• 01.06 "Сугыш еллары уенчыклары" - ТР Милли музееннан мастер-класс. 10:00
  • 01.06 “Мин һәм музей” - ТР Милли музееның 125 еллыгына онлайн-акция. 12:00
  • 01.06-24.06 "Йолдызлар кабызабыз" онлайн фестиваль-конкурсы. 7:00
  • 01.06-13.11 Изге Болгарга экскурсияләр
  • 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 02.06 Свияжск һәм Барлык Диннәр Гыйбадәтханәсенә экскурсия. 11:00
  • 02.06 "Молодильные яблочки", Дәүләт яшь тамашачылар театры. 10:00
  • 04.06 "Үткәннәргә тәрәзә: ТАССРның 100 еллыгы" виртуаль чынбарлык күзлекләре белән экскурсия
  • 06.06-05.07 «Шәрык әкияте» халыкара конкурс-фестивале
  • 07.06 Казан андеграунды. 10:00
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Айнур Айдельдинов
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Нәби Дәүли (1910-1989)
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
 

 
Архив
 

               

08.08.2014 Икътисад

Чит илдән азык-төлек кертүне тыю халыкны аптырашта калдырды (ВИДЕО)

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә кайбер Көнбатыш илләреннән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады. Хөкүмәтнең интернеттагы сәхифәсендә Русиягә кертү тыелган азык-төлекнең исемлеге бар. АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер һәм дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек һәм сөт азыкларын кертү бер елга тыела.

Русия моны Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшли. Әлеге күрсәтмәне чәршәмбе көнне президент Владимир Путин биргән иде. Киләсе атнада Мәскәү Беларустан ашамлыклар кертүне арттыру турында сөйләшүләр уздырачак.

Казанлылар чит ил тауарларын куллана, Русиянекен яклый

Бу тыюны Русиядә төрле хисләр белән каршы алдылар. Казан урамнарында сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе чит ил тауарларын куллануын таный. Алардан башка тормышны күз алдына китерә алмаучылар да бар. Яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салым, косметика чит илнеке булуын әйттеләр. Әмма күбесе Русия хакимиятенең чит ил тауарларын тыю карары белән килешә.

"Табынга куярга матур алмалар да булмас микән?"

Казаннан ерак булмаган, 500ләп кеше яшәгән татар авылында бу хәбәргә кибеткә килүчеләр үзләренчә бәя биргән.

"И, ходаем, табынга куярга матур алмалар да булмас микән, читтән китерелгәннәр череми дә, өстәл күрке булып тора", дип алма темасы көн кадагына менгән. "Бездә җүнле алма үсми бит, озак сакланмый да һәм чери шул. Ашлар, туган көннәр үткәргәндә өстәлгә нинди алма куярбыз икән инде", дип борчылган халык.

Әлеге авылның кибетчесе сүзләренчә, тауар аларга дөньяның төрле почмагыннан килә дисәң дә була. Бөтен китерелгән тауарның 60-70%ы читтән булуын әйтә ул.

Быел җәй башында корылык булу сәбәпле бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. "Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз", ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган. Бу авыл ел буе "Майский" совхозында үскән кыярны, Краснодардан китерелгән помидорны ашый.

"Иткә килгәндә, "Буш ботлары"н алучы сирәк хәзер. Аларны акчага тиенмәгәннәр күбрәк ала. Авыл халкы "Буш ботлары" чат су гына, бер тәме дә юк, дип сөйләнә. Бездә күрше генә булса да Питрәч тавыкларын да алмыйлар, ә Чаллыныкын яратып ашыйлар. Тавык колбасаларын да Чаллыныкын яраталар", ди сатучы.

Бу авылда Аргентина җиләк-җимеше сатыла. Мандарин, нектарин, слива, персиклар барсы да океан кичкән. Консерваланган гөмбәләр Кытайдан китерелгән. Балык консервалары Русиянеке - Калининград өлкәсендә эшләнгән.

"Медведев имзалаган исемлектәге кайбер тауарлар кибеткә кайтмый башлый икән, алар урынына хуҗалар шундый ук тауарларны каян алыр, анысын әйтә алмыйм. Бездә тауарларны кем тыйган һәм ник тыйганнар - бу ягын артык тикшереп тормыйлар. Русия Украинада җитештерелүче Roshen татлыларын үзендә сатуны тыйган иде бит. Алар бездә дә сатыла иде. Халык теге тәмле конфетлар күренми, һаман китермиләрмени әле дип сорый", ди кибетче.


