|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2014 Шоу-бизнес
Казанда Театраль солянка булачакКүп санлы тамашачыларның соравы буенча “Театраль солянка” янәдән Филармония сәхнәсендә. Илназ Баһ бакчачы, хатыны IndiVa, кайнанасы Әлфинә Әзһәмова. Көннәрдән бер көнне, Илназ гаиләсен Төркиягә ял итергә җибәрә. Ә үзе дусларын - Раяз Фасихов, Руслан Кираметдинов, Ринат Рахматуллинны шашлык ашарга чакыра. Әлбәттә, кызларсыз күңелсез, шуңа да Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъматҗанова, Алина Даутова егетләр янына иптәшкә килә. Шулай, рәхәтләнеп күңел ачканда, бакчага янгын сүндерүче чибәр Ришат Фазлыйәхмәтов килеп төшә. Шулвакыт бакча яныннан яшь пар узып бара – Айгөл Рахимова белән Рәсим Фасихов. Һәм нәкъ шушы бакча буенда Рәсим үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Илназ Баһның күршесе Илдар Әхмәтовның да кунакка керәсе килә, әмма юк, хатыны Иркә җибәрми. Илдар урынына бер-берсен яратучы гаилә дуслары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар хисле уллары Ленар Сәйфиев белән кунакка килә. Менә шулай шау-гөр килеп ята Баһның бакчасы.
|
Иң күп укылган
|