14.08.2014 Икътисад
Болганчык суда балык тотмасыннар өчен...
Табыш алырга омтылу – һәр эшмәкәрнең канында инде ул. Җае булып, мөмкинлеге генә чыксын. Россиягә Евросоюз илләреннән, Америка Кушма Штатлары, Австралия, Канада һәм Норвегиядән яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, сөт продуктлары кертү тыелгач, сәүдә нокталарында бәяләр белән уйный башламаслармы дигән сорау күпләрнең күңеленә килә.
Казан вертолет заводы эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләре белән очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан нәкъ менә шул турыда кызыксынулары да тикмәгә түгел. “Мондый шартларда иң мөһиме – бәяләр тотрыклылыгы һәм кибет киштәләрендә үзебездә җитештерелгән продукция булуы”, – диде Президент.Татарстанда халыкны үзебездә җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, балык, ит һәм сөт продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бармы? Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә моңа ничек ирешергә? Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды.Журналистлар алдында чыгыш ясаган Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов республикада быел ашлык уңышы 3 миллион тоннадан ким булмаячак дип фаразлады.
Соңгы вакытларда әледән-әле яңгырлар явып, эшкә бераз тоткарлык ясалса да, кайбер хуҗалыкларда урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Кыр эшләрендә быел аеруча өлгерлек күрсәткән Апас, Буа, Кайбыч, Әлки һәм башка кайбер районнарда урып-җыю эшләренең 60 проценты тәмамланган. Республика буенча 600 мең гектардан артык мәйданда игеннәр урып-суктырылган. Күрсәткечләр төрле хуҗалыкларда төрлечә. Актаныш районы игенчеләренә быел да күз генә тимәсен. Шулкадәрле катлаулы һава шартларында, барлык технологияләрне вакытында үтәп барулары нәтиҗәсендә Актаныш районы хуҗалыклары гектарыннан 29 центнер уңыш ала! Балтачта бу күрсәткеч – 26,5, Буада – 26,4, Зәйдә – 25,6, Нурлатта 25,3 центнер тәшкил итә. Амбарларга инде 1 миллион 400 мең тонна ашлык кайтарылган.
Игенчеләребезнең көн саен ким дигәндә 100 мең тонна бөртек суктыруын исәпкә алганда, ашлыкның гомуми күләме 3 миллион тоннадан артачагына ышану кыен түгел. Шунысы сөенечле: бу кадәрле ашлык республика халкының ипи һәм икмәк продуктларына булган ихтыяҗыннан ун тапкыр артык. Димәк, бу яктан күңелебез тыныч.Ит һәм ит продуктлары 2014 елда гына да 200 мең тоннадан артык җитештерелгән. Мөмкинлекләргә килгәндә, хуҗалыкларда гына түгел, фермерларда да, шәхси хуҗалыкларда да күрсәткечләрне берничә тапкыр арттыруның әллә ни кыенлыгы булмаячак. Авылда яшәүчеләрдән: “Әгәр дә тиешле бәядән килеп ала торган булса, без терлекне тагын да күбрәк итеп асрар идек”, – дигәнне үземә дә күп мәртәбәләр ишетергә туры килгәне бар.
Бәрәңге һәм яшелчәләргә килгәндә, “Татплодоовощпром” берләшмәсе генераль директоры Раил Зиятдинов әйтүенчә, быел бәрәңгегә дә, яшелчәләргә дә кытлык булмаячак. Без кәбестәнең килосын 8 сумнан, бәрәңгене 12 сумнан сатабыз. Кемгә күпме кирәк, рәхим итсеннәр, ди Раил Шәһәртдин улы.Республика буенча быел бәрәңге 72 мең 700 гектарда, ә яшелчәләр 11 мең 900 гектарда үстерелә. Моннан тыш 306 гектар кәбестә, 304 гектар аш чөгендере, 315 гектар мәйданда кишер утыртылган. Яшелчәләрнең 270 гектары, бәрәңгенең 4 мең гектардан артыграгы – сугарулы җирләрдә. Андый урыннарда уңышның гектарыннан 300 центнердан ким булмавын исәпкә алганда, бәрәңге дә, башка төр яшелчәләр дә ел дәвамына җитәрлек булачак дип өметләнергә нигез бар.
Проблемаларга килгәндә, яшелчә орлыклары, бигрәк тә бәрәңгенең авыл халкы яратып куллана торган ярмалы сортлары буенча эшлисе эшләр бар әле. Елның елы әйтелә килсә дә, кайбер район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәләре, җирлек башлыклары ни өчендер бу эш белән даими шөгыльләнергә теләми. Шул исәптән күпләп терлек асрарга теләге булганнарны печән, фураж, башка кирәк-яраклар белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү турында да кайгыртмыйлар. Кагыйдә буларак, андый авылларда җир хуҗаларына пай кишәрлекләре өчен тиешлесен бирү дә сузыла, кайчагында бөтенләй онытыла. Чит илләрдән сатып алынучы чәчүлек материаллары, аерым алганда кукуруз, соя, кайбер төр яшелчә орлыклары буенча кыенлыклар булмасын дисәк, бу юнәлештә дә җиңнәрне сызгана тору кирәктер. Хәер, үз продукцияләре белән Казанда гына түгел, республикадан читтә дә дан алган “Майский” яшелчә комбинаты җитәкчеләре әйтүенчә, бу мәсьәләдә дә проблема булмастыр, шәт. Ни өчен дигәндә, алар орлыкларны киләсе ел өчен күптән әзерләп куярга өлгергәннәр.
Евросоюз илләренең безнең белән төрле өлкәләрдә сәүдә элемтәләрен чикләүләренә җавап буларак кабул ителгән карар күпмедер күләмдә кыенлыклар тудырырга тырышып караса да, ахыр чиктә бу гамәлнең Россия авыл хуҗалыгы өчен зыяныннан бигрәк файдасы күбрәк булмагае әле. Ни өчен дигәндә, хәзерге вакытта барлык авыл хуҗалыгы оешмалары, шул исәптән галимнәребез, белгечләребез элегрәк чит илләрдән кертелә торган продуктларга алмаш эзләүне үзенә максат итеп куя. Бу исә һәр оешмада, һәр предприятиедә, һәр авылда булган эчке мөмкинлекләрне эшкә җигәргә бер этәргеч булачак.Югыйсә, сөт һәм сөт продуктлары белән үзебезне генә түгел, тирә-як регионнарны да тәэмин итеп торган Татарстанга чит илләрдән дистәләгән мең тонна продукция кертүнең файдасына караганда зыяны күбрәк тә булгандыр әле. Океан артыннан китертелгән ул азык-төлекнең составын белү өчен генә дә дистәләгән белгеч, махсус лаборатория тотарга кирәк.
Миңа калса, безнең кулланучылар, әйтик, пальма мае, тагын әллә ниләр кушып ясалган продуктларсыз үзен тагын да яхшырак хис итәчәк. Мәгълүм булганча, быел Татарстан терлекчеләре 1 миллион 800 мең тонна сөт җитештерүне максат итеп куя. Дәүләт тарафыннан матди-кызыксындыру чаралары күбрәк күләмдә кулланылса, бу күрсәткеч тагын да артырга мөмкин. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә. Әгәр шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтнең 1 килограммын 24-25 сумнан өенә килеп алсалар, авылларда сыер асраучыларның саны бермә-бер артыр иде. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продуктлар белән дә шул ук хәл.