поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
07.08.2014 Мәдәният

Дүрт тапкыр өйләнгән Аманулла

Драматург Әмир Камалиевның әтисен 1977 елның март аенда поезд юлыннан табып алалар. Нәрсә булганын әлегә хәтле төгәл белүче юк. Әмиргә бу вакытта 16 яшь була. Пьесалар яза башлагач ул әтисенең исеме белән йөри башлый – Аманулла.

– Аманулла, дүрт хатынның “башына җиткәнсең”, бишенче тапкыр өйләнергә җыенмыйсыңмы?

– Бабам өч хатынга өйләнгән. Беренчесенә өйләнә, ул хатынына йорт сала. Икенчегә өйләнә, беренче йорт янына икенчесен тергезә, өченче хатынга өйләнгәч, аңа да йорт салып куя. Өч хатыны да һәрберсе үз йортлары белән яшиләр. Без – беренче хатыннан киткән тармак. Бабайны Черек күлгә алып килеп атканнар булса кирәк, хәбәр-хәтәре юк, каберен дә белмибез. Авылдашы: “Өч хатын белән яши”, – дип өстеннән шикаять язган булган. Күп тапкырлар өйләнү каннан киләдер. Паспорт буенча өч тапкыр өйләндем, берсе – “гражданский”. Беренче хатыным Әнисә Сабирова белән бергә укыдык. Хәзер ул Финляндиядә яши. Мәскәүдә өйләнешкән идек, кызыбыз Ләйсән шунда туды, хәзер ул да Финляндиядә, 26 яшь үзенә. Икенче хатыным Рушания Шәфигуллина – Фаил Шәфигуллинның кызы. Рушания белән Чаллыга беренче пьесамны куярга баргач таныштым, ул анда әдәбият бүлеге мөдире булып эшли иде. Казанда өйләнештек, Рушаниядән ике улым бар: Сәйдәш белән Сәгыйть. Илфат Камалиев төшергән “Корыч” фильмында Сәйдәш төп рольне башкара, мин аның әтисен уйныйм. Сәйдәшкә хәзер 21 яшь.

– Рушания белән ник аерылыштың?

– Тормыш авыр булган күрәсең, әнисе янына кайтып китте.

– Өченчесен ничек таптың?

– Анысы рәсми өйләнешкән хатыным түгел иде, “гражданский” хатын турында сөйләшмик, кешенең кияүгә чыгасы бар, кирәкми. Анысы белән Казанда таныштык, аннан балам юк.

– Дүртенчесе?

– Хастаханәдә таныштым. Алты ел бик нык авырдым, буыннар сызлый башлады, ул медицина хезмәткәре иде. Раилә мине дәвалады. Аннан да балам юк.

– Монысы белән ник аерылыштың, дәвалаган да бит инде үзеңне?

– Үзләре чыгып китә бит, берсен дә куып чыгарганым юк. Әнисә дә, Рушания дә үзләре чыгып китте.

– Ник чыгып китәләр?

– Бер, ике тапкыр өйләнгәнне белеп кияүгә чыгалар үзләре, аннары бәлки күңелләре катадыр... Драматург булгач уйлыйлардыр, хатыны белән култыклашып премьерадан-премьерага гына йөри бу дип. Тормыш алай гына бармый бит. Хатын бер-ике тапкыр өйдән чыгып китә икән, барып алып кайтам, өченчесендә алып кайтмыйм. Хатын артыннан гына чабып йөрсәм, аерылмаган да булыр идем. Һәрберсе белән шулай булды – ике тапкыр алып кайттым. Алар киткәч кайгырып-борчылып йөрим. Ир кеше өчен фаҗига бит ул, кешегә генә күрсәтмим. Алты ел буе авыруым да шуннандыр дип беләм.

– Бишенче тапкыр өйләнергә җыенасыңмы?

– Анысы язмыш эше. Бабай бит инде мин, оныгым бар, килешеп тә бетмәс.

– Аерылмас өчен сиңа нинди хатын кирәк?

– Түзем хатын. Хатын-кыз күбрәк ак атка атланып килгән егетне көтә. Тормышта алай гына булмый, шактый кыйналырга туры килә.

– Камал театры сине җылы кабул иттеме?

– Театрда без үги балалар хәлендә калдык. Марсель Сәлимҗановның театр училищесын тәмамлаган үз курсы бар иде: Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова, Олег Фазылҗанов...

– 1994 елда син Камал театрыннан киткәнсең. Ник?

– Хулиганлык кылган, аракы эчкән дип кудылар.

– Эчәргә ярата идеңме?

