|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2014 Мәдәният
7 елга беренче тапкыр Камал Театры Алма-Атага бара9-11 сентябрьдә Алма-Ата шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре үтә. Камаллылар М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия драма театры сәхнәсендә 3 спектакль тәкъдим итәчәк. Соңгы тапкыр Камал Театры Казахстанда 2007 елны булган иде. Татар театры труппасы Алма-Ата шәһәренә гастрольләр белән беренче тапкыр 1964 елда бара. Ул вакытта 7 спектакль алып барыла, шул исәптән, татар драматургиясенең классик әсәрләре: Кәрим Тинчурин - “Зәңгәр шәл” һәм “Казан сөлгесе”, Нәкый Исәнбәт - “Гөлҗамал” һәм “Зифа”. Беренче гастрольләрдән соң Камал Театры Алма-Атада тагын 5 мәртәбә була.
|
Иң күп укылган
|