поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.08.2014 Җәмгыять

Сезгә (сиңа) ничек эндәшим?

“Сез” дияргәме, әллә “син”ме? Отчестволап торыргамы, юкмы? Бу сораулар белән көн саен диярлек очрашабыз. Җаваплары исә социаль, иҗтимагый, хәтта милли мохиткә бәйле булып чыга. Әйтик, русларда олы кешегә “син” дип әйтү каралмаган. Иске киноларда, хәтта әни кешегә дә “сез” дип эндәшәләр. Татар үзенең әнисенә “сез” дип әйтсә, бик көлке булыр иде. Татар ул әнисенә генә түгел, хәтта 90 яшьлек авылдашына да “син” дип эндәшә. Шәһәр татары исә олы кешегә “син” дияргә ашыкмый. Күрәсең, авылдашлар бер гаилә әгъзалары кебек якын буладыр.

Шул ук вакытта урыслар үзеннән күпкә олырак кешегә дә исем белән генә эндәшә ала. Татарлар исә исемгә “апа” яки “абый” дип өстәргә мәҗбүр. Чөнки татарда 2 яшькә олырак кешегә дә абый-апа дию күнегелгән. Бу нисбәттән, көнкүреш тормышта еш кына аңлашылмаучанлык та килеп чыга. Кешенең төс-кыфәтеннән яшен чамалап абый-апа дип әйткәнегез бардыр. Ә ул синнән яшьрәк булып чыга. Шул вакытта уңайсызлыктан үзеңне кая куярга белмисең. Бигрәк тә әңгәмәдәшең хатын-кыз булса. Апа-абый диюнең дә үз урыны һәм вакыты бар. Эндәшүне тирә-юнь һәм мохитне исәпкә алмый куллансаң, көлкегә калырга мөмкинсең. Бер генә мисал. “Яңа гасыр” каналында чыгучы “Секреты татарской кухни” тапшыруы милли ризыкларга багышлана. Бер чыгарылышта Динә һәм Рафаэль Латыйповлар вак бәлеш пешерде. Алып баручы Руслан Шәрәфетдинов теттерә генә бит “Рафаэль” дип! Чат итеп татарча белгән Руслан – акцент белән сөйләшүче Рафаэль абыйга. Латыйпов бит Руслан хәтле ике кыз үстергән кеше, абый дияргә кирәк. Тапшыру русча барса да, аның мохите шуны таләп итә иде.

Татар белән урысны чагыштыра башлаганбыз икән, тагын бер моментка тукталыйк. Татарлар бик хәйләкәр. Отчестволарны истә калдырмас өчен “әфәнде” һәм “ханым” дигән сүзләрне эшкә җиккән. Рәхәт бит! Фәлән әфәнде, һәм вәссәләм! Рәсмилеккә дә, җитдилеккә дә хилафлык килми. Урыслар исә оппонентның үз исемен дә, әтисенең исемен дә истә тотарга мәҗбүр. Ярый әле бабасының исемен әйттертмиләр. Күз алдыгызга китерегез: сез җитди бер җыелышта, галстук-пинҗәкле түрәләр арасында. Әтиеңнең исеме ничек әле дип утырып булмый бит (гәрчә, кайвакыт сорыйлар). Ә исем белән генә дәшсәң, бөтенесе сиңа борылып караячак.

Исем-отчествоны кыскартуда аеруча алга киткән катлам – татар мәктәпләрендә укучы балалар. Бу мода каян чыккандыр, әмма татар уку йортларының күбесендә хәзер укытучыларның исемен дә атап тормыйлар: “апа”, “абый” дип кенә эндәшәләр. Күз алдыгызга китерегез: директор хатын һәм ике завуч бара. Шунда өченче сыйныф баласы “апа!” дип кычкыра. Болар өчесе дә борылып карыйлар, миңа дәшкән микән дип өметләнеп. Бу инде укытучыңны хөрмәт итмәү. Мәктәпне тәмамлагач, укучы укытучыны кыяфәте буенча гына истә калдырыр, күрәсең.

