поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.08.2014 Җәмгыять

Электроника: ясый да, куллана да белмибез

Без куллану һәм хезмәт күрсәтү артып торган постиндустриаль җәмгы­ятькә кереп барабыз. Көн­күрешебездә кая карама электроника. Гаиләләрдә хәзер бер генә түгел, берничә компьютер, берничә телевизор, хаҗәте, кирәклеге әллә булган, әллә инде гел булмаган башка электрон “вак-төяк”.

Автомобильләребез дә элек­трон җиһазлар белән дың­гычлап диярлек тутырылган. Шуңа да карамастан без анда әле бик теләп өстәмә “тәтиләр” – төрле видеорегистраторлар, антирадарлар куябыз. Без бү­генге тормышыбызны гел­дән-гел алыштырылып, кәт­тәрәге алы­нып торылучы кесә телефоннарысыз, файдасы да, зарары да булган, кесәгә дә ярыйсы суккан башка бик күп төрле “уен­чык”ларсыз күз алдына да китерә алмыйбыз...

Әзерне кулланырга була инде ул. Зур акыл ки­рәкми.Төймәләргә баскаларга, те­лә­гәндә, маймылны да өй­рәтергә мөмкин. Шул өлкә белгече буларак әйтә­сем ки­лә: сез аны менә җи­тештереп карагыз. Теләсә нинди җи­тештерү ул – күп­медер иҗат. Катлаулы җиһаз ясый белү исә шуңа өстәп булдыклылык та. Электроника җи­тештерү кемнәр­гәдер миллиардлар белән исәп­ләнгән даими табыш китереп тора. Ни кызганыч, Россиягә генә бу кагылмый. Электрониканы биредә бө­тенләй юкка чыккан сәнәгать төре дип тә атарга булыр иде. Зеленоградта әлегә исән бердәнбер “Микрон” берләшмәсе булмаса. Кайчандыр булган йөзәрлә­гән завод, фәнни институтлар белән чагыштырганда бер берләшмә күл­дәге тамчы, әлбәттә. Хәер, сәнәгать­нең кайсысы гына исән-сау, сәламәт соң без­дә?..

Бүген өлкән туга­ны­бызның, бәхет­сезлек булмаса, бәхет тә килмәс иде дигән мәкален искә төшереп, Көн­батыш керт­кән санк­цияләргә өмет тотар идек, алар электроникага кагылмый. Чөнки безгә ул күбрәк Кытайдан керә.Бүгенге дөньяда бик үк рәсми булмаган хезмәт бү­ленеше күзәтелә. Акыллы башларны күпләп үзенә җый­ган Көнбатыш яңа техно­логияләр, инновация­ләр тудыра. Кытай исә шуларны кулланып, олы бер җитештерү үзәге – гигант завод сыйфатында балалар уенчыкларын­нан башлап компьютерлар, автомо­биль­ләргә чаклы барысын да “штамплап”, ясап тора. Россия – чимал базасы: ярты дөньяны нефть, газ, металл белән тәэмин итеп килә. Билгеле, мондый бүленеш күп­медер шартлы. Беркем дә андый специализация – вазыйфа бүлешү хакында килешү төзе­мәгән. Барысы да теге яки бу илнең икътисадый бул­дык-лылыгына һәм теләк, мөм­кин­лек­ләренә карап. Технология­ләр, фән үзәге булган Европа белән Америкада да җитеш­терү дә, күп­медер чимал чыгару да бар. Тик бөтен хикмәт күләмдә һәм пропор­ция­ләр­дә. Чимал дигәндә, елына 600 миллион тонна җир мае чыгарып, шуның зур өлешен сатып ятучы рекордчылар бары без генә.

Электроника – фән белән бик тә тыгыз бәйләнгән тар­макларның берсе. Алдынгы фән юк, финансланмый, дәү­ләт тарафыннан якланмый, бизнес исә нәрсәгәдер акча салудан бигрәк алуны, аның тиз әйләнешен кайгырта икән, электроника да юк ди­гән сүз. Советлар Союзы заманнарында җитештерү бераз аксаса да, электроника фәне Көнбатыш дәүләт­ләрендәге фәннән бер карышка да артка калмыйча килде. Электроникада технологик үлчәм (тех­но­ло­ги­чес­кий размер) дигән тө­шенчә бар. Ягъни детальне, электрон компонентны ясаганда мөмкин булган иң кечкенә үлчәм. Узган га­сырның 80 елларында ул АКШ белән Япония өчен дә, СССР өчен дә 1 микрон чамасы иде. Хәзер бу сан электроникалы илләрдә 0,07 микрон (70 нанометр). Зеленоградтагы лабора­то­рияләрдә дә, имеш, шул санга якынлаша язганнар. Тик Ом законын да белмәгән элекке “баш энергетик” Чубайс РАО ЕЭСка ясин чыгып, нанотех­ноло­гияләр белән җи­тәк­челек итәргә куелганнан соң нанометрлар го­му­мән ки­редән микронга, сан­ти­метр­га әйләнеп куймагае.

