поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.08.2014 Мәдәният

Мөселман фестивален Оскар белән чагыштырмагыз

Халыкта төрле фикерләр уяткан Мөселман киносы фестиваленең быел юбилей елы. Проектны тормышка ашырган вакытта әлеге фестиваль ел саен урынын алыштырып торырга тиеш булса да, төрле сәбәпләр аркасында ул Татарстанда төпләнеп калды. Менә инде 10 яшен тутырырга да өлгерде. Х Халыкара мөселман киносы фестивале быел 5-11 сентябрь көннәрендә узачак.

Быелгы фестивальгә дөньяның 60ка якын иленнән 500дән артык гариза кабул ителгән инде. Казан кино форумында беренче тапкыр Аргентина, Бразилия һәм Португалиядән дә катнашырга теләк белдергәннәр. Португалиялеләр кыска метражлы кызыклы фильмнар җибәргән. Кино белгечләре раславынча, андый хезмәтләр акча китерә алмау аркасында гадәттә кино тамашачысына барып җитми. Ә Мөселман киносы фестиваленең бер миссиясе нәкъ менә яшь режиссерларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү, тамашачыны төрле кино юнәлешләре белән таныштырудан гыйбарәт.

“Татаркино” дәүләт компаниясе оешуга быел 90 ел. Бу шулай ук зур вакыйга. Олуг юбилей уңаеннан фестиваль барышында “Татаркино”ның юбилей коллекциясе фондында сакланган фильмнар белән танышырга мөмкин булачак.

Юбилей елында кинофорум ниләр белән җәлеп итәр, кино сәнгатен үз итүчеләрне нәрсә белән шаккатырыр икән? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен безнең редакция «Татаркино» оешмасына мөрәҗәгать итте.

“Татаркино”ның бүлек башлыгы, Х Халыкара Казан фестиваленең арт-директоры Альбина Нәфыйкова сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.

Алдагы еллардан аермалы буларак, юбилей фестиваленә махсус программа кертеләчәк. Программа студентлар һәм яшьләр аудиториясенә адреслана. «Молодые Шорт'ы» дип аталган секциядә төрле илләрдә яшь режиссерлар тарафыннан төшерелгән кыска метражлы фильмнар тәкъдим ителәчәк. Аларны фестиваль көннәрендә «Мир» кинотеатрында бушлай карарга мөмкин. Бу программа Казан яшьләрендә зур кызыксыну уятыр дип көтелә. Хәер, өлкән буын тамашачысы да әлеге программаны үз итеп кабул итәр. Чөнки дөньяның яшь режиссерларын ниләр борчыганы алар өчен дә кызыклы булачак. Фестивальнең оештыру комитетына Россия,  Португалия, Гыйрак һ.б илләрдән бик күп кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Лондонның кино һәм телевидение мәктәбен тәмамлаучыларның да берничә хезмәте белән танышырга мөмкин булачак.

- Татарстанның яшь режиссерлары да читтә калмаган, дип ишеттек...

- Әйе, үзебезнекеләр дә сөендерде. Яшь белгечләребездән шактый игътибарга лаек хезмәтләр кабул иттек. Татарстанда, гомумән дөньяда кыска метражлы фильмнар күп төшерелә. Программаны формлаштыру да кыенлаша. Кыска метражлы документаль һәм нәфис фильмнар безне чыннан да сөендерә.
 
- Режиссер Салават Юзиевның узган ел ук тамашачыда кызыксыну уяткан “Корбан-Роман” (Илдар Әбүзәров) әсәренә зур өметләр баглана. Белгеч буларак сезнең фаразлар?

- Шәхсән бу фильмны үзем карамадым. Трейлерга таянып кына ниндидер объектив бәя биреп булмый, әлбәттә. Әмма трейлерда күргәннәрем миңа ошады. Татарстан кинематографиясе вәкиле буларак әлеге хезмәтнең теге яки бу призлы урынны алачагына өметләнәм. Мин үз илемнең партиоты, үзебезнекеләрне алда күрәсе килә. Тәгаен генә фараз кылудан тыелам. “Корбан-роман” нәкъ менә Мөселман киносы фестивалендә беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Мин моңа чын күңелдән  шатланам һәм горурланам.

- Юбилей уңаеннан фестивальнең бюджеты да арткандыр инде? Җитмәсә, быел кинофорум “Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасына да кертелгән.


