01.08.2014 Мәгариф
Шәхси балалар бакчасы директоры: Сабыйларга уен җитми
Бүген әти-әниләр арасында балаларын шәхси бакча һәм мәктәпләргә йөртергә теләүчеләр дә аз түгел. Мондый мөмкинлек өчен күбрәк акча түләргә туры килсә дә, балага аерым мөнәсәбәт кызыктыра. Шәхси бакчалар дәүләтнекеннән кайсы ягы белән аерыла? Казанда беренчеләрдән булып бу эшне башлап җибәргән шәхси бакчалар директоры Наталья Реснянская белән әнә шул хакта сөйләштек.
– Наталья Леонидовна, шәхси бакча ачу теләге сездә ничек уянды?
– Элегрәк бакчалар, гадәттә, тәрбиячеләр, белем һәм тәрбия бирү сыйфаты белән килешмәүче кешеләр тарафыннан оештырыла иде. Минем, гомеремдә дә тәрбияче булып эшләмәячәкмен, дигән сүзем бар иде. Әниебез тәрбияче булгач, бу эшнең нечкәлекләрен, авырлыгын белеп үстем. Педагогик сыйныфны тәмамладым, Йошкар-Ола педагогик институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. 14 яшьтә үк бакчада практика үтәргә туры килде. Шул вакытта бу эш минеке түгел икәнлеген аңладым. Кайчак кайбер әти-әниләрнең сабыйларын килеп ала алмаулары аркасында әни аларны кунарга безгә алып кайткалады. Дөресен әйткәндә, бу хәл апам белән миңа бер дә ошамый иде. Фикерләрем 4 курста укыганда беренче балабыз тугач үзгәрә башлады. Әбиләребез эшләгәч, кирәк чакта баланы куярга урын таба алмый аптырадык. Тегеннән-моннан тәрбиячеләр эзләдек, әмма берсе дә таләпләргә туры килмәде. Менә шуннан соң шәхси бакча ачу теләге туды да инде. Йошкар-Олада ташландык бина алып, шунда бакча ачтык.
– Казанда ничек эшли башладыгыз?
– Шуннан соң гаиләбез белән Казанга күченергә туры килде. Әмма ул вакытта башкалада шәхси бакчалар, хәтта “Көнгерә”дән кала, балаларның аң-белемен үстерү үзәкләре дә юк иде. Аптырагач, тагын шәхси бакча ачу өчен бина эзләргә мәҗбүр булдым. Ул чакта демография мәсьәләсе кискенләшү сәбәпле, кайбер бакчалар буш торды. Родин урамында, бер бина табып, аңа ремонт ясап, балалар үзәге ачтык. Мин үзем дә шунда ярты еллап дәресләр алып бардым, барысы 50ләп бала җыелды. Башта белдерү бирсәк, соңыннан “сарафан радио”сы эшли башлады. Әти-әниләрнең сабыйларын шәхси бакчага йөртү теләге бар иде. Алар балаларына аерым мөнәсәбәт күрсәтелүен тели. Шуннан соң 16 баладан торган төркем ачтык. Әти-әниләр үзләре дә ремонт эшләрендә булышты. Беренче өч елда һәр ел сан бер төркем булдырылды. Ә Зорге урамындагы бакчаны 2004 елда булдырдык. “Кварт” заводының бакчасын арендага алдык. Ул ике генә төркемгә калган иде. Аны тәртипкә китерү җиңел булмады. Әле дә хәтерлим: 26 ”КамАЗ” иске әйберләр генә түктек. Балалар шәһәрнең төрле почмакларыннан җыелды. Безнең Казанда тагын ике урында бакчаларыбыз бар.
– Хәзер шәхси бакча ачарга теләүчеләргә күпкә җиңелрәк диләр...
