29.07.2014 Җәмгыять
Кушаматың нинди – үзең шундыймы?
Кушаматсыз гына яшәүчеләр сирәктер бу дөньяда. Сорап тормый гына тагалар да куялар аны. Һәм мәңге котылам димә. Үпкәлә, гарьлән, кимсен – башкаларның соңыннан анда бер эше дә юк.
Кушамат димәктән, быел язын гына җитмеш җиде яшен тутырып бакыйлыкка күчкән элекке ут күршебез искә килеп төште әле. Мин үскән вакытларда да, аннан соң да, хатыны, анасы, туганнары өчен Нурмөхәммәт булган ирне, бөтен авыл, сүз берләшкәндәй, Урыс Нурмый дип йөртте. Татар авылында “урыс” булып йөрү җиңел түгел инде ул. Тик затлы, матур һәм яңгырашлы исемне шундый сүзгә алыштырып куюның, әлбәттә инде, сәбәбе дә булмыйча калмый. Армия хезмәтеннән кайткач, кыланып, дембельлеген күрсәтеп, берара урысча сөйләшеп йөргәннән соң эләккән аңа андый кушамат. Егерме бер яшендә тигәнәк кебек килеп ябышкан да, фани дөнья белән тәмам хушлашканчы тагылып йөргән. Ул гынамы, хушлашкач та, ихтимал, котылмастыр әле Нурмөхәммәт абзый ул кушаматыннан. Искә алганда исемнең пәйгамбәребездән калганын түгел, яңгырашлысын, халык күнеккәнен сайларлар. Урыны җәннәттә булсын.
Күршебез генә микән, саный китсәң ул вакыттагы әллә күпме “тагылмалар” хәзер дә хәтердә яши: Көя Вәгыйзь, Әпә Варис, Кештер Фатыйма, Кызыл Миргазиян, Шырый Ибрай, Ахмак Зәкәрия, Фырт Фәнис, Аю Муллаян, тагын әллә кемнәр. Күбесе инде гүр ияләре, фамилияләре дә онытылып бара, ә менә кушаматлары, кушамат артына яшеренгән төс-кыяфәтләре, буй-сыннары, хәтта сөйләнгән кайбер сүзләре һаман да истә аларның.
Вәгыйзләр күп алар...
Алда санап киткәннәрне “ачыклагыч” кушаматлар дияргә булыр иде. Безнең урам Миргазиян абзый, чыннан да, чиртсәң каны чыгардай кызыл чырайлы, Әпә Варис исә һәрчак аз сүзле, мыштымрак, Фырт Фәниснең холкында фыртлык күренеп тора. “Тагылма”лар кешенең чын исеме, аты алдыннан йөри торган өлеше авылдагы бер исемдәге кешеләрне аеру өчен дә кулланыла. Авылда берничә Миргазиян, берничә Вәгыйз бар. Сүз иярә сүз чыгып, әңгәмәдәшләрнең берәрсе: “Кайсы Вәгыйз соң ул?” – дип сораса, икенчесе: “Шул Көя Вәгыйз инде”, – дип ачыклап куя. Чөнки әле тагын авылда Бүре Вәгыйз, башка Вәгыйзләр дә бар...
Әйе, кушаматларның төрләре, билгеләнеше, туры килү-килмәве буенча теләгәндә хәтта фәнни хезмәт язарга да буладыр. Хуҗасына бик төгәл һәм кискен характеристика бирә торган кушаматлар бар. Иясенә бер яклап та тәңгәл килмәгәннәре дә юк түгел. Кешене шактый түбәнсетә, абруен тәмам юкка чыгара торганнардан алып, “хуҗа” үзе дә күптән ияләшкән, күнеккән, килешкәннәре, хәтта кушаматлы затка чын исемен оныттыра язганнары да булгалый. Сыйныфташыбыз Фәнилгә, белмим ни өчендер, ялгышып та үз исеме белән дәшми идек. Фамилиясе Галимов булгангадырмы, безнең өчен ул һәрчак “Галләм” иде. Әлеге бернәрсәне дә аңлатмаган кушаматка ул үзе дә шул тиклем күнекте, мулла кушкан атын паспортын караганда гына искә төшермәде микән?
Мәктәптәге укытучы абый-апаларга карата кайчандыр кулланылган кушаматларны әйтеп, китереп тормыйм. Ул изге затларга булган ихтирамым кимер кебек. Шунысын гына белдерәсе килә: алар күпчелек вакытлы һәм аерым бер сыйныф эчендә генә кулланылган, мәктәпне бетергәч үк онытылган сүзләр булдылар. Ә менә институтта чагында, ул вакыттагы утыз яшьлек уңган-булган деканыбызны, соңыннан республика Фәннәр Академиясенең вице-президенты дәрәҗәсенә ирешкән Шамил Чабдаровны (үзе белде микән), гел генә йөгерә-атлый йөргәне өчен, үзара “чаптар” дип аташтыргалый идек. Мондый бәяләмәне кимсетү дип кабул итү турында, миңа калса, сүз дә була алмый. Ниндидер “Чатан Хәсән” түгел бит, терекөмеш кебек тере җитәкче-галим. Кушамат шушы шәхескә безнең ниндидер аерым хөрмәтне аңлатмаса да, факультет башлыгын уңай яктан бәяләүнең бер формасы, рәвеше булды кебек...
