05.08.2014 Авыл
Булдыклы өлгерә, булдыксыз кеше көлдерә
Ни өчен кайбер хуҗалыклар кыр эшләренә дәррәү керешеп китә алмады? Моңа беренче чиратта игеннәрнең тигез өлгермәве комачаулык итсә, кайдадыр техника, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар җитенкерәми, кадрлар кытлыгы да үзен нык сиздерә. Башка сәбәпләре дә җитәрлек.
Әмма, белгечләр әйтүенчә, төп җитешсезлек – урыннарда эшне тиешенчә оештыра белмәү, аерым очракларда хуҗалык җитәкчеләре, икмәк язмышы өчен җаваплы кешеләрнең булдыксызлыгы, битарафлыгы да комачау итә. Нәтиҗәдә инде август аеның беренче декадасы баруга да карамастан, игеннәр нибары 336 мең гектарда гына җыеп алынган. Бу исә – барлык эшләрнең 21 проценты гына тәмамланган дигән сүз. Республика буенча 771 мең тонна ашлык җыеп алынган. Шуның 382 мең тоннасы – көзге бодай, 334 мең тонасы – арыш, 8 мең 800 тоннасы – арпа, 12 мең тоннасы – борчак.
Республика буенча бер баш терлеккә 16,5 центнер күләмендә азык берәмлеге, көзге чәчү өчен 493 мең гектар җир әзерләнгән.
Кайбер төбәкләрдә, аерым алганда Кайбыч районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең 40 проценты тәмамланган. Буа, Апас һәм Әлки районнары хуҗалыклары да быел эшне яхшы оештыра алулары белән аерылып тора.
Әлмәт белән Бөгелмә ромашкага күмелә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган һәр киңәшмәдә диярлек Әлмәт белән Бөгелмә районнары тискәре яктан телгә алына. Алар моңа үзләре дә күнегеп баралар бугай. Игенчелек яки терлекчелек буенча гына түгел, авыл хуҗалыгының барлык тармакларында диярлек бу ике район күрсәткечләре һаман саен түбән тәгәрәве белән аерылып тора.
Югыйсә һәр икесе дә мөмкинлекләре буенча республикада иң алдынгылар рәтендә йөрергә хаклы. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт тә, үзенең сәнәгать предприятиеләре белән дан тоткан Бөгелмә районында да авыл хуҗалыгына кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә була. Һәрхәлдә, бу район хуҗалыкларында дистәләгән мең гектар җирдә ромашка чәчәге үстереп, терлекләрнең баш санын елдан-ел киметүгә чик куярга күптән вакыт.
Мөмкинлекләргә килгәндә, әле кайчан гына Бөгелмә төбәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада иң алдынгы районнар арасында да булгалады. Бөгелмә районы узган гасыр ахырында ит һәм сөт җитештерү буенча Татарстанда беренче бишлектә иде. Әлмәт районында да эш нәтиҗәләре буенча тирә-якта дан алган хуҗалыклар бар. Тик тулаем алганда Бөгелмә белән Әлмәт районы хуҗалыкларының бүгенге хәле игенчелектә дә, терлекчелектә дә һич кенә дә мактанырлык түгел.
Хәер, бу ике район хуҗалыкларында гына хәлләр шәптән түгел дисәм, ялгыш булыр. Республикада игенчелек буенча да, терлекчелектә дә эленке-салынкы эшләүче хуҗалыклар шактый. Аннан килеп, Әлмәт районы хуҗалыкларында, Бөгелмә районы авылларында уңай үзгәрешләр дә сизелә башлады бугай.
Әлмәт муниципаль районының “Чишмә”, “Зәй”, ”Чагылтау”, ”Чулпан”, “Ярыш” һәм башка кайбер хуҗалыкларында быелгы урып-җыю эшләрен ныклы әзерлек белән каршылаганнар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Извил Габдракипов әйтүенчә, 45 мең гектарда урып-җыю эшләре башкарып чыгасы бар. Шуның 14 мең гектары – көзге культуралар. Көзге арыш һәм бодайның уңышы быелгы катлаулы елда да чагыштырмача яхшы булуын исәпкә алып, быел аның мәйданнарын арттырырга исәпләре. Тулаем алганда уңыш гектарыннан 20 центнер чыга, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре белән берлектә терлек азыгы әзерләүгә дә игътибар кимеми. Кышлату чоры шактый дәвамлы. Шуны искә алып, хуҗалыклар җитәрлек күләмдә печән, сенаж һәм башка төр терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Быел витаминлы үләннәр һәм яфрак азык әзерләүгә дә игътибарны арттырганнар.
Ким дигәндә кырык проценты
Быелгы урып-җыю эшләре барышында кыр корабларының искергән булуы, уңышны тиз арада җыеп алу өчен җитешмәве үзен аеруча сиздерде. Кайбер хуҗалыкларда бер комбайнга икешәр норма күләмендә эш башкарырга туры килә. Шуның өстенә әле тагын ватылып-җимерелеп, алтындай вакытны әрәм итү хәлләре дә еш очрый. Берни эшләп булмый: искереп беткән техниканың чыдаганына рәхмәт әйтерлек. Darbojieties un spēlējiet tiešsaistes kazino ar minimālu iemaksu un nopelniet tūlīt. Jums vajadzētu būt laikam, lai izvēlētos kazino ar minimāliem depozītiem, lai spēlētu par naudu. Ekspertiem ir informācija spēlētājiem . Nekad nesteidzieties izdarīt secinājumus par pirmo kazino. Vienmēr mēģiniet izpētīt jautājumu par īstu noguldījumu spēlēšanu.
Биектау районы хуҗалыкларында да хәлләр катлаулы. 34 мең гектар мәйданда урып-җыюда 38 кыр корабы эшли. Җитмәсә, район хуҗалыклары быел кыр эшләренә дә шактый соңарып тотынды. Хәзер инде көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.
Хәер, комбайнчылар авырлыкларга бирешергә җыенмый анысы. Һәркайсы кулыннан килгәнчә тырыша. Хуҗалыкларда матди кызыксындыру чаралары да киң кулланыла. Көн саен кыр эшләренә йомгак ясала. Алдынгы комбайнчылар, механизатор яки машина йөртүчеләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырыла.
Соңгы елларда әледән-әле кабатланып торучы корылык хуҗалыклардан яңа эш методларын күбрәк куллануны таләп итә. Шул исәптән көзге культураларның мәйданын арттыру да максатка ярашлы булыр иде. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып караганда, көз көне мөмкин кадәр иртәрәк чәчелгән мәйданнар кояш нурларында ныгып, дымны күбрәк күләмдә туплап калырга сәләтле. Язын җир кардан арыну белән көздән чәчелгән игеннәр иң беренче булып баш калкыта. Кыскасы, корылыкка да чыдамрак, уңышы да югары. Шуңа да быел көзге культураларны барлык чәчүлек мәйданының ким дигәндә 40 процентын көздән чәчеп калдырган хуҗалыклар киләсе елда мулрак уңышка исәп тота ала, ди белгечләр.
.jpg)