01.08.2014 Медицина
Сез донор булырга әзерме? (Сораштыру)
2 август көнне Татарстанда “Донор шимбәсе” акциясе узачак. Бу көнне теләгән һәр кеше кан тапшыру үзәкләренә барып донорга әйләнә ала. Чара 2009 елдан бирле бөтен Россия күләмендә үткәрелә. Аның нәкъ менә җәен һәм шимбә көнне оештырылуы очраклы түгел.
Белгечләр, бу вакытта донор канына кытлык күзәтелә, ди. “Донор шимбәсе”ндә катнашу өчен Казанда яшәүчеләр иртәнге 8.00дән көндезге 13.00гә кадәр Республиканың кан үзәгенә (Җиңү проспекты, 85 йорт) килә ала. Шулай ук акция аның Әлмәт, Чаллы, Түбән Камадагы филиалларында, Чистай һәм Алабугадагы кан алмаштыру үзәкләрендә дә узачак. Ә сез донор булырга әзерме?
Рөстәм ЗИННУРОВ, “Гаилә” мәчете имамы:
– Диндә кан тапшыруга бернинди тыю да юк. Монда бит кешегә ярдәм турында сүз бара. Ә кешегә ярдәм итү ислам динендә хуплана гына, дин яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Ураза тоткан кешеләргә килгәндә, һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Кайбер кеше бит моны күтәрә алмый. Әгәр сәламәтлегенә зыян килмәсә, ул очракта бернинди дә тыю юк. Үземнең канны бер генә тапкыр тапшырганым бар. Бу атнада ук булмас, әмма киләчәктә тапшырырга ниятлим.
Гүзәл ХӘСӘНОВА, Казан кан үзәге баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары:
– Казан кебек эре шәһәрләрдә җәй көне кан тапшыручылар саны бераз кими. Студентлар өйләренә кайтып китә, шәһәр халкы дачага күченә. Ә кан көн саен, сәгать саен кирәк. Җәй булуга, көз булуга карамый. Акциянең шимбә көнне узуы очраклы түгел. Бу көнне атна уртасында эштә булучылар, якын-тирәдәге авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр килә ала. Кан тапшырырга килүчедән паспорт, Татарстанда теркәлгән булуы һәм яхшы кәеф сорала. Республикада айга 3-4 мең кеше кан тапшыра. Моның бер зыяны да юк. Беренче тапшырганда 350 мл кан алына. Бу – физиологик норма. Кан тапшырганнан соң кан күзәнәкләре яңара. Кешенең кәефе күтәрелә. Кан ике айдан тулысынча яңарып бетә, шуңа күрә аны ике айга бер мәртәбә тапшырып торырга мөмкин. Ә плазманы ике атнага бер мәртәбә тапшырырга ярый. Икенче, өченче һәм аннан соң кабат килгәндә, күпме кан алырга икәнен кешенең тән төзелешенә карап табиб билгели. Гадәттә, кан – 400 мл, плазма 600 млга кадәр алына.
Раил ӨМЕТБАЕВ, “Яңа гасыр” телеканалында “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:
– 2009 елдан бирле плазма тапшырам. Берара һәр 2 атна саен тапшырып тордым. Кызганыч, соңгы арада моны даими эшләп булмады. Озак вакытка тукталып торганнан соң май аенда кабат тапшыра башлаган идем, әмма ураза ае кергәч, тагын өзелде. Якын арада кабат барып тапшырырга җыенам. Аның, беренчедән, организмга файдасы бар. Чөнки каннан плазманы алалар, кан әйләнеше яхшыра. Икенчедән, ул плазма Кировта дарулар ясый торган заводка җибәрелә. Анда яман шеш белән авыручы балалар өчен дарулар ясыйлар. Өченчедән, ике атна саен канның сыйфаты турында бушлай анализлар алып торасың. 60 тапкыр тапшырганнан соң “Россиянең атказанган доноры” дигән исем бирелә. Мин барлыгы 40 тапкыр тапшырганмындыр инде. Хәл китүен бер тапкыр да сизгәнем булмады. Организм яхшы кичерә. Сәламәт плазма еш очрамый. Шуңа күрә даими йөри торган җаваплы пациентлар бик кирәк.
Райнур ӘХМӘТОВ, Саба районы Олыяз авылыннан эшмәкәр:
– Үзем кан тапшыра алмыйм. Чөнки миндә гепатит вирусы бар. Ул зарарлы түгел, әмма канны башка кешегә бирергә ярамый. Ә болай энекәшләр, туганнар, абыйлар барысы да кан тапшыралар. Ерак түгел, Шәмәрдәндә генә плазма үзәге бар. Ике туган энекәшемә “Россиянең атказанган доноры” исеме бирелде. Аларны, мәгълүматларын язып алып калып, шул плазма үзәгенә тиешле вакытта шалтыратып чакыралар.