Калмык белән Горби арасы
Ярар, алда язганнар яныбыздагы без күреп белгән халык. Кушамат дигәндә әле тагын беркайчан да ансыз яшәмәгән сәясәтчеләр, тарихка күбрәк тагылма исемнәре белән кереп калган шәхесләр дә бетәсе түгел. Кыскасы, кушамат өстенә кушамат. Рим императорларыннан алып Ленинга (“Бабай”, ”Калмык”, “Лукич”), Сталинга (“Коба”, “Усатый”, “Хуҗа”), Хрущевка (“Кукурузник”, “Хрущ”, “Пеләш шайтан”) барысы да “тамга”лылар. Гай Август Германик дигән Рим императорын кем генә ишетте икән? Ә менә Калигуланы бар халык белә. Чынлыкта алар икесе бер үк кеше. Кушамат азгын һәм дә кансыз шушы затның “калиги” дип аталучы күн аяк киемен яратуыннан килеп чыккан дип фаразлана.
Россия тарихындагы Грозный, Долгорукий, Ярослав Мудрый кебекләрнең дә кушамат икәнен бик тәфсиллисе юктыр. Бу яктан иң яңа тарих кызыклырак та әле. Горбачевның “Минеральный секретарь” булганын халыкның күп өлеше бәлки белеп тә бетермәгәндер. Аракыны чикләп, йөзем куакларын кистереп, халыкны айнытырга, минераль суга калдырырга тырышуы аркасында туган кушамат ул. Шуңа өстәп тагын “Горбач”, “Горби”, “Тамгалы”. Милек бүлү “остасы” Чубайс – “Тутыккан Толик” (“Ржавый Толик”) – җирәнлегенә төрттерү. “Ваучер” – монысы аңлатмаларсыз да аңлашыла. Ельцинның бик күп кушаматлары арасыннан (“ЕБН”, “Яйцин”) “Дирижер” дигәнен – Германиядә салмыш баштан хәрби оркестр белән идарә итүдән туганын искә төшерәсе килә. Күпләр әле Ельцин заманындагы финанс министры Лившицны да хәтерлиләрдер. Аның кушаматы шактый мыскыллырак иде – “Ливчик”. Хәзерге сәясәтчеләр арасында кушаматлар саны буенча абсолют беренчелек, ихтимал, барыбыз да белгән Жириновскийдадыр: “Чиччолина”, “Либералиссимус”, “Клоун”, “Юрист улы”, “Баш либераст”, “Жир”.
Бүгенге Илбашларына да, кушамат дигәндә, аерым мөнәсәбәт. Башкача әйткәндә андый затларга кушаматлар беркайчан да, бер генә дәүләттә дә булмый кала алмый. Тик хикмәт шунда: кайдадыр аны әйтергә, сөйләп йөрергә, кулланырга яраса, кайда – ярамый. Өлкән һәм кече Бушларны заманында “Томана” һәм “Тагын да томанарак” дип “олыладылар”. Матбугатта да яздылар, телеэфирда да ычкындыргаладылар. Тик беркемне дә аның өчен эзәрлекләмәделәр, бу гамәлдән зурдан кубып проблема ясамадылар, тыймадылар. Бүген исә Обаманы көлеп тә, шаяртып та, үчләшеп тә маймыл рәвешендә сурәтләш-тергәлиләр. Бездә исә моннан 14 ел элек үк гөнаһсыз “Курчаклар” тапшыруын да тыйдылар. Шуңа күрә беренче җитәкчеләребезнең кушаматларын сез сорамагыз, мин әйтмим.
Бабайны барыбыз да белә
Татарстанның элекке һәм бүгенге җитәкчеләренең, югары чиновникларының кушаматлары бик үк мәгълүм түгел. Тик бу хәл әле алар бөтенләй кушаматсыз калганнар дигән сүз дә була алмый. Хакимият коридорларында шыпырт кына йөрергә, кулланылырга мөмкин “тагылмалар” тышка, шул исәптән мәгълүмат чараларына да чыкмый. Бер-берсенә үзара өстәмә исем тагарга яраткан халкыбыз да, бу яктан алганда әллә шөлләп, әллә шунда хөрмәт йөзеннән хакимияткә бик “бәйләнми”. Бары “Бабай”ның гына кем икәнен без генә түгел, хәтта Татарстаннан читтә дә беләләр. Әмма ул кушаматтан бигрәк, хөрмәт билгесе дә.
Менә шулай, җәмәгать, Хөкүмәттә кәнәфи билисеңме, Думада утырасыңмы, редакциядә эшлисеңме, авылда фермада тирес чыгарасыңмы, кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый дигән кебек, үзең белгән яки белмәгән кушаматың янәшәңдә йөри, аерылмый. Эшләгән эшләреңә, гамәлләреңә, холык-фигылеңә, кыяфәтеңә карап ул бары үзгәрергә, яңалары килеп өстәлергә генә мөмкин.
Бу юлларның авторының да, яшерен-батырын түгел, кушаматлары булгалады. Барысын да язып тору килешмәс, бары берсен, үпкәләтми торганын, армиядә хезмәт иткәндәгесен генә атап үтәм. Офицерлар арасында “Шериф” дип йөртәләр иде фәкыйрегезне. Ихтимал, дөреслек, гаделлек эзләргә ярату, төпченүләр аркасындадыр. Солдатлар биргәнен белә алмадым, аларныкы бераз борычлырак була, үзара гына әйтелә. Рәсми “кликуха” мыскыллы булмаганлыктан, алай начар дәрәҗәне, гамәлләрне аңлатмаганлыктан, фамилия белән аваздаш та булу сәбәпле, ниндидер кимсенүне инде әйткән дә юк, хәтта бераз гына горурлана да идем кушаматка.
Хөрмәтле газета укучылар! Ә сез үз кушаматыгызны беләсезме? Белмәсәгез, белергә тырышыгыз. Белеп тору зыян итмәс. Кайбер очракларда үз-үзеңне белүгә, үзеңә читтән карауга тиң ул.