поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
04.08.2014 Матбугат

Фотограф Шамил Абдюшев шәхси күргәзмә оештыра

7 август көнне 16.00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында танылган фотограф Шамил Абдюшевның шәхси күргәзмәсе ачыла. Әлеге күргәзмә Шамил аганың 65 яшьлеге уңаеннан “Татмедиа” агентлыгы ярдәме белән оештырыла.

Шамил Абдюшев Казанда 1949 елда дөньяга килә. Казан дәүләт университетын 1987 елда тәмамлый. 2008 елда Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” премиясенә лаек дип табыла, берничә мәртәбә иң яхшы спорт фоторепортеры титулына ия була.

Фотографның беренче шәхси күргәзмәсе дә нәкъ менә спорт темасына багышланган иде. Коллегабыз Шамил абый Казанның иң тырыш фотографларыннан санала. Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп, профессиональ башкара торганнардан ул.

“Минем беренче шәхси күргәзмәм 60 яшьлек юбилеема багышланган иде. Дусларым еш кына: “Нишләп фото күргәзмәләр сирәк оештырасың?” дип сорыйлар. Мин - репотер, нәфис фотография белән шөгыльләнәсем килми. Дуслык йортында ачыла торган күргәзмәгә 100дән артык хезмәтемне тупладым. Темасы ягыннан алар төрле булды. Биредә дәүләт кешеләре, сәясәтчеләрнең кызыклы ракурста мәңгеләштергән фотолары белән бергә спорт ярышларында төшерелгән, Миңгәр сабан туеннан фотоларны күрергә мөмкин”, - ди юбиляр фотограф.

Абдюшевның хезмәтләре «Правда», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан», «Труд», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Казанские ведомости», «Известия Татарстана», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Интертат.ру» электрон газеталары аша халыкка таныла.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 04.08.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе