поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.08.2014 Медицина

Сәламәтлек өчен түләргәме?

Электрон почтама Россия Балалар клиник хастаханәсенең 1 нче һәм 2 номерлы гематология бүлеге табибларыннан хат килеп төште. Кан авыруларын дәвалаучы илдәге иң яхшы хастаханә бүлеген ябарга, югары дәрәҗәдәге белгечләрне эшсез калдырырга җыеналар икән.

Табиблар аңлатуынча, оптимальләштерүнең төп сәбәбе: бүлек белгеч­ләре­нең балалар үлеменә ки­терү­че бик күп тәртип бозуларны фаш итеп чыгыш ясау­лары, шул рәвешле хас­таханә администра­циясе­нең кытыгына тиюләре икән. Администрация боларга җавап итеп, ставкаларны кыскарта, бүлек мө­дирен эштән куа, нәтиҗәдә илдә тиңе булмаган һәм алыштыргысыз табиблар эшсез калалар икән. Табиб­лар, көрәшнең башка юлы нәтиҗә бирмәгәч, киң җә­мәгатьчелеккә мөрә­җәгать итеп, Интернет аша пети­циягә имзалар җыярга булганнар. Мин петиция битен ачканда, табибларны яклап, 123 меңнән артык тавыш-имза җыелган иде.

Көрәш­нең мондый юлы нинди дә булса нәтиҗә бирәме-юк­мы, анысы мәгълүм түгел, чиновниклар башбаштак­лыгына каршы соңгы чара буларак ил халкыннан яр­дәм сорап Интернетка чыгулар саны соңгы вакытта арта.  Бөтен ил белән социаль челтәрләрдә кан авыруларыннан интегүче бала­лар­ны чит илдә дәва­лау өчен акча җыябыз: бер балага 15-16 миллион сум тирәсе акча кирәк. Аңлашы­ла инде: бик актив әти-әниләр генә күпмедер уңыш­ка ирешә. Күпчелек балалар өчен 15 миллион сум түгел, бер миллион акча туп­лый алмыйлар. Яр­дәм сорап мөрә­җәгать итү­че­ләр арткан саен, җәмә­гать­челек моңа кү­негә, битарафлык өстен­лек ала баш­­лый һәм акча агымы урынына тамчылар гына тама, бераздан алар да туктыйлар. Конститу­ция­нең бушлай медицина ярдә­мен гаран­тия­ләвен без инде күптән оныттык. Дәүләт поликлиникаларында да пүч­тәк ке­нә анализлар өчен яисә инде күптән гадәтигә әй­лән­гән җиһаз­ларда тик­шеренү үтү өчен акча түләү гадәткә керде. Түләмисең икән, технологик җиһаз тик тора, син тикшеренү үтә ал­мый­сың, биш-алты ай чират көтәргә туры килә. Авырулар түли инде, чөнки башкалага килеп бер тикше­ренү бәясен кайбер районнардан килү өчен юл чыгымнары күпкә узып китә. Кат-кат йөрүне кесәләр күтәрә алмый.

Соңгы көннәрдә генә Россиянең Хисап палатасы илнең сәламәтлек саклау системасындагы хәл турында доклад игълан итте. Док­лад белән палатаның сайтында танышырга була. Аудиторлар фикеренчә, медицина хезмәтенең сыйфаты һәм аннан файдалану мөм­кинлек­ләре ил буена начарая бара. Түләүле медицина хезмәте 2013 елда алдагысы белән чагыштырганда 14 миллиард сумга арткан. Хас­таханә стационарында акча түләп дәваланучылар саны 12 процентка үскән. Сүз дәүләт хастаханә­ләрен­дә түләп дәваланучылар хакында бара. Бушлай дәвала­нучы­лар­ның күпмесе бу мөм­­кинлек өчен күпме ришвәт биргәне мәгълүм түгел. Белгечләр, түләүле яр­дәмнең артуын Пре­зи­дент­ның май Указларын үтәү ихтыяҗы белән аңла­талар.