* * * *

Азатлык хәбәрчеләре Прага урамнарына чыгып Чехиягә килгән Русия туристларының да чит илдән азык-төлек кертүне тыю карары турында фикерләрен белеште.

Русия бүгенгә кадәр чит илдә җитештерелгән җиләк-җимеш, чикләвекләр, коры сөт, сыр, сыер ите һәм кайбер төр яшелчәләрне күпләп сатып алды. Русиянең стратегик тикшеренүләр институты мәгълүматларына күрә, 2000нче еллар башыннан 2014 елга кадәр читтән азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы тауарлары кертү алты тапкыр үскән. 2013 елда 43 миллиард долларга җиткән. Халыкның азык-төлеккә тоткан акчаларның 40%ы импортка туры килә.

Русия Европа Берлеге илләреннән елына 2,8 млрд. долларлык җиләк-җимеш һәм яшелчә, АКШтан 1,4 млрд. долларлык азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы тауарлары сатып ала.

Наил АЛАН, Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
№ --- | 08.08.2014
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№44 (881383) / 13.08.2014 23:52:09

Быел компот та,варенье да ясамадык.Чонки ашаучы юк.

№43 (881382) / 13.08.2014 23:32:15

Чит ильдән килгән азыкларны. Ничек кенә булмасын,үзебздә җитештерергә тырышыйк ! Россия халкын агулап бетерделәр инде.

№42 (881379) / 13.08.2014 22:28:19

Чыпчык,ның да ние бар!
Бик яхшы, эшли икән !
Өчпочмакның тишеген дә!
Табалмый,... интегә икән!!!

№41 (881377) / 13.08.2014 22:03:43

минеке бик яхшы эшли,шулай булгач мин гел өчпочмак кыны ашарга тиеш булам икән.Вчю,шунсыз хатыннар янына ятмаячакмын.

№40 (881363) / 13.08.2014 18:42:59

Иркә, мин баланны повидло итеп эшлим. Башта пешереп иләк аркылы үткәрәм дә, соңыннан яңадан кайнатам писүк салып.

№39 (881355) / 13.08.2014 16:17:52

Бик зур рәхмәт,Груша. Выжималка бар. Минекеләр сок ярата. Мин дә шулай эшләрмен.

№38 (881353) / 13.08.2014 15:28:07

доводим до кепения,күбек күтәрелә башлагач,утны сүндерәсе. 3 л. сокка - 1.5 су; бераз писок(сокның әчелегенә карап),чут-чүт лимонная кислота салабыз.
плиткадан алмыйча гына,кайнар килеш,кайнар(!) банкаларга тутырабыз. крышка белән закатаем. и все.

№37 (881351) / 13.08.2014 15:16:37

алма,груша биик күп.
менә шулардан сок сыгабыз,соковыҗмалкада.
Аннары ул сокны кайнатып ябасызмы? Ничә минут?

№36 (881348) / 13.08.2014 12:52:02

. Хәтта улымнан ял алам әле атнага бер көн,



ааааа....

№35 (881341) / 13.08.2014 09:32:33

Мин бездә үсми торган шәфталау суын яратам шул)))) Аннары "Сады придоньяның" күрәгә белән алма катыш суын. Үзебездә үскәннәрен җәй күп итеп ашала да, икенчесенә кадәр ашалмый.

Катырганны барыбер кайнатасы яки төясе, шуңа мин электр энергиясе әрәм итеп тормыйм, бер кулга эләккәч сразу кайнатып банкага басып каплап куям.5 минут кына кайнатам мин.


Җан кисәкләрем)))) минем тәмле тамак улым бар.Көнгә өч тапкыр итле әйбер сорый торган, 186 см буйлы.

Аннан мин бал белән изелгән балан яратам әле))))))

№33)))) сөяркә үзе мине ашатырга тиеш))))Әгәр минем тормышны яхшы якка үзгәртмәсә, нәрсәгә миңа ир??Шулай да теләктәш булуың өчен рәхмәт))))

Йокыга интеккәнем юк Аллага шөкер, өем җылы,синтәбер генә суык була иде элек, кандисиәнир алганнан соң ул прбалимы да бетте.Тумыштан кан басымым түбән,шуңа йокы гел янда йөри, шуны күтәрү өчен төнәтмәләр дә эчәм әле))))
Мин гаилә әгъзәләренә генә бурычлы. Хәтта улымнан ял алам әле атнага бер көн, үзенә гречка белән сосиска пешереп ашый ул көнне))))

№34 (881332) / 13.08.2014 07:15:53

Алмадан быел как эшләргә уйлап торам, киптерергә эссе көн булса. Былтыргыдан калган 5 банка алма согы тора әле, башка эшләмим. Гомумән, мин бөтен нәрсәне бер сезонда ашап бетерерлек кенә эшлим, искереп әрәм булмасын өчен.

