Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

20.03.2009 Мәдәният

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ДӘГЪВА ИТҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылган әсәрләр һәм эшләрне караганнан соң, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия түбәндәге кандидатлар исемлеген тәкъдим итә:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Галиуллин Тәлгат Нәби улы

"Сәид Сакманов. Роман-трилогия" китабы (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) һәм аның әдәби-педагогик иҗаты өчен;

 

2. Маликова Мәдинә Габделхак кызы

"Тылсым. Шәфкать" ("Очарование. Милосердие") китабы өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел);

 

3. Мансуров Зиннур Мөҗип улы

"Җәрәхәтле йөрәк җылырак" ("Теплее греет раненое сердце") шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" ("Душа беззаветности полна") китабы өчен ("Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел);

 

4. Вахитов Рифкать Мөхәммәт улы

"Тукай дөньясы" ("Мир Тукая"), "Олуг Мөхәммәд" картиналары һәм Татарстанның, Россиянең мәгърифәтчеләре Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, К.Ушинский, Л.Гумилев, А.Макаренко портретлары сериясе өчен;

 

5. Хасьянова Фәридә Шаһимәрдән кызы

"Татар халык әкиятләре" ("Татарские народные сказки") китабын бизәү һәм иллюстрацияләр өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел);

 

6. Шәмсетдинов Рушан Галәф улы

"Идел Болгары солтаннары", "Алтын Урда ханнары", "Казан ханнары", "Үткәннәр шагыйрьләре", "Каһарман бабайлар" тарихи әсәрләре сериясе һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча Казан метрополитенының, Тукай мәйданы станциясендәге мозаик панно эскизлары өчен;

 

7. Харисов Ринат Зөфәр улы (рәссам), Ханнанов Васил Миргазиян улы (рәссам, график), Әхмәтвәлиев Расих Хасип улы (рәссам) составындагы "Чыңгызхан" иҗат берләшмәсе рәссамнары коллективына "Тукай рухы мәңгелек" ("Дух Тукая вечен!") сериясе өчен;

 

8. Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семеновна составындагы рәссамнар коллективының халык әкиятләре буенча ("Су анасы", "Сак-Сок", "Шүрәле" триптихы) кулдан эшләнгән гобеленнар сериясе өчен;

 

9. Муллашев Камил Вәлиәхмәд улы

"Сөембикә-ханбикә", "Евразия яки Кыпчак кызы", "Сабантуй", "Ватан турында уйланулар", "Итил башлангычында" циклы өчен һәм "Ханбикә Сөембикә" скульптурасы проекты эскизы өчен;

 

10. Ханов Илдар Мәнси улы

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында (Казан, Чаллы шәһәрләре, Арча, Аксубай районнары) скульптура һәм монументаль-декоратив композицияләр сериясе өчен;

 

11. Зиякаев Әхнәф Габделгәрәй улы (скульптор, иҗади төркем җитәкчесе), Нейман Ян Янович (скульптор), Одновалов Станислав Павлович (архитектор), Шолохова Галина Леонидовна (архитектор) составындагы коллективка Санкт-Петербургтагы Габдулла Тукай һәйкәле өчен;

 

12. Тимербулатов Шамил Харис улы

Г.Тукай һәм Р.Фәйзуллин шигырь-ләренә "Ышаныч" ("Надежда") симфония-ораториясе өчен;

 

13. Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким, язучы-драматург), Скоморохов Сергей Геннадьевич (рәссам-куючы), Хәсәнов Рим Мәхмүт улы (композитор), Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы (төп рольне башкаручы) составындагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеменә, Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен;

 

14. Романова (Славутская) Светлана Геннадьевна, Прытков Геннадий Николаевич составындагы В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеменә классик рус драматургиясе өлкәсендә А.Чехов пьесасы буенча "Вишневый сад" спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен.

 

---
Интертат.ру
№ --- | 13.03.2009
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№20 (17368) / 27.04.2009 00:37:03

Зөлфәт Хәким Сез ин лаеклысы.Сезнең иҗатыгызны яратабыз.Яңаларын көтеп калабыз.Рәхмәт Сезгә.

№19 (17365) / 26.04.2009 23:17:51

Зөлфәт әфәнде! Тәбриклибез! Тукай бәйрәмендә сезне юк диделәр. Сез, һичшиксез лаеклы. Уңышлар сезгә! Сездән киң колачлы романнар көтеп калабыз. Сезнең потенциал зур һәм әле ачылып бетмәгән.

№18 (15695) / 05.04.2009 00:17:46


7 пунктнын кургэзмэсенэ бармасам да , азатлыкта бар иде алар эшлэре. Мин, элбэттэ, белгеч тугел, кузем ни курэ, шуны гына эйтэ алам. Художественный яктан алар мина ошыйлар, бэхэссез. Техникасы, белеп эйтуем тугел, шулай тоела гына, Васильев картиналарындагы кебек. Свечение рассеянного света бик матур бирелэ.Лэкин мин аларнын темасын «Тукай рухы мэнгелек» дип анламыйм. Мина гасырлар аша тоныкланган билгесез Чынгызхан рухы шикелле алар. Бэлки Тукай авторлар очен шулай ерактыр. Лэкин безнен Тукайны ерагайтырга хакыбыз юк. Сез аны алып укып карасагыз, бугенгедэй свежий эйберлэр анда.
Э болай бик ошый. Бутэн исемдэге булэклэргэ бик лаек.

№17 (15328) / 28.03.2009 19:14:58

Песи рэсемен мин дэ болай ничава гына ясыйм. Мина да бирмэслэр микэн? Кайбер жырчылар да Тукай премиясе лауреаты булып Йоргэндэ, кемгэ бирсэлэр дэ шаккатасы тугел...Тохфэтуллин Рамил Чынгыз улына бирергэ, лэкин ул узе генэ тугел... Телсез куке очен тугел, Золэйха фильмы очен...Сэет Сакмановнын урысчасы да басылып чыкты инде, щуна рэхмэтле булырга да, килэчэктэ дэ ижади уныщларга насыйп эйлэсэ иде дигэн телэктэ калырга. Вэт...Э кемдер бит ала инде барыбер. Мда...

№16 (15138) / 25.03.2009 09:07:41

Ђ минем кызым Хасьянова бизђгђн китапларны ярата. Ул такташ песиен матур ясаган иде. Р.Харис китабы да карап туярлык тњгел. кызымныћ ић яраткан китаплары шул. бездђн сорасалар, без Хасьянова яклы.
кызымныћ гобеленнар сериясен џђм Петербургтагы џђйкђлне књргђне юк.
проект эскизы љчен дђ дђњлђт премиясе сорыйлар икђн хђзер

№15 (14994) / 23.03.2009 06:07:17

Иркэ, 

№14 (14989) / 23.03.2009 00:19:25

Алтынчы пункт турында берникадэр суз! Тукай метро станциясе бизэлеше турында.Бу станция бизэлешен кабат эшлэргэ дигэн фикердэ торам мин узем. Эз акча тугелмэгэндер узе, шулай булса да, метро станциясе Тукай рухын сурэтлэргэ тиеш, минемчэ. Эйе, БКЗ тушэмендэ бик урынлы андый тослэр, нэкъ урынында хэтта. Музыкантлар да тикмэ генэ кара кием кимилэр.Кузгэ артык игътибар булып, музыкадан лэззэтне киметмэсен очен.Ак тушэм дэ кайчак мишэйт итэ, чонки кузне йомып тынлаган чаклар да була, кузне ачып жибэрэсен, урыннар остэ булганда ак тушэм артык кузгэ бэрелэ шул чакта,. Тонык тослэрнен икенче тиешле урыны – йокы булмэсе.
Хэтеремдэ, бэрэнге казыганда балчык арасыннан тэтэй кисэклэре чыга иде, шуна соенеп , жыеп мозаика ясый идек. Андагы тослэр дэ бик тонык була иде, без чэйне стаканнан эчкэнгэме, чынаяк ватыклары мина ул вакытта матур тоела иделэр.Беренче куруемдэ нэкъ шул тэтэйлэр искэ тоште. Тукай ижаты рухы - шулай археологик казылма дэрэжэсндэме ул хэзер?!
Гомумэн, татар фольклор бизэген куп тосле, чуар–чабыр итеп кузаллау каян килеп чыккандыр, мина анлашылып житми. Эни кулмэклек ситсы сайлаганда артык чуар курсэ: «Бу нинди чуаш бизэге тагын?» - дия торган иде.Мин ядкарь итеп эбиемнекен тугел, энием сандыгын саклыйм. Анда анын искиткеч нэфис узе суккан кызыл башлы солгелэре, ыргак белэн бэйлэгэн челтэрлэре, чигешлэре бар. Челтэрлэрдэ ак тос узенен торле тыгызлыгы белэн уйный, чигешлэрендэ ике тостэн артмый.Оченче тос- фон тосе, ак тос. Чигешлэрдэ куп тослелек, бэлки куп тосле жеплэр куллануга чыкач барлыкка килгэндер.
Тукайга кайтып нэрсэ остисе килэ. Тукай ижатына кояшта унган шикелле тонык тослэр хас тугел. Ин пессимистичный эсэрлэренэ дэ.Куп очракта анын эсэрлэре якты, кояшлы, тослэре-тосмерлэре мул, акылга хэм юморга бай. Станциядэ шундый бизэлеш булырга тиеш.

№13 (14909) / 21.03.2009 21:36:00

Зөлфәт Хәким төркеменә бирми калмаслар нинди дә булса бүләк.
Югыйсә, Казан инде череп таркалып беткән, күрәсең, дигән фикерне расларга туры киләчәк...

№12 (14902) / 21.03.2009 19:20:04

Rimma 21.03.2009 16:49:36
Э 14 причем?
В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт...
Бездә татар театрын гына кимсетергә ярый. Киресенчә булганда баланс югала.

№11 (14897) / 21.03.2009 18:27:26

шул рәссамнарга бирсәгез генә инде.
ә нигә исемлек шулай озын ул? булсын иң лаеклы 4-5 кеше, шулар арасыннан 2-3енә бирү дә җитә!

бүләк вакланып бетте кебек. фәйзуллин әйтмешли, хәзер үзешчәннәр ала башлады..

№10 (14895) / 21.03.2009 17:59:10

ботенесенэ де бирерге кирек на хрен
жалко что ли?

№9 (14892) / 21.03.2009 16:49:36

Э 14 причем?

№8 (14861) / 21.03.2009 06:54:13

13-кә бирмәсләр дигән шик тә бар. Чөнки аннан соң 14 килә. Ә бездә үзегез беләсез, бүләккә лаеклылык сәясәткә бәйле.

№7 (14860) / 21.03.2009 02:17:53

http://tukay.ucoz.ru/forum/9-19-1
тукай премеясе турыгсындагы фикер вә теләкләрегезне язарга теләсәгез рәхим итеп кунакка килегез

№6 (14854) / 20.03.2009 23:22:40

Монда саналган рэссамнарнын эшлэрен кайсы да булма сайтта куреп буламы?!

№5 (14853) / 20.03.2009 23:12:21

Зөлфәт Хәким лаек!

№4 (14851) / 20.03.2009 22:56:14

13 номер- ин лаеклысы.Гомумэн, Монда З. Хэкимнен Камал театрында барган ботен спектакльлэрен санасан да була.Анын эсэрлэрендэ уз халкын тирэн ярату да, анын очен аяну да, кызгану аша омет тэ, эйтелеп бетмэгэн борчулар да - тагын эллэ нинди тирэн катламнар да курэм мин шэхсэн
Мина Золфэт Хэким алда эле зур кин колачлы романнар бирерлек шэхес кебек тоела.

№3 (14843) / 20.03.2009 20:12:30

МММда

№2 (14841) / 20.03.2009 19:51:23

6ның бөтен рәсемнәре бертөрлерәк.
ханнар барысы да игезәк булганнар, диерсең.
зөлфәт хәкимгә - несомненно!!!
ә менә 1... ну сколҗко моңно?? былтыр да булды бит инде. сакманов өчен тукай премиясен бирсәләр, дарья донцовага нобель тиешле!

№1 (14839) / 20.03.2009 19:33:51

6 һәм 13 нче номердагы иптәшләрнең хезмәтләре белән яхшы таныш булу сәбәпле, аларны лаек дип саныйм.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте