поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2014 Спорт

Легионерлар һәм җилгә очкан акчалар турында

Россия футболында акча патшалык итә. Быелгы сезоналды янә шул хакыйкатькә инандырды. Әле монда, әле тегендә акча белән бәйле скандаллар килеп чыга. Бездә әллә соң акча өчен генә уйнылармы дигән сорау туа. Ә бит футбол ул, беренче чиратта, җанатарлар өчен тамаша булырга тиеш.

Тамаша булыр өчен дидем дә, тукталып калдым. Яхшы уен, матур голлар, мавыктыргыч тамаша өчен, әлбәттә, осталыгы югары дәрәҗәдә булган башкаручылар кирәк. Кызганыч, андый башкаручылар үзебездә дефицит. Тамаша белән генә бетми, нәтиҗә дә кирәк бит әле. Үзебездә ниндидер нәтиҗәләргә ирешү – мөмкин хәл әле, ә менә Европада, дөньяда бүгенге этапта Россия футболчылары белән генә уңышлар казанып булмаячак. Шуңа да күп кенә клублар легионерларга мөрәҗәгать итә. Ә аларына акча кирәк.

Казан кирәкми, акча кирәк!

Әйе, чит илләрдән килүче уенчыларны Казан яки Краснодарның матурлыгы, табигать, башкалары белән генә кызыктырып булмый. Питер ни дә аларга, Казан ни – легионерлар акча эшләү өчен килә. Араларында төрлеләре бар, әлбәттә. “Рубин”ны гына алыйк. Заманында, әле белгән-белмәгән легионерлар тулы вакытта, бездә дә төрле уенчылар булды. Казаннан китүгә карьерасын тәмамлаган (ягъни безгә шуның өчен генә килгән) Саво Милошевич, әйтик, 2008 елда “Рубин”да уналты уен уздырып, өч кенә гол кертергә өлгерде, әмма Россия чемпионы булуга үзеннән гаять зур өлеш кертте, алай гына да түгел, тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде. Рони, Калисто, Скотти, Домингес, Сибайялар да шундый ук хөрмәт-ихтирамга лаек булды. Андыйларның хезмәте тиешенчә бәяләнде һәм моңа артык сүз әйтүче дә булмады. Дөрес, соңрак шул ук Домингес тагын да зур акчаларга кызыгып (монысы инде нәфес дип атала), Питерга юл алды. Ральф, Петроуш, Досталек, Руссель, Алоизиолар исә - бөтенләй кире мисал.

Рәсми чыганаклар ышансаң, бүгенге көнгә кадәр Казан командасында иң бай футболчылар булып француз Янн М'Вила һәм Финляндия җыелмасы уенчысы Роман Еременко санала. Соңгы мәгълүматлар буенча, беренчесе Италиядә җирле “Интер”га күчкән. Алай гына да түгел, дәрәҗәлерәк чемпионатта чыгыш ясау өчен ул хезмәт хакының киметелүенә дә ризалашкан. Бу очракта аңа “афәрин!” диясе генә кала, минемчә. Чөнки егетнең амбицияләре күбрәк акча эшләү теләгеннән өстен чыккан. Иң бай уенчыларның тагын берсе - бразилияле Карлос Эдуарду исә бездә ярыйсы гына акча эшләү өчен мәйданга чыгыпы тормаска да разый, бугай. Баш тренер Ринат Билалетдинов әле аны янә дубльгә җибәргән. Сайт каталог девушек легкого поведения проститутки Сочи Сохрани чтобы не потерять Баксаң, иптәшләрчә матчларның берсендә ул үзен алмаштыруларына канәгатьсезлек белдереп, клуб футболксын җиргә аткан икән. Әлбәттә, андый футболчылардан арыну хәерлерәк булыр иде. Кызганыч, заманында бик зур суммага сатып алынган уенчыны үз сафларында күрергә теләүче клубы юк бугай.

