30.07.2014 Авыл
Күрше тавыгы күркә түгел
Быел урып-җыю темплары узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр түбәнрәк. Әлегә 130 мең гектарда уңыш җыеп алынган. Бу эшләнәсе эшләрнең нибары 8 процентын тәшкил итә. Уңыш – гектарыннан уртача 23,6 центнер.
Мондый хәлнең үзенә күрә сәбәпләре булса да, җиңне алданрак сызганган хуҗалыкларда күрсәткечләр бермә-бер югары. Бу бигрәк тә Буа, Азнакай, Нурлат һәм Әлки районнарына кагыла. Шул ук вакытта, табигать шартларын сылтау итеп, урып-җыю эшләренә әле һаман керешмәгән хуҗалыклар да бар.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, хуҗалыкларда 470 мең тонна печән, 2 миллион 300 мең тонна сенаж булдырылган. Аның күләме узган еллардагыдан да күбрәк булыр, шәт. Күп хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү яхшы оештырылган.
Юрганыңа карап, аякны сузасы
Татарстан авыл хуҗалыгында эшнең барышы белән илнең барлык төбәкләре, шул исәптән тирә-күрше республика һәм өлкәләре дә гел кызыксынып тора. Әле менә кызу урак өсте дип тормаганнар, Татарстанга Удмуртия Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Аркадий Малков җитәкчелегендә зур төркем тәҗрибә өйрәнергә килгән. Делегация составында авыл хуҗалыгы предприятие һәм оешма вәкилләре, шул исәптән әйдәп баручы хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр дә шактый.
Озак еллар дәвамында хуҗалык җитәкчесе, аннары 13 ел буе авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Аркадий Малков әйтүенчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уңышларыннан үрнәк алырлык. Дөрес, Удмуртиядә дә яхшы гына нәтиҗәләргә ирешүче хуҗалыклар бар икән. Әмма табигать шартлары кулай килгән елларда да уңыш гектарыннан 15-17 центнердан артмый, ди Аркадий Трофимович. Узган ел нибары 315 мең тонна ашлык җыелган. Бу кадәр ашлыкны терлекчелеккә тотсаң, чәчәргә калмый шул инде. Мөгезле эре терлекнең баш саны, савым күләме буенча да күрсәткечләр бездәгедән дистәләрчә тапкыр кимрәк икән. Продукция җитештерү күләме бик аз булгач, хуҗалыкларның матди хәле турында әйтеп тә торасы юк. Очын-очка ялгап бара алмаучы хуҗалыклар саны да шуңа артадыр.
Удмуртия авыл хуҗалыгы министры урынбасары фикеренчә, Татарстан хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре югары булу алдынгы тәҗрибәне мөмкин кадәр киңрәк кулланудан килә. Аерым алганда, Татарстан игенчеләренең уңышлары заманча техника һәм технологияләр, югары җитештерүчән сортлар, чәчү структурасын куллану, пар җиреннән дөрес итеп файдалануга бәйле. Терлекчелектә дә югары нәтиҗәләр фән кушканча эшләүдән тора.
Чыннан да шулай бит. Республиканың кайсы гына алдынгы хуҗалыгына барып чыксаң да, аның җитәкчесе, белгечләре, хәтта ки игенче-терлекчеләренең дә авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче галимнәр белән иҗади бәйләнештә булуы ачыклана.
Семинар-киңәшмәнең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында узуы шуңа бәйле, ди Аркадий Малков. Беренчедән, институтның Лаеш районы Олы Кабан авылы янында урнашкан тәҗрибә кырында барлык яңалыклар белән танышырга була. Икенчедән, шунда ук танылган галимнәр белән сөйләшү-киңәшләшү мөмкинлеге бар. Институтта эшләүче дистәдән артык фән докторы, 33 фән кандидаты гына түгел, семинар-киңәшмәдә катнашучылар арасында ветераннарның булуы аралашуны тагын да эчтәлеклерәк итәргә мөмкинлек бирә. Какой инцест Вам больше нравится, с участием мамы и дочки, папы и дочки или брата и сестры? Предлагаем Вам посмотреть групповой инцест с участием всех членов семьи. Смотрите инцест по этой ссылке на инцесты.com и не пожалеете. Всё члены семьи испытывают друг к другу сексуальное влечение. Посмотрите и оцените, насколько оно сильное.
Аксакал белми әйтмәс...
Мондый семинар-киңәшмәләр тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы галим, Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фатыйх Хәлил улы Минушевтан башка узса, нидер җитмәс кебек тоела. Хикмәт шунда: агроном буларак 1946 елдан бирле җиргә хезмәт итүче аксакал галимнәр белән хуҗалык җитәкчеләре арасында узган теләсә нинди бәхәсле мәсьәләдә алтын урталыкны тәэмин итә белә. Хезмәтен Арча районы “Северный” хуҗалыгы агрономы булып башлаган Фатыйх Хәлил улы үзе дә озак еллар дәвамында хуҗалык җитәкчесе йөген җилкәсендә татыган. Хуҗалык җитәкчесе, Советлар Союзы Герое Нәфыйк Сафин, легендар зоотехник Хаҗи Газизуллин мәктәбен бүген дә бик яхшы хәтерли ул. “Хуҗалыкның уңышы табигать шартларыннан гына түгел, ә кешеләр белән уртак тел табып, эшне тиешенчә оештыра белүдән дә тора“,– ди.
Хезмәт юлында барлык баскычларны үтеп, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, аннары байтак вакыт авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын җитәкләгән галим бүген дә сафта. Бүген дә ил-көнгә, кешеләргә файдалы эшләр башкара.
– Хәзер туфракта дым җитми дип зарланучылар арта. Безнең җирләр элек ничек булса, хәзер дә шул инде ул. Үзгәрсә дә, бик аз үзгәрә. Минемчә, туфракта дым бар, аны саклый белергә генә кирәк. Моның өчен җир эшкәртү технологияләрен белеп файдалану тиеш. Хәлемнән килсә, авыл хуҗалыгына элеккеге елларда уңышлы кулланган агротехниканы кайтарыр идем. Җирдән мул уңыш алам дисәң, иң элек чәчү әйләнешен дөрес куллану мөһим. Сөрү җиренең 10-12 процентын пар җире итеп калдыру, 20 процентына исә күпьеллык үлән чәчү кирәк, –ди Фатыйх ага.
Аның әйткән һәр сүзен кунаклар үз йөрәкләре аша уздыргандыр, күрәсең. Шәхси тәҗрибәдән чыгып бирелгән җавап икенче төрле яңгырый шул инде.
– Югары уңыш аласың килсә, барысын да алдан кайгырт. Әйтик, бөртекләрне калибрлаганда аның сыйфатына, авырлыгына игътибар итәргә онытма. 1000 бөртекнең авырлыгы 50 граммнан ким булмаса яхшы. Димәк, ул 5 тамыр бирә. 20 граммлы булса – 1 тамыр.
Хәзер органик ашламаны кырга чыгару кими. Элегрәк гектарына 7-8 тонна чыгара идек. Минераль ашламаның да чамасын белү кирәк...
Удмуртиянең Мичурин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Владимир Капеев, “Кигбай-Агро” җитештерү кооперативы рәисе Михаил Широбоков, “Заря” хуҗалыгы җитәкчесе Валентин Владимиров һәм башкаларны кайчандыр Татарстан хуҗалыкларында актив кулланылып та, бүген онытылып барган дым саклау ысуллары аеруча нык кызыксындырды. Фатыйх ага әйтүенчә, гап-гади чаралар күреп тә, көзен һәм язын туфракның өске катламында тупланган дымның 70-80 процентын саклап калып була.