Фәннән баш тарту – ки­ләчәктән баш тарту белән бер икәнен аңлатып тору кирәк микән? Чимал сату да ил­не чыгарып сатуга тиң. Ахыр чиктә, фәнне үстерүдән килгән һәм киләчәк файда нефтьтән кергән файдага караганда һәрчак зуррак икә­нен исбатлап тору да артык. Акыллы дәүләтләрдә иң мөш­­­кел хәлдә дә аннан баш тартмыйлар. Бу җәһәт­тән 2009 елны АКШ Президенты Обама әйткән сүзләр­не дә искә алып китәргә кирәктер. “Кризис вакытында фәнне финансларга ки­рәк­ми дию­челәргә беркайчан да ышанмагыз. Фән үзе үк безне колактан тартып кризистан чыгармагае”. Ә без – пешмәгәннәр ­пос­т­индустриаль җәмгы­ять­кә бар булган фәнне һәм җитештерүне, шул җәһәттән электрониканы да юкка чыгарып атладык.

Виртуаль диярлек фән, виртуаль дөнья, җитештерим дисәң шактый мәшәкатьле эш шул ул электроника. Ул гына да түгел, бездә аны баш катырып җи­тештереп тормау бәла­нең бер ягы булса, сатудагы хилафлыкларны исә икенче бәла дияргә дә мөмкиндер. Шул ук Кытай электроникасына бәяләр Россиядә, Европа һәм Америка белән чагыштырганда, 20-50 процентка артыграк икәне билгеле. Хезмәт хакын ул илләр белән чагыштырып исәплә­гәндә заманча яшәү теләге бездәге гаиләләргә хәтсезгә кыйммәткәрәк төшә булып чыга. Заманча яшәү дигәннән, сүзне йомгаклап, бер кызык һәм гыйбрәтле мисал китереп үтәсе килә. Көнбатыш илләрендә электроника хәт­та ки җәмәгать бәдрәфләренә чаклы үтеп кергән. Күз алдыгызга китерегез: тулысынча компьютер белән идарә ителешле, бар җиһазы ялт итеп торган, идеаль чисталык хө­кем сөргән урам туалеты. Бөтен җирдә датчиклар. Ишектә генә түгел, идәндә, стеналарда, кул юу җайлан­масында да. Унитазда (теләсә нинди бәдрәфнең төп җи­һазы ич) исә берничә. Как оплатить зарубежные сервисы и подписки из России? помогаем с оплатой подписок и сервисов. Как оплатить сервисы и подписки за рубежом рублями из России? Netflix, Adobe, GitLab, Figma, AWS, Ebay, Miro, Wrike, PipeDrive, HubSpot, SalesForce, DropBox, Zoom, G.Workspace, Suite, Booking, Airbnb, Slack, Hetzner и другие.

Телевизордан безнең бер турист­ның шундый кабинага кереп, чыга алмыйча газаплануын көлеп сөйләгәннәр иде. Ярык­ка акча салып эчкә кергәннән соң ишек үзеннән-үзе бикләнгән дә, хаҗәтләр башкарылгач та берничек тә кире ачылмый икән. Кнопка-фәлән дә юк, инструкция дә күренми. Мескен турист яңа­дан унитаз капкачын күтәрә дә, анда аз гына утырып торып, су агызгач капкачны кире ябып карый – ишек бикле. Яңадан кулларын кран астына тыга, автомат рәвештә ага башлаган суда кулын янә югандай итә. Кулын алгач су килүе туктый, тик ишек барыбер ачылмый. Тышта калган иптәше ярыкка акча төшереп, бәдрәфкә ришвәт тә тәкъдим итә – компьютер акча алмый, нәтиҗә юк. Әсир турист, өчен­­­чесендә бар булган хәрәкәтләрне барысын да тагын бер тапкыр кабатлап, кулларын киптерү җайлан­масы астыннан алгач кына ишек ачылып китә. Ә икенче берәү исә тагын да көлке­лерәк хәлдә кала. Ул, Россия­дәге гадәт буенча, унитаз өстенә аяклары белән менеп баса. Компьютер мес­кен башта аңлый алмый: идәнгә басым юк, димәк, эчтә кеше заты да юк – датчик шулай ди. Шул ук вакытта унитаз өсте­нең пычраклыгы сизелә. Бәдрәф пычрак булырга тиеш түгел: өскә урнаштырылган махсус душтан бөтен кабинага дез­инфек­цияләүче су сибелә башлый. Тик ишек бу очракта да бик­ле, ачылмый. Кысталган башка берәү килеп тыштагы ярыкка акча салгач кына күшеккән россияле, бүтән үлгәндә дә кермим монда дип, кабинаны ташлап чыгып чаба...

Электрониканы ясый бел­мәсәк тә, тулы хутка кулланабыз дияр идең, мондый мисаллар дөрес итеп кул­лануның да кайбер очрак­ларда проблема икәнен күрсәтә бит. 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 117 | 13.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»