|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2014 Дин
Августта Равил хәзрәт Гайнетдин Т.Новгород өлкәсенә килеп китәчәкРоссиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин эшлекле визит белән Т.Новгород өлкәсенә килеп китәчәк. 7 августта аны Сергачта каршы алачакбыз һәм шул ук көнне ул Пашат белән Семочки арасындагы шәһитләр каберлегендә яткан дин кардәшләребезне яд итәр. Аннары Россия мөфтиен Чүмбәлидә Рәис Мөҗипов каршылар. Ул рухи лидерыбызны туган авылының ике мәчете белән дә таныштырыр, мәрхүм чүмбәлилеләрнең рухын шатландырып, аларның якты истәлегенә төзелгән һәйкәлне бергәләп хәтем-дога белән ачарлар, ә Казан артистлары олы кунагыбыз хөрмәтенә һәм җыелган халык игътибарына саф һавада зур концерт бирер. Монысын инде Рәис әфәнденең авылдашларына бүләге дип кабул итәргә кирәк.
О.ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|