2013 елда ил буенча 76 поликлиника һәм 302 хастаханә ябылган. Сүз, бил­геле, авыл хастаха­нә­ләре турында бармый, алар инде күптән оптималь­ләш­терү дулкынында юкка чыктылар. Зур шәһәр хастаха­нәләре май Указларына корбан ителә. Бары тик Россия шартларында гына туарга мөмкин булган парадокс барлыкка килә: Президент илдәге социаль хәлне яхшырту максатыннан указлар игълан итә, түрәләр исә саннарны указ параметрларына туры ките­рү өчен социаль хәлне начарайталар. Хастаха­нә­ләрне май Указлары дәрәҗәсендә финанслау өчен, акчаны күбрәк бүлеп бирәсе урынга, хаста­ханәләрдә ятаклар саны кыскартыла. Үткән ел ятаклар саны Волгоград өлкәсендә – 9 процентка, Татарстанда – 7 проценттан артыкка, Мәс­кәүдә 4 процентка кыскартылган. Нәтиҗәдә ил күлә­мендә дәүләт медицина оеш­маларындагы табиблар саны 7,2 меңгә кыскартылган. Югары квалификация сорый торган клиник бел­геч­лекләрне чалгы белән чапкандай иткәннәр: 5,1 меңгә киметкәннәр. Табиблар гына түгел, урта буын медицина персоналы да 3,6 мең кешегә кимегән.

Чиновниклар бу ысул белән берьюлы ике куянны тоталар: табиблар җитмәүче­леге кими, хезмәт хаклары фондында миллиардлаган сумлык экономия барлыкка килә. Дәва­лау чыгым­нары­ның экономиясен дә исәпкә алсак, медицина тармагы өчен бүлен­гән акчаның сак тотылышы сокланырлык. Хәзер инде күп төбәк­ләрдә “Ашыгыч ярдәм“ чакырту да түләүле: кайда мең сум, кайда 3,5 меңгә төшә.Финансларны бу кадәр сак тотканнан соң, эш урыннарын саклап калган табиб­ларның хезмәт хакын күтә­рергә зур мөмкинлекләр ачыла шикелле. Тик Хисап палатасы мәгълүматлары табибларның кесәсе калынайганны күрсәтми. 

2013 елда дәвалаучы­ларның 1 сәгатьлек эше өчен түләү бер тиенгә дә артмаган, ә 2014 елның беренче кварталында 21 төбәктә хезмәт хаклары 2-17 процентка кимегән. Аның каравы чиновниклар хоры регуляр рәвештә табибларның хез­мәт хаклары артуы хакында хәбәр биреп тора. Күптән түгел генә Казан дәүләт медицина университеты студентлары Республика клиник хастаханәсенә практика үтәргә баргач, тәҗрибәле остазлары аларны сөендер­де: яңа эшли башлаган та­бибның хезмәт хакы 7,5 мең сумга тиң икәнен әйттеләр. Бу акчага Казанда бүлмә дә табып булмавын искә алсак, яшь табибларның ни өчен хастаханәләрдә эшләргә ашыкмавын аңлап була. Хисап палатасы дәүләт медицинасының бер генә өлкәсендә текә үсешне билгеләп үтә: түләүле медицина хезмәте күрсәтүдә.

Белгечләр әйтүенчә, халык җилкәсе бүгенге көндә дәү­ләт медицинасы чыгым­нарының өчтән беренә ка­дәрен күтәрә, ягъни дәва­лаган өчен үз кесәсеннән түли. Медицина ярдәмен салымнар белән дә финанс­лаган халык өчен сәла­мәтлек бик кыйммәткә төшә торган “нигъмәт“ булып чы­га. Хисап палатасы тү­ләүле хезмәтләр­не үстерү­нең лидерларын да күрсәтә: болар – Мәскәү, Санкт-Пе­тербург һәм… Татарстан. Акрын гына кискенләшә барган кризис фонында халыкка бер генә ышанычлы юл кала: сәламәтлекне сакларга. Аның өчен физик культура белән шөгыль­ләнергә. Хас­таханә ка­би­нет­ларының ­бер­сеннән икенчесенә таба өметсез рәвештә чабып йөрүгә караганда, ни дисәң дә, иртән йөгереп керү – ләззәт­лерәк шөгыль.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 114 | 08.08.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»