30.07.2014 Милләт
Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлана
1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Биредә 25 чит илдән, РФ регионнарыннан һәм Татарстаннан 600 делегат катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының эше өч секциягә бүленеп, төрле проектлар форматында оештырыла. Алар арасында “Мин татарча сөйләшәм” һәм ТатWeb форматындагы проектлар каралган. “Татарстан Республикасында татар телен өйрәнүдә заманча технологияләр, икетеллелекнең проблемалары”, “Рух. Татар яшьләренең үзаңы һәм рухи кыйммәләре”, “Яшьләр өчен бизнес” кебек проект мәктәпләре дә эшләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат үзәге.
Форум уңаеннан делегатлар тәкъдим иткән проектларның презентацияләре каралачак, шулай ук “Татар гаиләсе һәм аның алдында торган проблемалар” темасына әңгәмә корылыр дип көтелә. Делегатларга Казан Кремле, Иске татар бистәсе, Изге Болгар җирлекләренә экскурсияләр оештырыла. Арча шәһәре көне бәйрәменә бару да программаның бер өлешен тәшкил итә. Форум делегатлары татар эстрадасы артистлары белән берлектә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтергә җыена. Күңелле бәйрәм, Австралиядән Зөлфия Камалова һәм Мубаның җырлары белән үрелеп барачак.
Исегезгә төшереп узабыз, Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елда беренче тапкыр оештырылган иде, ул вакытта анда 16 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 484 делегат катнашты.
БТЯФ Уставы нигезендә форум ике елга бер тапкыр уздырыла. Аның максаты – татар яшьләрен берләштерү рухи, милли байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап калу. Шул максаттан чыгып, киләчәккә төрле эш юнәлешләрен билгеләү.
Форумны оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре, спорт, туризм буенча министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы.
Берничә көн дәвамында эшләү нәтиҗәләре буенча Форумның җитәкчелек итү органы: БТЯФ Координацион Советы һәм аның рәисе сайланачак, шулай ук, алдагы елларга эш мәсьәләләрен күтәргән резолюция кабул ителәчәк.
Координацион Советка чит илләрдә, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре, милләтпәрвар яшьләр керәчәк.
Бүгенге көндә Форум, дөнья күләмендә йөзгә якын татар яшьләре, дини, мәдәни оешмаларны берләштерә.
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының ачылу тантанасы 2 нче август көнне Г. Камал исемендәге академия театры бинасында булачак. Тантанада Татарстан Республикасы җитәкчеләре дә катнашыр дип көтелә.