№33 (881331) / 13.08.2014 07:07:29

алма,груша биик күп.
менә шулардан сок сыгабыз,соковыҗмалкада. 30шт. 3л банка булды инде.
әз әз башка соклар да ясыбыз.
томат согы,бәрәнге согы,кишер,чөгендер(алары соңарак). күп еллар,сәүт таралганнан бирле лимонад та,иркә әйткән сокларны эчкән җук.
җир җиләге,кура җиләге,төше алынган чия,виктория җиләге,карлыган һ.б. җиләкләр морозильникта саклана инде (не глубокая заморозка!!!).
яз көннәрендә, менә дигән җиләкләр, чыгарып ашыйбыз.

Аллага шөкер,быел бар да бар бакчада. 3 гаиләне тәэмин итәбез.
памидор кытырды быел. мондый уңышны хәтерләмим. бар да тирестә үсә. ашлама керткән юк. ашлама урнына суда кычыткан,спиҗи сыер бугы әчетеп сибәбез. нәтиҗәсе налицо!

Шул,
иркә янында өчпочмак ашарга,аек сөяркәсе утырса ни әйтерсең. исерек муҗик синдәдер ул.
хатын кызның күңлен күрсәң,җиренә җиткереп эшләгән ирне,хатыннар канатланып сыйлыйлар...
җиренә җиткереп эшләргә кирәк, җегетләр!!! кадер хөрмәт күрерсез...


№32 (881330) / 13.08.2014 07:00:44

Бәрәңге белән итне вак итеп турап, эченә дә бер пачка маргарин салып пешерсәң, янына бер ярты да куйсаң, ирләр хәзер йөгерешеп килә, мактый-мактый ашыйлар, тик хәзерге ирләрнеке эшләми бит, халявага ашатасы килми.

№31 (881325) / 13.08.2014 00:34:24

ачка үлмәбезез әле. Авыллар ит ашамыйлар яшиләр бит.Барлык ашагаан азыклары бәрәнге+ипи. итләрен саталар,безгә килгәч мин пешергән кибет итен әх тәмле дип мактыйлар. АЛАРНЫҢ ИТ КҮРГӘННӘРЕ ЮК.

№30 (881324) / 12.08.2014 23:31:17

Бәрәңге быел тузма. Өчпочмаклар тәмле булыр. Итле бәрәңге бәлеше пешерермен, ахрысы.

№29 (881323) / 12.08.2014 22:47:12

өчпочмакны ашарга яныңда исерек кенә ир булса да ярар иде,юк шул-юк,каян килсен ди ир, ИРкә белән Хәмдебануга. Хи-Хи-Хи.

№28 (881297) / 12.08.2014 17:25:21

Иркә, кемнеке ничек, минем өчпочмак камыры тишелми. Бер күкәй, бер стакан сөт, бер пачка маргаринга төче камыр басам да, шуннан өчпочмак ясыйм. Өчпочмакларны ясап духовкага тыкканчы өсләрен күкәй белән сөт катнашмасы белән майлыйм. Духовкага тыгып 15 минутлар үткәч һәрбер өчпочмак эченә бер-ике бал кашыгы су салам, эчлеге сочный булсын өчен. Шуннан өсте кызара башлаганчы пешерәм. Язарга онытканмын, өчпочмакның түбәсендә кечкенә генә тишек калдырырга кирәк.

№27 (881293) / 12.08.2014 17:03:09

Чыпчык))) син мине лутчы тишелми торган өчпочмак камыры ясарга өйрәт.Минем өчпочмаклар тишелә дә, шулпасы ага((((



Компот мин дә ясыйм үзе. Кышка 3л лы 60 штук банка куярлык шкафым бар.Су кушкач, тәме үзгәрә һәм яхшы якка түгел, мин шуңа су кушмаслык итеп ясыйм.15 банка чиянекен ясадым.Икенче урынны алма белән кара миләш һәм терн компоты бүлешә. Тернны бик сатмыйлар, шуңа күп итеп ясый алганым юк,әмма үзем бик яратам.Бездә үскән слива компоты бик тәмле була. Аңа да еш очрый алмыйм.