Килсәләр, Роберто Карлос яшендә килсеннәр

Быелгы дөнья чемпионатында Франция җыелма командасында Матье Вальбуэна уңай тәэсир калдырган иде. Мәскәүнең “Динамо”сы да аны үз сафларында күрергә тели һәм французга елына 3 миллион евро хезмәт хакы белән бәяләнгән (әле монда төрле премияләр, бонуслар кермәгән) килешү тәкъдим иткән. Вальбуэна чыгыш ясаган “Марсель”гә исә җиде миллион евро тәкъдим итә. Клуб үзе әлеге тәкъдимнәргә риза да, әмма уенчы гына безгә килергә теләми икән. Хезмәт хакын азсына, диләр... Аның белән тагын Англия, Италия дә кызыксына. Бу очракта да инде шул ук акча мәсьәләсе беренче планда тора кебек: кем күбрәк тәкъдим итәчәк, уенчы шуныкы булачак.

Бу нисбәттән, башка мисалларны да искә төшерергә була. Әйтик, кесәне (яки акча янчыгы – кем ничек тели) калынайту максаты тормаса, Гарай, Халк, Витсель, Кураньи, Воронин танылган уенчылар да, Роберто Карлос, Это’о кебек чын мәгънәсендә дөнья футболы йолдызлары да Россиягә килмәс иде. Хәер, асыл йолдызлар барыбер безнең ил чемпионаты белән вакланып торасы килмәс, мөгаен. Месси, Роналду, Ибрагимович, Мюллер, Роббен кебекләр безгә килсә дә, шул ук Роберто Карлос яшенә җиткәч кенә килер...

Тренерлар белән дә шул ук хәл. “Рәхмәт”, РФСка, спорт министрлыгына. Аларның тырышлыгы белән Хиддинк, Адвокатлар безнең белән сезнең өлешенә шактый керде. Хәзер әнә Капелло да, Бразилиядә адәм хурлыгына калу тәҗрибәсен истә тотып, 2018 елга җиңүче-команда төзү идеясе белән “яна”. Анысын куып җибәргән очракта да кесәсен шактый тутырып кына җибәрә алачакбыз.

Мәскәү “Локомотив”ыннан әнә Буссуфа белән Диарра киткән. Дөресрәге, китү теләген белдергән һәм күнегүләргә килеп тормаганнар. Бу очракта да аларның карарын хөрмәт итәргә кирәк дип саныйм. Әйе, алар – шактый оста футболчылар. Әйе, алар – шактый кыйбат уенчылар. Ләкин алар тәкъдим ителгән акчаларыннан үзләре баш тарта бит! Ә башка клубларга күчсәләр, уенчыларның хезмәт хакы (иманым камил) түбәнрәк булачак. Алар шуны аңлап эш итәләр. Китәргә теләү сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Бөер һәм үпкә

“Ростов” белән РФС (Россия) футбол клубы арасындагы вәзгыять кискенләшә. Бар да шул ук акчадан башланган, югыйсә. Баксаң, берничә ел элек шул клубта уйнап, сәламәтлеген югалткан элеккеге капкачы Деян Радич (бер уенда ул көндәш команда футболчысы белән бәрелешә, нәтиҗәдә бер бөерен югалта!) РФС президенты Николай Толстыхка клубның аңа булган бурычларын кире кайтаруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итә. Клубка үпкәләгән ул. Вакыйга кызганнан кыза, “Ростов”ның шактый гына гөнаһлары ачыла. Әйтик, берзаман клуб уенчыларының хезмәт хакы нибары 15 мең сум тәшкил иткән (акылга сыймаслык саннар), ләкин өстәмә акчаларны алар башка төрле чыганаклардан “суырып” яткан. Иманым камил, теге яки бу уенчының, тренерның тирләп тапкан акчалар турындагы хәбәрләрнең бик азы гына чынбарлыкка туры килә. Димәк, казына калсаң, башкаларның да гөнаһлары шактый әле.

Әйе, бүгенге спорт бик зур суммалар таләп итә. Язма башында тукталып киткән тамаша турындагы уйлануларымның да буш куык икәнен яхшы аңлыймын. Йолдызлы тамаша ул туйдыра. Һичьюгы, файдасы булса икән ул җилгә очкан сыман тоелган акчаларның. Бу очракта республика президентының Татарстан спортында Татарстан егетләренә һәм кызларына өстенлек бирергә дигән бурычының асыл мәгънәсе бик җиңел аңлашыла. Чөнки туйдык инде ул утырып торып кына акча алучы, клуб футболкасы-әләмнәренә төкереп караган легионерлардан. Хәер, үзебездә дә миллионерлар футболчылар шактый. Анысы инде – башка тема...


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ --- | 27.07.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»