поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.08.2014 Җәмгыять

Самарада кәләвә җитештерүче Низамовлар: Талкыш кәләвә бик капризлы ризык

Татар халкы элек-электән аш-суга уңган булып, милли ризыклары белән бөтен дөньяга танылган. Гөбәдия, пәрәмәч, кыстыбый - көндәлек камыр ашлары булса, чәкчәк белән бавырсак безнең милли мәҗлесләрнең яме булып тора.

Пешерергә вакытлары булмаган кайбер хуҗабикәләр әлеге тәм-томны сатып кына да ала ала – аларны хәзер икмәк заводлары да, җәмәгать туклануы тармагында эшләүче шәхси ширкәтләрдә дә пешерәләр. Ә менә шәһәребез кибетләрендә татарларның күптән түгел генә күренә башлаган тагын бер татлы ризыгы - талкыш кәләвәне өлкәбездә бүгенге көндә Мәүлет һәм Римма НИЗАМОВЛАР хосусый оешмасы гына җитештерә.

Заводта җитештерелгән инструментлар сату белән шөгыльләнгән Низамовларга, Төркиягә ял итәргә баргач, танышлары “пишмания” дип аталган ризык авыз иттерәләр. Ул безнең талкыш кәләвәгә охшап, составында бал булмавы белән аерылып тора икән. Аннан кайтып бераз вакыт узгач, гаилә башлыгы кулына килеп эләккән аш-су пешерү китабында талкыш кәләвәнең фотосурәтен һәм рецептын күреп, татар халкының әлеге татлы ризыгын җитештерү теләге белән яна башлый. Ул Төркиягә пишмания җитештерү предприятиесенә махсус барып, аны ясау технологияләре белән таныша һәм, күп тә үтми, Самарада талкыш кәләвә җитештерү буенча үзенең хосусый фирмасын ачып җибәрә.

- Әлбәттә, һәр эшне башлаганда кыенлыклар булган кебек, безгә дә җиңел булмады. Кирәк язуларны ясатып, эшне җайлап җибәрергә, цех өчен махсус бина булдырырга - барысы да, зур чыгымнардан тыш, күп көч куюны да таләп итте. Бу вакытта миңа һәр эштә таянычым булган тормыш иптәшем Римма һәм якыннарым нык булышты, аларга чын күңелемнән рәхмәтлемен.

Сары май, он, шикәр һәм балдан гына торган әлеге ризыкны ясау бер яктан бик җиңел булып күренсә дә, бу һич тә алай түгел. Талкыш кәләвә бик капризлы ризык булып, аңа хәтта урамда һава температурасының үзгәрүе дә тәэсир итә. Әлеге ризыкны ясауның барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, продукция чыгаруны җайлап җибәргәнче, миңа эшне биш мәртәбә ташлап, биш мәртәбә башларга туры килде, - дип сөйләде Мәүлет абый. Аннан соң: “Җиде мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк” дигәндәй, үзенең талкыш кәләвә ясау цехын карарга чакырды.

Чиста, якты бүлмәгә килеп керү белән борынга хуш бал исе килеп бәрелә.

- Талкыш кәләвә бары тик юкә балыннан гына килеп чыга. Берничә мәртәбә аның урынына башка сортны сатып алып уңмагач, хәзер мин балны Татарстан өлкәсенә барып, белгән кешемнән генә сатып алам, - дип аңлатты хуҗа кеше һәм татлы ризыкны ясауның катлаулы процессы белән таныштырды.

Көненә биредә кул белән байтак кына тартма талкыш кәләвә ясап, аларны Самара шәһәре кибетләренә сатуга куялар, Казанга да җибәрәләр. Кайбер милли бәйрәмнәргә, җәен районнарда узган сабантуйларына да сатарга алып чыгалар икән.

Самовар чыжлап утырган өстәл артында авызда эреп торган талкыш кәләвә, хуҗабикә пешергән бавырсак белән чәй эчеп сөйләшеп утырганда Мәүлет Вазыйх улы: “Бүгенге көндә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килеп, милли ашларның төрләре дә ишәйде. Ә миңа үзебезнең милли ризыкларның әзерләнүе һәм тәме үзенчәлекләрен саклап каласы килә”, - дип әйтеп куйды. Низамовлар үзләренең продукцияләрен дә үткән гасырда нәшер ителгән аш-су китапларыннан алган иске рецептлар буенча табигый продуктлардан гына җитештерәләр икән.

- Әлегә зур күләмдә булмаса да, күптән түгел бавырсак та пешерә башладык. Тавыкларыбызның яңа салган йомыркаларына гына камыр басып, заказ буенча мин аны үзем пешерәм, - дип сөйләде Римма ханым, чәчәк формасындагы мармеладлар белән бизәп катырган бавырсакны күрсәтеп. Шулай матур итеп бизәлгән татар халкының әлеге татлы ризыгы һәр табынның күрке, ә татлы ризык яратучылар өчен чын бүләк тә булачак, минемчә.

Уңган, бер кыенлыктан да курыкмаган, зур ихтыяр көче булган Низамовлар гаиләсе, Аллаһы бирсә, һичшиксез әле тагы да зур казанышларга ия булыр. Уңышлар сезгә, Мәүлет әфәнде һәм Римма ханым!



 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ | 09.08.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»