– Эчмәгән мужик юк. Дөресен генә әйткәндә, мине “батырдылар”, чөнки мин лидер идем. Ул чактагы рольләремне карасаң, Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Фирдәвес Хәйруллиналар белән дә аларның ирләре, сөяркәләре булып уйный идем, үземнән яшьләр белән дә уйнадым. Кыскасы, амплуам киң иде. Мине театрдан ике тапкыр чыгардылар, беренчесендә ярты елдан соң кире эшкә алдылар.

– Ник чыгардылар?

– Эчкән дип инде...

– Эчкән килеш спектакльгә чыктыңмы?

– Юк. Театрга эчеп килдем, анда эчмәгән артист юк. 1994 елда махсус сценарий язып щепкинчыларның биш еллыгын телевидениедә үткәрдем. Тапшыру эфирга чыкты, үзем алып бардым. Икенче көнне театрга киләм, безнекеләр: “Марсель абыйга ошамаган”, – диләр, башларын иеп миннән качып йөриләр. Кичен Марсель абый мине күрде дә: “Кичә тапшыруны карадым, минем белән киңәшәсең калган, ярдәм иткән булыр идем, ошамады миңа”, – диде. “Ошамаса, миңа бик тә ошады, кем булдың соң әле син?” – дидем дә, чыктым да киттем сәхнәгә. Икенче көнне мине театрдан кудылар.

– Кире кайтырга теләмәдеңме?

– Юк.

– Пьесалар язарга нәрсә этәрде?

– Һәр язучы да пьеса яза алмый. Драматургия – иң катлаулы жанр. Пьеса язу өчен шахматчы булырга кирәк. Беренче юлыңны язгач нәрсә белән бетәсен инде белергә тиешсең. Язасы әйбер күңелдә йөри, чыдап булмый башлый. Язучылыкка укымадым. Ничек өйрәндемме? Пьеса язар өчен Мольер кебек әйбәт актер булырга кирәк. Мольер үзе куйган, үзе уйнаган да. Мольердан башладым, аның рус телендәге әсәрен татарчага тәрҗемә итә идем. Иң беренче пьесам “Җәйге кырау”ны Чаллы театрында үзем куйдым. Герой ахырда асылынып үлә. “Нигә геройны үтерәсең син?” – дия иде тамашачылар. Тамашачының 80 проценты – хатын-кызлар, алар матурлыкны күбрәк ярата. Пьеса язганда тамашачыны да күз алдында тотарга кирәк.

– Туган ягың – Апас районы Шыгай авылында көтү көткәнсең икән, чират еш килеп җитәме?

– Сыер башына карап. Бер сыерың булса, бер көн көтәсең. Авылда 60 сыер бар, ай ярымга бер тапкыр чыга. Энекәшкә булышырга кирәк, төп йортта ул яши. Фермер ул, тракторы, 15 гектар җире, 200 баш сарыгы, сыерлары, 60 баш умартасы бар.

– Энекәшең авылның Исмәгыйле алайса?

– Исмәгыйль бит эшләми, башкаларны эшләтә, кызлар янына йөри. Энекәш бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә.

Исмәгыйльне Камал театрында да, телевизион фильмда да уйнадым. Исмәгыйль бит ул – Мирхәйдәр Фәйзи үзе. Тукайның балачагын төшергәндә Балтач районында яшәдек. Бер әбигә фатирга керттеләр. Бу М.Фәйзинең җизнәсе авылы иде. М.Фәйзи шунда кайтып йөри, кич белән уенга чыга. Чирле, килмешәк булганга авыл егетләре аны уенга кертмиләр. Шунда Сәгадәтбану исемле кызга гашыйк була ул, әмма аны авыл егетләре кызга якын китермиләр. Шуннан “Галиябану” исемле пьесасын яза. Ул кичке уенны тау башыннан гына карап утыра торган булган. Бу Совет властена хәтле язылган пьеса, редакторлар Советка туры китереп күп нәрсәне үзгәртәләр. Бәлки ул баштарак бөтенләй бүтәнчә булгандыр, монда ярлы – әйбәт, бай исә начар булып чыккан.

– Аманулла, сөяркәләрең күпме?

– Берсен әйтсәм, калганнары үпкәләргә мөмкин.

– Ничәү алар?

– Мине үтерттерәсең.

– Ничә икәнен генә әйт?

– Әз түгел дип әйтер идем...

– Аның хәтле сөяркәне каян таптың?

– Очраклы. Хатын-кыз эзләп йөрергә вакытым юк, үзләре мине эзләп таба. Отказ бирә алмыйм.

Аманулла хатыннарының әниләре белән дә әйбәт мөнәсәбәттә, очрашканда борылып китми, хөрмәт итә.


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 07.08.2014
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе