поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.07.2014 Җәмгыять

Ләйсән Дусаева: “Хәзер мин БДБ илләре тамашачысын да йокыдан уятам”

Ләйсән Дусаеваны Г.Камал театрында актриса булып эшләгән чагыннан ук беләм. Бәлки, тамашачы моны сизмәгәндер дә, әмма яшь актриса бер авыз сүз татарча белмәгән килеш татар спектакльләрендә уйнаган. Татар гаиләсендә үссә дә, өйдә берәү дә татарча аралашмагач, кызның татарчасы ташка үлчим генә булган. Әмма сер бирмәс өчен Ләйсән барысын да эшләгән: башта роль сүзләрен ятлаган, соңыннан татарчага өйрәнгән.

Соңгы елларда Дусаеваны “Доброе утро” тапшыруында күрә идек. Әмма ярты ел чамасы элек ул эфирга чыкмый башлады.

— Ләйсән, “Яңа Гасыр” каналы тамашачылары сине бик юксына. Шактый гомерен Татарстан телевидениесенә багышлаган алып баручыга эшеннән баш тарту җиңел булмагандыр?


— “Яңа Гасыр”да 11 елга якын хезмәт куйдым. Бу бик күп! Шушы вакыт эчендә мин “Доброе утро”ның алып баручысы һәм редакторы булып эшләдем. Китүемнең сәбә¬бе: яңалыкка, башка дәрәҗәгә омтылуым.

— Белүемчә, хәзер Мәскәүнең “Мир” каналында эшлисең. Анда ничек эләктең?


— “Яңа Гасыр”дан киткәч, ярты ел ял иттем: ниһаять, туйганчы йокладым, бөтен вакытымны улыма багышладым, ял көннә¬рендә чараларда катнашып кына акча эш¬ләдем. Әмма ял да туйдыра икән. Берничә Мәскәү телеканалына резюме җибәрдем һәм мине “Мир”га кастингка чакырдылар. Тиздән эфирга чыгачак “180 минут новостей на завтрак” тапшыруына алып, миңа федераль каналның алып баручысы таныклыгын биреп кайтардылар. Хәзер мин көн саен сәгать 6 дан 9 га кадәр Русия генә түгел, БДБ илләре тамашачысын да йокыдан уя¬там. Бер атнада — Александр Берг, икенчесендә Артем Ямщиков белән эшлибез. Алар шулкадәр үзгә кешеләр, шуңа да тапшырулар да төрле була.

— Мәскәү тормышы ничек? Бу шәһәр, чыннан да, күз яшьләренә ышанмыймы?


— Мәскәүне соры, пычрак, кешеләрен үз алдына гына карап йөрүчеләр дип уфтанганнарны аңламыйм. Ошамаса, кайтып китсеннәр, шул гына! Үзем дә монда килүнең беренче атнасында кәефсезләндем. Барысын да яңадан башлавы кыен икән. Берничә ел буе үз машинаңда йөргәч, метрода йөри башлавы, яшәү өчен арендаларга торак эзләве, яңа коллективта үзеңнең нидер булдыра алуыңны исбатлау җиңел түгел... Әмма үземне кулга алдым, мо¬ның уңай якларын табарга тырыштым. Хә¬зер көн дә яхшы кешеләр белән аралашам, Мәскәүнең архитектур матурлыгына сокланам. Мәскәү матур шәһәр икән, миңа монда рәхәт!

Мәскәүгә күченү турында күптән уйлый идем. 1999 елда МХАТ мәктәп-студиясенә укырга кергәч үк күченергә уйлаган идем. Әмма ул чакта метрода шартлау булды һәм бу уемнан кире кайттым. Берничә ел элек “Россия 1” каналындагы “Доброе утро” тапшыруындагы “Афиша” сәхифәсен алып барырга чакырдылар, “Рен ТВ” каналындагы бер тапшыруга продюсер буларак та урнаша ала идем, әмма никтер тәвәккәл¬ләмә¬дем.

— Шулай да, Казан сагындырадыр?


— Әлбәттә! Мин Казан турында гел яратып сөйлим. Әмма Мәскәүдә үзеңне күрсәтү, нигәдер ирешү өчен мөмкинлекләр күбрәк! Шуңа да Казанга ял көннәрендә яки берәр чараны алып бару өчен генә кайтам.

— Улыңны да Мәскәүгә алып киттеңме, әллә ияләнгән килеш Казанда калдымы?


— Мин Мәскәүгә киткәч, бер ай әбисе бе¬лән яшәп торды. Ул инде зур — аңа 10 яшь. Күп мәсьәләләрдә үзен олыларча тота. Улым яши торган фатирыбыз ким дигәндә ике бүлмәле булсын, хезмәт хакым мохтаҗлык кичермичә яшәргә җитсен, ул укыячак мәктәп өй тирәсендә генә булсын һәм аның яраткан мәчесен алып барачагыбызны алдан билгеләп куйды. Ул әйткән¬нәрне истә тотарга тырыштым. Үзем урнашып беткәч, аны да монда алып килдем.

— Фатир яллап яшәү кыйммәтме?


— Бик кыйммәт, әмма монда хезмәт хакы дәрәҗәсе дә башка, Казандагы кебек түгел. Әлегә ВДНХ тирәсендә ике бүлмәле фатирны арендаладым. Киләчәктә үз торагыбызны алырбыз дип өметләнәм.

— Синең кебек чибәр алып баручыга “светская львица” булу да килешер иде...


— Күңел ачуларга вакыт әрәм итәмме соң?! Бик күп планнар кордым, аларны тормышка ашырасым бар.

— Улыңа яхшы әти, үзеңә юньле ир табасың киләме? Әллә яңадан кияүгә чыгу куркытамы?


— Юк, куркытмый. Әлбәттә, тормышымда әйбәт ир очратып, бергәләп бәхетле яшәү турында хыялланам. Мин ир эзләмим. Вакыты җиткәч, тагын бер тапкыр кияүгә чыгармын дип ышанам.

— Улың әтисе белән аралашамы?


— Әйе. Баланың әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Алар бергә яшиме-юкмы, мөһим түгел.

— Мәскәүдә нидер барып чыкмыйча, яңадан Казанга кайту куркытмыймы?


— Бу сорауны миңа күпләр бирде. Нәр¬сәдән куркыйм? Яраткан эшем белән шө¬гыльләнәм, яңасына өйрәнәм. Моны мастер-класс дип кабул итәргә була, ә бит аның өчен акча да түлиләр әле! Мин камилләшәм. Казан — бик яхшы шәһәр, анда яшәү турында күпләр хыяллана. Шуңа да Мәскәү телевидениесендә бераз эшлә¬гәч, бе¬рәр яңа эш¬¬кә тотыну, мәсәлән, китап язу өчен, туган шәһәремә кайтуым да мөмкин.

 


Флера ХӘМЗИНА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»