- Фестиваль киң колач белән узачак. Ул масштаб фестивальнең программасында чагылыш таба. ТӨРЕКСОЙ оешмасына кергән илләрнең кинолары да тәкъдим ителә. “ТӨРЕКСОЙ мәдәниятләр диалогы” махсус программасы уңаеннан Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан һәм Россиянең төрки халыклары яшәгән төбәкләре - Татарстан, Башкортстан, Якутия, Хакасия, Тыва, Алтайдан килгән катнашучыларның фильмнарын тамаша кылу мөмкинлеге бар. “ТӨРЕКСОЙ” илләрендә кино төрле дәрәҗәдә үсеш алган, дисәк тә ялгыш бумас. Үзегез беләсез, төрек кардәшләребезнең продукциясе Халыкара фестивальләрдә алдынгы урыннарны еш яулый. Ә менә якутларныкы исә күбрәк үз аудиториясенә тәгаенләнгән. Казакъстан һәм Үзбәкстанныкы күбрәк жанрлы кино яратучыларның күңеленә хуш килә. Әзербайҗаннарда этник һәм фәнни-популяр фильмнарга өстенлек бирелә. Ут күршебез Башкортстан быел тәүге мәхәббәткә багышланган әсәрләрен җибәргән. Бюджетка килгәндә, ул үзгәрешсез калды.

- Киноиндустрия өлкәсе соңгы арада шактый үзгәрешләр кичерә. Моның Казан фестиваленә йогынтысы юкмы?

- Кино үсешендә соңгы елда зур үзгәрешләр бара. Россия продукциясе махсус прокатка рөхсәт язуы белән генә катнаша ала. Яшь режиссерларның күбесе моңа бигүк әзер дә түгел иде. Моннан тыш та кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Безнең фестивальнең концепциясе икенче төрлерәк, мәгънәсе киңрәк, максатлары зуррак димме? Уртак продукцияләр арта. Бу инде фестивальнең географиясе киңәюен күрсәтә. Безгә килгән фильмнар арасында очраклы рәвештә килеп кергәннәре бик аз.

- Быел фестивальнең беренче юбилее да бит әле, димәк, яңа баскычка күтәрелергә вакыт җитте дигән сүз...

 - Ун ел дәвамында партнерларыбыз да, консультантларыбыз да артты. Алар безнең эшчәнлекне күзәтеп бара һәм үз киңәшләрен җиткерә. Үзләре караган фильмнарны безгә тәкъдим итә. Шулай итеп кайбер режиссерларга үзебез дә чыгабыз. Быелдан нәфис фильмнар номинациясенә кергән конкурсант картиналарны карау түләүле булачак. Бу бөтен дөньяда шулай. Максатыбыз - акча эшләү түгел, ә халкының фильмны сумнарда бәяләвен ачыклау. Бәяләр гадәттәгечә түгел, бик арзан булачак. Бу адым нәтиҗәләр ясарга да ярдәм итәчәк.

Мөселман дөньясы күпкырлы. Анда проблемаларда шактый күп. Бу мәсьәләләр турында фикер алышмау, аларны яшерү – алдау кебегрәк булыр иде. Без тормышның төрле аспектларын күрсәтергә омтылабыз. Дөньяда фестивальләр бик күп. Ә менә Казанда оештырыла торганы берәү генә. Үзенә генә хас критерийлары  белән аерылып тора ул. Узган елгы кунагыбыз Дмитрий Гордон да “Фестивальнең критерийлары булуы бик яхшы”, дигән иде. Бу фикерне тулысынча яклыйм.

- Альбина ханым, Украина  иҗатчылары  фестивальдә катнашырга теләк белдердеме?

- Алардан да гариза килде. Украиннарның кыска метражлы әсәрләре «Молодые Шорт'ы» дип аталган секциядә тәкъдим ителәчәк. Ул бернинди конфликт тудырмый торган хезмәт. Кырымнан безнекеләр белән бергәләп эшләнгән мультфильм килде.

- Фестиваль Бөек Җиңү уңаеннан яңа номинация кертмәдеме? Алдагы елларда Никита Михалков Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан картинасын тәкъдим иткән иде.

Быел Бөек Ватан сугышы турындагы кинолар күзгә ташланмады. Андый номинацияне тормышка ашыру турында уйламадык әле. Фестивальнең программасы болай да бай. Алда телгә алынганча, юбилейлар да бар. Алар барысы да проектта яктыртылачак.

- Дөнья йолдызлары арасында юбилейга килергә теләк белдерүчеләр бармы?

Безнең өчен танылган актерга караганда, кино белгечен чакыру күпкә отышлырак. Быел да танылган шәхесләр жюри төркемендә эшләргә теләк белдерде. Польша кинорежиссеры Кшиштов Занусси – әнә шундыйлардан.

- Былтыр жюрида Татарстаннан халык шагыйре Разил Вәлиев эшләде. Ә быел кем булачак?

Татарстаннан драматург Мансур Гыйләҗев булачак. Унынчы кинофорум Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында, «Родина», «Киномечта»,«Киномакс», «Мир» һ.б кинотеатрларында узачак. Йомгак ясап шуны гына әйтәсе килә, нигездә, фестиваль үз традицияләләренә тугры кала. Әмма шулай да яшьләр аудиториясенә күбрәк басым ясаячакбыз. Беренче тапкыр кино-workshop узачак. Яшьләрне сыйфатлы, акыллы кинолар белән таныштырырга ниятлибез.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 08.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»