– Мәктәпләрдән аермалы буларак, 2002 елда шәхси бакчалар ачу белән кызыксынучы бөтенләй юк иде. Роспотребнадзордан лицензия алганда да гаҗәпләнеп калдылар хәтта. Соңгы елларда исә шәхси бакчаларга карата караш үзгәрде. Чөнки ил буенча бакчаларда урыннар җитми башлады. Ә социаль киеренкелекне бетерергә кирәк. 2012 елдан азмы-күпме федераль субсидия, бинаны бушлай файдаланып тору мөмкинлеге бирелә башлады. Ул вакытта СанПин нормалары да бик катгый иде, хәзер бу мәсьәлә бераз булса да йомшарды. Бүген бакча ачу өчен иң кулай вакыт. Дөрес, дәүләт күрсәтә торган ярдәм системасы ахырга кадәр камилләшеп бетмәгән әле. Кайберәүләр бу эшне бизнес дип кенә кабул итә. Алайса, шәхси бакчалар саны ник гөмбә кебек калыкмый соң? Чөнки документ эше җиңел түгел, биналар табу буенча кыенлыклар килеп чыга. Яхшы бакча ачар өчен бер балага, ким дигәндә, 2,5 метр мәйданда урын кирәк. Анда ашау, музыка заллары булдырылырга һәм башка таләпләр үтәлергә тиеш. Бу зур җаваплылык, әле бит сабыйларның куркынычсызлыгын да тәэмин итәргә кирәк.
– Сездә әти-әниләр айга күпме акча түли?
– Уртача 16 мең. Сабыйлар арасында гади гаиләләрдән килүчеләр дә, эшмәкәр, түрә балалары да бар. Кайбер әниләр ана капиталы ярдәмендә түли, әби-бабайларының пенсиясе акчасын алып килүчеләр дә бар.
– Тәҗрибәле тәрбиячеләрне табу кыен түгелме?
– Белем һәм тәрбияне диварлар түгел, кеше факторы хәл итә дигән фикердә мин. Кадрлар мәсьәләсе, чыннан да, кискен тора. Укытучы булып эшләүчеләр дә, кызганыч, тәрбияче булып эшли алмый. Бу – башка дөнья. Безгә тәрбияченең шәхес булуы мөһим. Бары тик андыйлар гына шәхес тәрбияли ала. Бездә бу мәсьәләдә таләпләр югары.
– Соңгы елларда бакчаларга тагын да зуррак таләпләр куела. Сабыйларны артык җәфаламыйбызмы?
– Бакчаларда санарга, укырга, язарга өйрәтүгә игътибар бирелә. Яңа стандартлар буенча бала уйлый, фикерли, аралаша белергә тиеш. Әмма фәлән сүз өйрәнергә тиеш дигән нәрсә юк. Барыннан да бигрәк баланың аңын үстерү бурычы куела. Мин моны хуплыйм. Әмма ул очракта мәктәпләр күпне таләп итәргә тиеш түгел дип саныйм. Бакчаларда дәресләр саны кыскартылды. Балалар 5 яшькә кадәр уйнарга гына тиеш. Нәкъ менә уен җитми. Бакча тормышы ашау-эчү, түгәрәкләргә йөрүгә корылган. Балаларның күбесе уйнамый. Гаилә, кибетче һәм башка һөнәр ияләре булып уйганда гына алар тормышка өйрәнә ала. Хәзер дәресләр күп. Муниципаль бакчалар телләр, математика һәм башка фәннәрне өйрәтүгә өстенлек бирергә тырыша. Әти-әниләрне дә иң элек шул кызыксындыра бит.
Без исә әти-әниләргә балаларны укырга, язарга өйрәтү бурычын куймыйбыз дип аңлатабыз. Сабыйлар дәресләр белән күп мавыкмый. Балага шәхси якын килү өчен төркемнәргә 16 бала гына кабул итәбез. Аларга икешәр тәрбияче билгеләнгән. Дәресләр ике төркемгә бүленеп үткәрелә. Әти-әниләр балаларны үзләре теләгән вакытта китерә алалар. Алар күнегүләрдә катнаша ала. Чөнки әти-әни кызыксынганда гына балада нәрсәгә дә булса теләк артырга мөмкин.