Сок үз урынына, компот үз урынына.100 процентлы соклар күбрәк шул яңа өзелгән җиләк җимешне ризык буларак алыштыра, компот эчемлек инде ул.

Җәен әлегә көндәлек эчәргә ай ярым буена чия компоты ясадым. Бүген соңгы тапкыр алынгандыр инде чия.6 литрлы күгәрми торган кәстрүлгә 1 кг чия, 5л Арча суы)))), шәкәре тәм буенча шунда.Кул астына нәрсә эләгә.Я кашык, я чынаяк чокыры, я кәсә))))Кайнатып чыгарасың.Суынгач тагын бер кайнатырга якын итеп җылытасың. Бөтен тәм суга чыгып бетә.3 көнгә җитә суыткычка куйсаң.

Менә алма компотына күчәрбез инде моннан ары.Анысына суынгач бер-ике телем лимон җиффәргәнне ярата улым. Мин үзем әни өйрәткәнчә сөтле чәй эчәм инде уаринйе яки бал белән.

№26 (881292) / 12.08.2014 16:59:22

20номер Иркэ

№25 (881289) / 12.08.2014 16:25:26

Иркә, узен ясаган компот янында магазин согы бер нэрсэ дэ тугел. 3 литрлы банканын яртысына диярлек жимеш салам да, компот шулкадэр куе (насыщенный) була, хәтта су кушып эчәләр. Бер нинди ароматизаторлар кушмыйм, бер стакан писүк кенә салам. Алма согын исә хәзер эчәргә дә теләмиләр,тәмам туйдылар.

№24 (881285) / 12.08.2014 14:56:57

Катырган җиләк яңа өзгән әйбер түгел ул.Сүз бит эшкәртелмәгә, шул исәптән катырылмаган әҗиләкләр турында. Катып эретелгән биләкне авызга кабып булмый, ул бик әче була. Әмма вареньесы яңа кайнаткан варенье кебек яхшы була, анысы белән килешәм.

Апельсиннар СССРга кайтарылган апельсиннар кебек яхшы сыйфатлы түгел, чүбеккә охшап тора, үземнең дә ашаганым юк дияргә була.

Гомумән, лимон гына сатып алам гадәттә. Менә сокларның төрлесен күпләп яратып эчәбез.Муьтифруттан калган бар төрлесен яратам. Әмма очсыз сокларның күбесе ароматизаторлы.Кыйбатлылары яхшы сыйфатлы, тәмлк."Рич" белән "Я" җимеш суларын куллана идем, менә алары тыелдымы икән?

№23 (881281) / 12.08.2014 10:07:43

Әйе, еш ишетә идем ул "Әче булса да гашыйк мин миләш белән баланга, әфлисунга кызыкмыйм," - дигән җырны. Әмма әллә ни әһәмият биреп тыңламасам да җиләк-җимеш белән яшелчә мәсьәләсендә нәкъ шул совет патриотизмы рухында җырланганча; бананас, апелсин һәм ананас шикелле маймыл ризыкларына кечкенә чагымнан ук битарафмын. Әби-бабаларым, әле суыткычлар чыкканчыга кадәрле чорларда бик күп төрле җимешләрне шикәрсез кайнатып банкага япканнар. Аннан ары бик күп төрдәге җиләк җимешне киптергәннәр. Как койганнар. Алмадан повидло кайнатуларын әле үземә дә күрергә туры килде. Ә хәзер исә җиләк-җимешне саклавы күпкә гадиләште - суыткычның туңдыргычына төйисең дә, ашыйсың елның теләсә кайсы вакытында!.. әле узган елны катырган кура җиләген дә ашап бетерә алганым юк...

№22 (881279) / 12.08.2014 06:56:48

Татарстанда дип ялгыш язганмын, Башкортостанда.

№21 (881278) / 12.08.2014 06:54:46

Иркә, Татарстанда мин кыш көне дә ашыйм. Холодилникта берничә бидрә бакча җиләге, кура җиләге, карагат туңдырып куям да, интернетта утырганда берәм-берәм авызда эретеп ашыйм.

№20 (881276) / 11.08.2014 23:35:34

Мөмкинлекне ашап буламыни????

Июльдә мин дә ашыйм. Анапада июльгә калырга кушканнар иде, үзебезнең җиләк-җимешне ашарга атлыгып кайттым бер айдан))))Үктәбергә берни калмый шул))))) Август ахырында алмадан теш камаша башлагач карбызга күчәбез, аннары йөземгә))))Дикәбердә мандарин.Аннары уаринйы белән сөтле чәй эчеп кабаааат июнь ахырын көтәсе кала....Менә фисташкы яратаем))) бетәр инде....Әчтерхән чикләвеген бик яратмыйм.

№19 (881274) / 11.08.2014 23:04:34

Димәк сез, ханым Татарстанның авыл хуҗалыгы хосусиятендәге мөмкинлекләрен белеп бетермисез икән!!! Хаклыкта да җиләк-җимешнең бик күп төрләре үсә бездә... Мин бәләкәй чакта безнең авылда иллеләп төрдәге җиләк-җимеш үсә торган 800 (сигез йөз) гектарлы бакча бар иде. 1991-нче елдан соңгы импортланган фруктларның экспанциясенә ышанып шундый да зур мәйданлы җиләк-җимеш бакчасын ярым-ташландык хәлгә җиткерделәр. Ураза гаете көнне энекәшем белән шунда барган идек... йөрәкләребез сыкранышты!!!

№18 (881273) / 11.08.2014 22:30:57

إسماعيل جان دارى Made in TATARSTAN,

үтердең)))"Татарстанда үскән җиләк-җимеш кенә ашыйм," - дип.))))Кишер белән суганмы ул?

Элек җыру бар иде)))) "Әче булса да гашыйк мин миләш белән баланга, әфлисунга кызыкмыйм," - дигән. Дөнья - куласа))))((((

№17 (881253) / 11.08.2014 19:15:46

эйтерсен узбэкстаннан,тажикстаннан,ираннан чиста жилэк-жимеш килэ,алар имещ химия кулланмыйлар,нинди жулэрлек,аларнын ботен кайгысы россия халкына чиста жилэк-жимеш ашату очен икэн,конбатыш продукциясен россиягэ кертмэу кайбер тилелэр уйлаганча,халык очен кайгырту тугел,кыска вакытлы политик уен гына,конбатыш продукциясе барыбер янадан россиягэ кайтачак.

№16 (881252) / 11.08.2014 19:05:27

Колхозлар яңадан кайтмый инде ул, көтмәгез дә. 30-нчы елларда, халыкның 95% авылда яшәгәндә генә ул мөмкин булган. Хәзер авылны шул вак-төяк фермерлар гына тотып тора. Алпавытлар да класс буларак юкка чыкты. Алар булмагач, җир эшен оештырыр кеше юк. Шуңа күрә элек басу булган җирләрне урман басып бара да инде. Киләчәктә дә чит илләр үзләре ашамыйча безгә җибәргән яки үзләреннән арткан ашамлык белән туену булачак.

№15 (881247) / 11.08.2014 15:17:39

калхузлар янадан кайтачак...талоннар да...алпавытларны нишлэтэбез7

№14 (881241) / 11.08.2014 10:46:41

Хәтта ки, Казаннан төп-төгәл 2 мең чакрым ераклыкта яшәгән чагымда да Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне генә алып ашый идем. Чөнки Татар иленнән читтәгерәк өлкәләрдә чыгарылган азык-төлектә ниндидер ят тәм сизәм, аеруча, сөт-майда. Ә инде яшелчә белән җиләк-җимешкә килгәндә, Рәсәйнең фәкат өч төбәгендә үскәннәрен генә ашарга тырышам. Чөнки Татарстан белән Самара һәм Омскида үскән җиләк-җимешне исеннән үк таныйм. Ни гаҗәптер, башка илләр яки төбәкләрдәге ризыкларның тәмен дә тоймыйм, исен дә сизмим. Соңгы елларда бәрәңгенең дә коларадо корты яши алмый торган суык Себер төбәгендә үскәнен алдыртып ашыйм. Моның янына үзебездә үскән суган-ачы борыч белән яшелчәләр белән генә тукланырга тырышам. Чөнки соңгы 25 елда, безнең урта икълимнең һава шартларында үскән бәрәңгенең тәме бөтенләе белән үзгәреп бетте. Инде дә Себер ягы бәрәңгесен таба алмасам, ул чакларда ярмалар белән токмачлы ризыклар ашап шөкер итәм. Кием-салымның да киҗе-мамык белән табигый тире-ярыдан тегелгәннәрен генә киям. Бабамның атасы Вәли бабамның ашавы белән яшәү рәвеше шушындый булган. Эрбет ярминкәсенә барган җиреннән өйләнеп алып кайткан әбиемнән Сафи бабамны тудыртканда аңа инде 65 яшь тулган була. Вәли бабабыз йөз дә ун яшенә кадәр, картаеп бетеп үлгәнче үзен үзе йөртеп яши алган.

