төреп биргәнне дә сорый. Яшелчә тәмле булган өстенә, сатып алучының игътибарын җәлеп итү өчен, матур савытка да салынган булырга тиеш. Икмәк продукциясенә килгәндә исә, безнең алда мондый кыенлыклар тумый. Якын киләчәктә дә аңа бәяләр күтәрелмәячәк”, - дип ышандырды Н. Титов.

Казанда урнашкан агросәнәгать паркында исә, яшелчә, җиләк-җимешне төрү, фасовкалау өчен җиһазлар кайтартылган һәм тиздән эшли дә башлаячак.

Диетик саналучы тавык итен җитештерү буенча Татарстанда шулай ук проблемалар юк диярлек. Чит илләрдән Татарстанга кертелә торган кош ите бары 7,9 процентны гына тәшкил иткән. Бу, республика өчен күп түгел, һәм Татарстанның кош-корт үстерү белән шөгыльләнүчеләр әлеге бушлыкны тутыра ала. Кош итен фасовкалау буенча да кыенлыклар юк. Ә менә мөгезле эре терлек итен бүлгәләп, матур, ялтыравыклы савытларга салып сату бездә әле үсмәгән. Ә бит сатып алучының күзе, иң элек, ялтыравыклы әйбергә төшә. Матур кәгазьле продукция һәм гап-гади пакетка салынган яки бөтенләй дә төрелмәгән продукциягә карагач, кул беренчесенә үрелә. Бу – дөньякүләм маркетингтагы үзенә күрә бер алым, чөнки сатучы сатып алучыны ничек җәлеп итәргә икәнен яхшы белә. Әмма бездә күбрәк җитештерә генә беләләр, ә сатучыны җәлеп итү юлларын әлегә эшләп, уйлап бетермәгәннәр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та шушы фикергә басым ясый һәм якын киләчәктә әлеге мәсьәләне чишәргә кирәклеге хакында ассызыклый.

Хәзерге вакытта ТРда 50 мал сую пункты бар, шуларның 39ы эшли, шул исәптән 3 ит комбинаты да. Хөкүмәт ярдәме белән, Татарстанда тагын шундый 29 пункт төзеләчәк. "Казан" Агросәнәгать паркында исә, итләрне фасовкалау җиһазлары булдырылачак.

Тавыгы бар, ә ризыгы?


Татарстанга моңарчы кертелеп, хәзер чикләүгә дучар булган продукция күләме бик аз булган. Боларга суган, кондитер ризыкларында кулланылучы мәк, кайбер җиләк-җимеш керә.

Ә менә чүлмәкләрдәге үсемлекләргә, кош-корт, малларның азыкларына кушыла торган матдәләргә, чыннан да, кытлык булырга мөмкин. “Хәзергә йомырка, үрдәк ите, чебешләрне, күпчелек, Нидерланд, Германия илләреннән кайтарта идек. Алар белән кыенлыклар туарга мөмкин”, - ди Николай Титов.

Димәк, әлеге продукцияне дә үзебездә җитештерергә өйрәнергә кирәк, дигән сүз. 


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ | 13.08.2014
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»