Исем-отчество белән кешегә эндәшү кайвакыт уңайсызлык тудырса, үзеңә карата мондый эндәшүне ишетү бик рәхәт. Димәк, син зур кеше. Нәчәлник! Дөрес, кайбер һөнәр ияләренә бу яктан рәхәтрәк. Карьера баскычының беренче адымыннан ук исем-отчестволы алар. Мәсәлән, укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар һ.б. Ә кайбер һөнәр ияләре, киресенчә, гомер буе отчествоны ишетүгә мәхрүм. Мәсәлән, җырчылар. Аларның исем-фамилияләре яки псевдонимнары – бренд. Студентлар укытып йөрмәсәләр Салаватның Зәкиевич икәнен, ә Венера Ганиеваның Әхәтовна икәнен белмәс идек тә. Йә, хәзер әйтегез: Илһам Шакировның отчествосы ничек тә, Әлфия Авзалованыкы ничек? Бер кызык хәл искә төште. Татар эстрадасында җырлап йөрүче 20-25 яшьлек бер егет мактанып сөйләгән иде. Аны коллективта исем-отчествосы белән атап йөриләр икән. 1-2 баянчысы да, 1-2 биючесе. Мин әйтәм, андый хөрмәткә ирешүнең тагын да кыскарак юлы бар. Берәр кыңгыр эш эшләсәң, ЮХИДИ хезмәткәрләре, суд приставлары, башка органнар сиңа, һичшиксез, исем-отчество белән эндәшәчәк.

Гомумән, “отчество” дигән сүз татарчага тәрҗемә дә ителми бит. “Атасының исеме” диләр инде. Әмма “атасының исеме” ул “имя папы”, ә “отчество” түгел. Калька тәрҗемә аркасында берәүнең әңгәмәдәшенә “Фәлән Фәлән улы!” дип дәшкән дә ишеткәнем бар. Бигрәк көлке яңгырады. 

Кешегә исем-отчество белән, “сез” дип яки абый-апа дип эндәшүгә ким дигәндә дүрт нәрсә этәрергә мөмкин, минемчә: 1) кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, вазыйфасы, дәрәҗәсе 2) яше 3) төс-кыфәте 3) минем аңар булган мөнәсәбәтем, якынлыгым-ераклыгым, хөрмәтем. Җитәкчеләрне, табибларны, укытучыларны, телибезме-теләмибезме олыларга мәҗбүрбез, дидек. Берәр коллективта яшь директорга отчествосыз гына һәм “син” дип дәшергә мөмкиннәр, ә аның кул астында эшләүче олырак хезмәткәргә “сез” дип яки отчество белән эндәшәләр. Төс-кыяфәт. Зуррак корсаклы вак түрәгә карата исем-отчество бигрәк туры килеп тора, ә, мәсәлән, Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрын “Коленька” дип атыйсы килә. Дөрес, бу 4 сәбәпне 1 нәрсә юк итәргә мөмкин. Ул да булса күнегелгәнлек. Әгәр кеше бер эндәшүгә күнеккән икән – аны үзгәртү авыр. Үземнең дә моның белән очрашканым бар. Мәсәлән, Илфак Шиһаповка элеккедән “Илфак абый” димим. Гәрчә, 1) абруыйлы кеше 2) яше бар, инде оныгы туды 3) корсагы, сөбханалла, председательләрнекеннән алданрак йөри 4) хөрмәтем бик зур. Әмма шулай күнегелгән, нишләтәсең. Яки икенче бер мисал. Казанда бик күп рестораннар хуҗасы, миллионер Айдар Булатов үзенең һәр хезмәткәренә “сез” дип эндәшә икән. Бары тик шәхси шоферына гына “син” ди. Шулай күнеккән. Хәер, бер-беребезгә ничек кенә дәшсәк тә, иң мөһиме нинди мөнәсәбәттә булуыбыз. Ә кайвакыт, гомумән, дәшми калуың хәерлерәк. Дәшүең көмеш булса, дәшми калуың – алтын, ди бит халык.


Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 08.08.2014
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»