№13 (881237) / 11.08.2014 06:30:55

Мин шуңа аптырыйм, Австралиядагы кенгуру кыргый хайван бит ул, хәзер фермаларда үрчетә башладылар микәнни?
Минемчә, хәзер халыкка Кытай үстергән яшелчә-җимешләрне ашата башларлар. Алар исә химияны Европадан ким кулланмый, җирне бөтенләй корыталар, аннан соң хәтта чүп үләне дә үсми ди. Иң яхшысы үзең үстергәнне ашау, мин бик сирәк йөзем-өрек кебек нәрсәләрне сатып алам, берәр пирог пешергәндә генә.

№12 (881235) / 11.08.2014 03:10:04

Чит ил җимешләрен ашап авыртуга салышты халык. Алар барысыда химиәдә үсәләр,шуңа күрә ялтырап торалар. Путинны бу исәптән хуплыйм,сез дә аңларсыз дип калам. Элек Безгә
җимешләр Үзбәктән,Таҗиктан,ИРаннан киләләр иде,ПУТИН ШУЛАРДАН китермәкче була. Европа азыкларын ашамаска тырышыгыз инде,саулыгыгызны саклыйсыгыз килсә.Америкадан килгән йөзем кара төскә буялган,элек язган идем инде.Алмагыз аны,белеп язам. Ит азыклары үзебездә җитәрлек,базар тулган. Бәрәнгене үзебез утыртырга кирәк,җир күп бит.

№11 (881210) / 10.08.2014 16:48:19

Берэр елга тузэрсез,кубрэк бэрэнге белэн кэбестэ ашарсыз.Как раз организмыгыз чистарыр,ябыгырсыз да.Кругом экономия

№10 (881208) / 10.08.2014 16:39:46

Австралия куплэп кенгуру ите куярга жыена безгэ,африкадан да буйвол ите кайтыр дип котелэ,ачтан улмэбез.

№9 (881207) / 10.08.2014 16:35:17

Ярар сана,бугеннэн 1 сыер тугел 3не асрарсын,безгэ дэ ит,сина да азрак керем.

№8 (881206) / 10.08.2014 15:51:14

Көлдереп үтерә яздылар бу язма аффтырлары...Авыл халкы тегеләй дигән,авыл халкы болай дигән..., имеш.Тек белеп торыгыз,авыфл халкы кичә дә,бүген дә,иртәгә дә үзе җитештергән итне,яшелчәне һ.б.ларны ашый,аның үзенеке үзенә җитә.Буш ботлары белән Аргентина итләре сезгә - шәһәр ач әрвахларына!)))Карап карыйк әле,санксияләрдән соң ничегрәк сайрый башларсыз икән.Химиклар елы белән сезне!

№7 (881205) / 10.08.2014 12:39:37

Дорес Шэулэ,мин узем дэ патриот,толька узем куган самагонны гына эчэм.

№6 (881204) / 10.08.2014 12:24:08

Бэрэнге,кэбестэ,кишер ашагыз,узебезнен азык,шуларны ашап ускэн кешелэр ич без.Модага ияреп банан,манго,апельсин ашый башладык.Маймыллар азыгы бит ул

№5 (881203) / 10.08.2014 06:30:24

Үзебездз җитештергәнне ашарбыз !Әнә үз үзен алып баручы Арча плодосовхозын банкрот дигән булып намуссыз ВАМИНга тапшыргач никәдәр җиләк җимеш бакчасын ташландыкка калдырылган иде .Шул ташландык алма бакчасында быел агачлары күтәрә алмаслык алма җитеште,эх шул алмаларны хәзердә халыкны тилмертүче ВАМИН җитәкчелеге совхоздагы 600 тонна сыйдырышлы храниличега тутырып куйса нинди әйбәт булыр иде.

№4 (881173) / 08.08.2014 21:23:58

Көтеп торыгыз. Төркия,Иран, Кытай һ.б. продукциясенә генә алышыначак.

№3 (881170) / 08.08.2014 20:17:45

Авыл халкын талауга гына кайтып калмасын.

№2 (881169) / 08.08.2014 20:00:05

авыл халкына кукиш артыр хэзер.

№1 (881168) / 08.08.2014 18:56:00

бик эйбэт булды, может авыл халкына хормэт бераз артыр. Авыл хужалыгын вообше онытканнар иде, хэзер ислэренэ тошер.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте