поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
11.08.2014 Милләт

"Акыллым" проекты, яки татар телен ничә яшьтә өйрәнә башларга? (ФОТО)

Хәзерге заман балалары гаҗәеп дәрәҗәдә акыллы, актив, кызыксынучан булып үсә. Алар мәгълүмати технология казанышлары белән дә бик иртә таныша. Мисал өчен, бертуганымның кызы Айсылу әле кечкенә булу сәбәпле укый-яза белмәсә дә, планшетта үзенә кирәкле уенны ачып, аны өлкәннәргә караганда да шәбрәк итеп уйнап күрсәтә ала.

Хәер, бүген сабыйларга акыл, белем һәм тәрбия бирүгә ярдәм итә торган чара-мөмкинлекләр күптөрле.

Кибеттә балалар өчен кызыклы китапларны, игътибар, сабырлык, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннарны бер авырлыксыз табарга мөмкин. Кызганыч, ләкин аларның күпчелеге рус телендә. Нәкъ менә шуны истә тотып, Тюльпан Минһаҗева “Акыллым” проектына алынырга була да инде.

“Акыллым” – татар телен бишектән өйрәнү системасы. Ул үзенчәлекле иллюстрацияле карточкалар җыелмасыннан гыйбарәт. Система күренекле америка врач-физиотерапевты, галим Глен Доман методикасына нигезләнгән. Доман сабыйларның күреп истә калдыру сәләтенә зур игътибар бирә. Шуңа бәйле рәвештә аның методикасында рәсем һәм кызыл төстәге эре хәрефле сүзләр төшерелгән карточкалар кулланыла. Доман фикеренчә, сабый өчен аерым хәрефләргә караганда тулы бер сүзне аңлау, истә калдыру күпкә җиңелрәк. Ә менә Тюльпан шундый карточкаларның татар телендәгеләрен әзерли.

Ире Булат уллары Арслан тугач, Доман карточкаларының русча вариантын алып кайта. Бала белән шөгыльләнә башлагач, аның рәсем атамаларын рус телендә истә калдыру куркынычын аңлап, Булат һәм Тюльпан мондый карточкаларның татарчасын эзләп карый. Әмма аларның юклыгы ачыклана. Шуңа Тюльпан Доман карточкаларының татар вариантын эшләп карарга була.
Бүген исә “Акыллым” проекты кысаларында 3 үзенчәлекле иллюстрацияле карточкалар җыелмасы бастырылган инде. Төп җыелма 6 теманы үз эченә алган А5 форматындагы 120 карточкадан тора. Алардагы сүзләр һәм рәсемнәрнең һәркайсын Тюльпан үзе сайлаган, эшкәрткән һәм әзерләгән. Рәсемнәр ак фонда урнаштырылган, бу исә предмет яки күренешне кабул итүне тагын да җиңеләйтә. Кире яктагы сүзләр исә эре кызыл хәрефләр белән язылган. Алар баланың хәтерен, игътибарын чыныктыра, күреп истә калдыру һәм тумыштан дөрес яза белү сәләтен үстерә.

Бер яшьлек улым Арсланга әлеге карточкалар бик ошый. Ул бигрәк тә рәсемнәрне карарга ярата. Карточкалар сыйфатлы кәгазьдән эшләнгәнгә, бала ертыр, дип борчыласы юк. Кырыйлары очлы түгел, түгәрәкләнгән. Бу сабый киселә, җәрәхәтләнә күрмәсен өчен махсус эшләнгән, – дип аңлатты Тюльпан. Проект авторы әйтүенчә, өйрәнүне нәкъ менә төп җыелмадан башларга кирәк. Ул балага әйләнә-тирә, әйбер-күренешләр, кешеләр һәм җанварлар турында күзаллау тудырырга ярдәм итә. Сүзләрне сайлау, сыйфатлы рәсем табу, аны фотошопта эшкәртү, карточкаларны бастыру беренче карашка җиңел тоелса да, чынлыкта авыррак булып чыккан.

Үзебезгә эшләгән беренче чыгарылышта хаталар да шактый иде. Аннан ирем Булат белән уйладык та, сабыйларын татарча тәрбияләргә теләүче әти-әниләргә ярдәмче рәвешендә чыгарылышларны төрләндерергә һәм таратырга булдык, – ди Тюльпан.

