|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2014 Җәмгыять
Татарстанга Украинадан 2 меңләп качак килгәнХәзерге вакытта Татарстан Республикасында Украинадан килгән 2 меңләп качак исәпләнә. Казанда барлыгы качакларның 142 гаиләсе, ягъни 416 кеше теркәлгән, шуларның 127се — балалар. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов хәбәр итте. Гаиләләрнең кайберләре үзләре яшәү урыны тапкан. Кайберләрен исә “Стрела” кунакханәсе, берничә югары уку йорты тулай торагына урнаштырганнар. Аларның барысына да медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелгән, эшкә урнашу, миграция буенча теркәлү узу, белем алу һ.б. буенча консультацияләр үткәрелгән. Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да качакларга ярдәм итәргә теләүчеләрнең күп булуын ассызыклады.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|