08.08.2014 Җәмгыять
Самарада милли чатыр-чәйханә ачылган (ФОТО)
Самараның Җәмигъ мәчете йортында диварларына милли бизәкләр төшерелгән чатырда чәйханә ачылуы турында без “Самара татарлары” интернет сайты аша ишетеп, белә идек инде. Ә менә быелгы Ураза гаете көнендә аны үз күзләребез белән күрергә һәм шактый салкынча иртәдә биредә кайнар хуш исле чәй эчәргә һәм татлы милли ризыкларыбыздан авыз итәргә насыйп булды.
Без “Бердәмлек” газетасының фотохәбәрчесе Хәмзә Мортазин белән чәйханәгә килеп кергәндә, берничә өстәл артында бер төркем татар егетләре көлешә-көлешә чәй эчеп утыралар иде инде. Без дә аларга кушылдык.
Чәйханәнең хуҗабикәсе Мәрьям ханым Батрова берничә сорттагы кара, яшел чәйләрне тәкъдим итә башлады. Ә киштәләрдә аларның нинди генә төрләре юк икән?! Һиндстан, Кытай, Цейлон, Төркия чәйләре, дисеңме? Әллә нинди без белмәгән, ишетмәгән гаҗәеп исемнәрдәге - “сауасен”, “манго-маракуйя”, “дольче вита” кебекләрен дисеңме, күңелеңә теләгәнеңне сайла да ал. Ә без үзебезнең болын-урманнарыбызда, бакчаларыбызда үскән мәтрүшкә кебек үләннәр, карлыган яфраклары салып пешерелгән чәйне авыз итәргә булдык. Бик тә шәп эчемлек килеп чыккан икән ич!
Мәрьям ханым һәм аның улы Наил Батров сөйләвенчә, чәйханә ачылганга әле бары ике ай гына үтсә дә, ул халык арасында абруй казанып өлгергән дә инде. Бигрәк тә ураза аеның эссе кичләрендә салкынча чәйханә чатырына кереп, тәмле чәйләр эчеп сусауны басуга ни җитә? Күп кенә кичләрдә биредә милләттәшләребез ифтар мәҗлесләренә дә җыелганнар.
Батровлар үзләре тумышлары буенча Елховка районының Тупли авылыннан. Мәрьям ханым гомере буе Самараның Кинап, Масленников исемендәге заводларында эшләгән, хәзер пенсиядә икән инде. Ире Рәшит лаеклы ялда, тик һаман эшләүдән туктаганы юк, үзенең шәхси машинасында халыкка төрле йөкләр ташу белән мәшгуль. Улы Наил, Самараның төзелеш университетын тәмамлаган булса да, тик үз һөнәре буенча күңеленә хуш килгән эш таба алмыйча озак интеккән. Беркөнне Самараның Җәмигъ мәчетенә намазга килгән яшь ир-атлар арасында Чапаевскида яшәүче Ринат Шамионовны очраткач (ә алар әтисе Равил әфәнде белән үз шәһәрләрендә күп еллар инде “У Равиля” дип аталган шәхси кафе тоталар икән), Наил дә үзен шушы эштә сынап карарга була һәм үз куллары белән “Чәйханә” чатырын төзеп тә куя. Бу дини егетнең башлангычын Самара Җәмигъ мәчете, Диния нәзарәте җитәкчелеге дә хуплап, аңа ярдәм кулларын суза.
- Планнарыбыз зурдан, - диләр Наил һәм Мәрьям ханым Батровлар. - Кышкы суыкларга чәйханә бинасын яңадан яхшылап әзерләп, аны ел әйләнәсенә эшләтергә ниятлибез. Чәй өстәленә милли ризыкларыбызны да төрлеләндерергә кирәк булачак. Нигә халкыбызның кыстыбый (бездә аны мишәрләр якмыш та диләр) кебек таба ашларын пешереп тәкъдим итмәскә. Коймак яратучылар да бардыр, мөгаен.
Наилнең шәһәребезнең татар яшьләре белән бергәләп чәйханәдә төрле кичәләр, мәҗлесләр, очрашулар үткәрергә дигән уйлары да бар әле.
Самараның Җәмигъ мәчете йортындагы милли чәйханәгә рәхим итегез, туганнар! Биредә сезне көтәләр.
.jpg)
Чәйханә
.jpg)
“Чәйханә” чатыры хуҗалары – Мәрьям һәм Наил Батровлар
.jpg)
Татар яшьләре чәй өстәле артында
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.