Шул рәвешле төп җыелмага өстәмә чыгарылышлар да әзерлиләр. Алары инде баланың белемен, тел байлыгын, күзаллавын тагын да тирәнәйтү, баетуга юнәлтелгән. Мисал өчен, “Ел фасыллары” җыелмасында 60 карточка. Аларда гаҗәеп матур табигать күренешләре төшерелгән һәм аларның атамалары язылган. Әлеге җыелма ярдәмендә әти-әниләр сабыйларын ел фасылларын аерырга өйрәтә, аларга җиләк-җимеш, яшелчәнең кайчан чәчәк атуын, өлгерүен, кышкы, язгы, җәйге һәм көзге урманның нинди булуын аңлата ала. Әлеге рәсемнәр ярдәмендә төрле кызыклы биремнәр үтәргә, уеннар уйнарга була. Кыскасы, әлеге карточкалар баланы кызыксындыру һәм иң мөһиме – татар теленә өйрәтү өчен яхшы мөмкинлек.

“Акыллым” проектының өченче җыелмасы – “Укырга өйрәнәбез” дип атала. Ул алфавитның һәр хәрефенә багышланган 38 сүзне үз эченә алган. Әлеге җыелманы Тюльпан әнисе, Татарстанның атказанган укытучысы, 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Гөлфия Хәбибуллина ярдәмендә эшләгән. Чөнки балаларны укырга өйрәтүнең үз нечкәлекләре, үзенчәлекләре бар. Биредә авторлар сүзләрнең сирәк очрый торганнарын, кулланылыштан төшеп калганнарын сайлап алырга тырышкан. Чөнки, беренчедән, бу баланың тел байлыгын арттырырга, икенчедән, дәресләрне төрләндерегә ярдәм итә. Карточкаларның кире ягында һәр хәрефкә иҗекләп шигырь яки табышмак язылган. Кайбер шигырьләр тасвирлама рәвешендә, алар язылган сүзнең мәгънәсен аңлатып бирә. Аларның һәммәсен авторлар үзләре иҗат иткән. Бу эштә Тюльпанга иптәш кызы Гөлназ Гыйләҗева да булышкан. Кайбер карточкаларда омоним сүзләр очраса, башкаларында тарихи вакыйгалар сурәтләнә. Бу җыелма бәләкәчләргә генә түгел, өлкәннәргә дә кызыклы һәм файдалы булачак. Әлеге җыелмадагы сүзләр арасында мин рәйхан (базилик), һөдһөд (удот), зелпе (жимолость), шәфталу (персик) кебек көндәлек аралашуда сирәк кулланыла торган сүзләрне очраттым.

Җыелмаларны сатып алучылар, сораучылар, проект белән кызыксынучылар күп икән. Татарстанда гына түгел. “Акыллым”ның бер җыелмасы Иваново шәһәренә “киткән”. Тагын бер җыелманы почта аша җибәргәннәрен инде Финляндиядә көтеп торалар. Димәк, сабыйларын бишектән татарчага өйрәтергә, аларга милли тәрбия бирергә теләүче гаиләләр бар. Ихтыяҗ булгач, Тюльпан тормыш иптәше белән бергәләп бу проект өстендә эшләвен бүген дә дәвам иттерә. Минем белән очрашып сөйләшкәндә ул саннар, төсләр һәм формаларга багышланган яңа чыгарылыш әзерли иде. Якын киләчәктә кеше, гаилә, ислам дине, хисләр, һөнәрләр һ.б. темалар буенча җыелмалар эшләргә уйлый.

Бүгенге шартларда балага туган телне өйрәтү – көнүзәк мәсьәлә. Бу уңайдан Тюльпан үз фикерләрен җиткерде:

– Татар телен сабыйга кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Әлбәттә, моның өчен иң мөһиме – гаиләнең туган телдә аралашуы. Ә татарча карточкалар, китаплар ул бары тик өстәмә ярдәмче генә. Миңа калса, һәр татар баласы үзенең фикерен җиткерә алырлык дәрәҗәдә генә булса да туган телен белергә тиеш. Киләчәктә кулланырмы ул аны, юкмы – анысын үзе хәл итәр. Ә менә сөйләшәсе килеп тә, татарча сөйләшә алмаса, аңа кыен булачак. Киләчәккә хыялым: оныкларымның яныма кайтып: “Исәнме, дәү әнием” – дип эндәшүләрен ишетү. Минемчә, моннан да зуррак бәхет юктыр бу дөньяда.


 

1


 

2

Ләйсән ИСХАКОВА
Интертат.ру
№ | 11.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы