06.08.2014 Шоу-бизнес
Салават төш күргән
Һәрхәлдә, Салаватның икенче егерме бишьеллыгының беренче концерты төшкә мөнәсәбәтле булырга охшап тора. Салаватның шәхсән миңа, төшемдә шигырь яздым әле, дип әйткәне булды, шигыренең дүрт юлын: “Алай түгел, болайрак иде, болай түгел, алайрак иде, ахрысы”, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстәвенә кеткелдәп көлә-көлә укып та күрсәтте.
“Шәп, көн кадагына суга бу”, – дидем... Аннан Ядкәр Хәбибуллин, Таһир гайнуллин авызыннан да төш дигән сүз шактый еш ишетелде. Шулай да кайбер репетицияләрне күреп-тыңлап кына быелгы концертның төп темасына төшенеп җитеп булмады.
Репетицияләр Салаватларның шәһәр читендәге “база” дип йөртелүче комплекстагы (аңа шушы исем төгәлрәк килеп тора сыман) җыйнак кына агач йортның икенче катында җәй дәвамында диярлек барды. Кичке сигезләрдә-тугызларда башлыйлар да иртәнге икеләрдә-өчләрдә таралышалар. Беренче катта чәй кайнап тора, дөнья хәлләре белән танышу мөмкинлеге бар, ишегалдына чыгып чәчәкләргә, җиләк-җимешкә соклана аласың, аю да, башка җәнлекләр, кош-кортлар да синең хозурыңда. Мондагы матурлыкны, тамашаны язып, сөйләп бетерерлек кенә дә түгел. Чын-чын зоопарк, ботаника бакчасы инде менә!
Репетициягә дип килүчеләр дә, Салават үзе дә берникадәр вакыт шушында юаныч таба – кош-кортларны, җәнлекләрне ашата, үсемлекләргә су сибә, кем ничек булдыра ала – шулай мәш килә. Репетициягә йөрүчеләр арасында Хәмдүнәне (массажга да көн дә барам, дип әйтеп алган вакыты да булды), абыйлы-энеле Мортазаларны, Рифат Зариповны һәм дә бик күп яшь талантларны очраттым. Әмма бу әле концертта нәкъ менә алар катнаша икән дигән сүз түгел. Салаватның иләгеннән узу шактый авыр. Концертта башкарылачак җырлар белән дә шундый ук хәл. Үзенә тәкъдим ителгән һәм үзе үк сорап алган җырларны ул бильярд өстәленә тезеп салган, кайберләренә фломастер белән кул тамгасы да сырлаган. Белүемчә, андыйлар инде концертта, һичшиксез, җырланачак, дигәнне аңлата.
Салаватның таләбе элек тә, хәзер дә үзгәрешсез: җыр мәгънәле, һәркемгә аңлаешлы, тәрбияви булырга тиеш! Репетиция барган арада мин тамашачы хөкеменә тәкъдим ителәчәк җырларның кайбер юлларын блокнотка теркәдем, нинди темага өстенлек биреләчәге шулардан аңлашылыр булса кирәк. Әйтик, бер җырда:
Бу яңгырны син
җибәрдең мәллә
Мин өзелеп буран
көткәндә?–
дигән юллар бар. Икенчесендә:
Ни булды соң, туганнар,
Нигә купты бураннар?.. – диелә, аннан:
Ни булды соң, дусларым? –
дип дәвам ителә.
Гомер тавы, гомер
тавы,
Сынасаң, әйдә, сына...
***
Әй дәва юк, дәвалар юк,
Сары сагышларыма, – дип тә моңланыр, ахрысы, Салават.
Тормышта иң кадерле өч әйбер нәрсә ул? Нинди өч әйбергә ныклап ышанып булмый? Беркайчан да югалтырга тиеш булмаган өч әйбер ни-нәрсә? Концерт дәвамында менә шушы сорауларга да җавап табу ихтималы зур.
Кичә кичен Г.Камал театры сәхнәсендә генераль репетиция булды, салаватлылар тамашачы хөкеменә чыгарга әзер. Җырчының кәефе күтәренке, юмор хисе, таләпчәнлеге көчле, күңелендә шигъри юллар:
Чирек гасыр – җиде юл
чатында,
Кая барсам, көтәр
халкым бар.
Сез – минеке, мин –
сезнеке, диеп
Бүген, шөкер, әйтер
хакым бар.