поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.08.2014 Спорт

Иң мөһиме – иминлек, яки Мәскәү кызының интим бәяны

Казанның полиция хезмәктәрләренең гамәле янә шау-шу тудыру өчен сәбәп булды. Дөрес, бу очракта аларны гаепләү “Спартак” җанатарларының тәртипсезлек кыла алмавы белән бәйле, бугай.

Инде икенче көн рәттән спорт темасын яктыртучы матбугат чаралары “Рубин” – “Спартак” очрашуы турында сөйли һәм яза. Дөресрәге, матч алдыннан булган вәзгыять хакында. Шау-шуны Мәскәү командасы җанатары Екатерина Степанова дигән кыз куптарды. Иң элек, матбугатта Степанованың Россия Эчке эшләр министры В.Колокольцев, Россиянең Генераль Прокуроры В.Чайка, РФПЛ җитәкчесе С.Прядкин исеменә язылган гаризасы дөнья күрде. Анда ул Казанның Үзәк стадионына кергәндә (кайсы трибуна, нинди сектор икәнлеге язылган) полиция хезмәткәрләренең үзенең  эчке киемнәрен дә салуын таләп иткәннәре турында яза (полиция хезмәткәрләренең званиеләре, жетон номерларын да төгәл күрсәтә). Үзенең баш тартуын, сәгать ярымнан соң гына стадионга кереп китә алуын искәртә. Хокук сакчыларының гамәлен ул процессуаль гамәл буларак бәяләгән. Гариза ахырында Степанова адресатлардан тиешле тикшерү уздыру, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту һәм бу хакта хәбәр итүне сорый.

Шуннан соң Мәскәү кызы үзенең “Тере журнал” битендә әлеге вакыйга турында тәфсилләбрәк яза. Үзенә күрә стадионга керү турында кыйсса барлыкка килә. Монысында инде аны махсус бүлмәдә тикшергән хезмәткәрләрнең хатын-кыз икәнлеге ачыклана. Тикшерү вакытында Степанова белән бергә кергән кызларның тулысынча чишенүләре бәян ителә. Шул ук вакытта полиция вәкиленең әлеге гамәлләрне куркынычсызлык максатыннан эшләүләре турындагы сүзләрен җиткерә. Ахыр чиктә, кыз үзенең чишенмәве һәм стадионга керә алуын җиңү дип атый. Һәм алга таба башка кызларны да мондый тикшерүләрдән сакланырга, баш бирмәскә чакыра...

Үпкәләгәнме, мактанганмы?

Дөресен әйткәндә, Екатерина Степанованың әлеге язмалары бер фикер уятты: әлеге кыз я бик горур, я бик тискәре. Полиция яки ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында герой булып йөрүче кешеләр турында ишетеп, күреп торабыз. Кемдер машинасы утырган килеш кенә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән сөйләшүе турында мактана, кемдер полиция хезмәткәрләренең үзеннән дә документларын сорый. Һәм моны, видеоларга төшереп, бөтен халык алдында мактана. Мәскәү кызының “уйланулары” дә әнә шундый мактану кебек килеп чыккан дигән тәэсир кала.

Юк, бу кеше полиция хезмәткәрләренең барлык гамәлләрен аклаучы дип кабул итмәгез. Ситуацияләр төрле була. Шунлыктан интернет челтәрендә дә әлеге хәбәрләрдән соң җәмгыять икегә аерылды. Монда шунысын онытмаска кирәк: хокук сакчылары – начармы ул, яхшымы – беренче чиратта, иминлек турында кайгырта. Тиешле әмер (приказ) булган очракта ул аны бөтен таләпләренә туры китереп эшләргә дә тиеш. Гамәлләрен ахырына кадәр башкармаучылар да булгандыр. Чөнки, никадәр генә тикшерсәләр дә, “Спартак” җанатарлары уен дәвамында төтен шашкаларын яндырып утырды. Димәк, кемдер әлеге кирәкмәгән нәрсәләрне барыбер алып керә алган. Кем белә, бәлки нәкъ менә шул “чишенмәгән” Степанова да кайбер җирләренә шашка яшереп кергәндер...

Саклану чарасы

Аннан килеп, мондый җентекле тикшерүләргә сәбәбе дә бар, анысын һич инкарь итеп булмый. “Спартак” җанатарлары күптән үзләренең тәртипсез кыланмышлары белән аерылып тора. Быел яз көне исә (Россия чемпионатының соңгы уеннарының берсендә) Мәскәүдән килгән фанатлар армиясе Бауман урамы буйлап стадионга барды һәм бу хактагы видеолар бөтен Казанны тетрәтте. Нәкъ менә шуны истә тотып, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы 1 август матчына аеруча ныклап әзерләнде. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, фанатлар тарафыннан кылынган кечкенә генә гаеп өчен дә алар тиешле җәзасын алырга тиеш иде. Ошбу гамәл үз ролен уйнады: яңа чемпионатның тәүге уенында тәртип бозучылар һәм кулга алынучылар алай ук күп түгел иде. Һәрхәлдә, аеруча тәртипсезләр инде уенга кереп тә тормады.

Аннан килеп, фанатлар арасында нацистлар лозунгын кычкырып йөрүчеләр, фашистик символларга төренгәннәр дә шактый иде. Алардан теләсә нәрсә көтәргә була. Шуңа күрә алдан чарасын күрү күпкә хәерлерәк иде.

Президент битараф калмады

Степанова күтәргән шау-шу рәсми даирәләрне дә битараф калдырмады. Бу очракта полиция хезмәткәрләре генә түгел, гомумән, Татарстанның абруена да зыян килергә мөмкин. Шуңа хәтта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерергә мәҗбүр булды. Президентның матбугат үзәге җиткергән белдерүдә мондый юллар бар: “Рубин” – “Спартак” матчына әзерлек һәм аны уздыру чорында хокук саклау органнары тарафыннан күрелгән чаралар стадиондагы тамашачылар иминлеген тәэмин итүгә һәм Казан урамнарында тәртип урнаштыруга юнәлгән булырга һәм алар катгый рәвештә закон кысаларында үтәлергә тиеш”.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, көч структураларының әлеге ситуациядәге гамәлләре Казанга элеккеге уеннар вакытында, аерым алганда, 2014 елның 20 апрелендәге “Рубин” – “Спартак” матчы алдыннан килгән футбол җанатарларының үз-үзләрен тәртипсез һәм әдәпсез тотуларына бәйле булды. Алай гына да түгел, Президент киләчәктә дә, эчке эшләр министрлыгын хокук тәртибен һәм законлылыкны бозуга каршы торып, катгый, әмма закон кысаларында эш итәчәген искәртә.

Бездә генә түгел

Мондый хәлләр башка шәһәрләрдә дә була икән. Е.Степанова бәяныннан соң башка очраклар турында да сөйли башладылар. Әйтик, “Советский спорт” газетасына ЦСКА җанатары Анна Химкида узган ЦСКА – “Торпедо” очрашуы алдыннан булган тикшерүләрне энәсеннән җебенә кадәр тасвирлап биргән. Җирле полиция кызлары Аннаның интим урыннарын капшап чыккан икән. Ә ишек ачык булган. Ишек яныннан узып баручы ир-атлар кызны ничек тикшергәннәрен карап торган...

P.S. Автор фикерләре хакыйкатькә дәгъва кылмый. Башкалар башкача уйларга мөмкин.


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ --- | 06.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»