|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2009 Киңәш-табыш
Ә ӘТӘЧ КУНАКТА ИДЕ… (ФОТО)Шәһәр һәм авыл яшәеше шактый аерыла. Әмма кешеләр өчен генә. Тавыклар өчен түгел. Авыл һәм шәһәр тавыгының “бәхете” бары тик хуҗасының уңганлыгыннан тора. Казанның Каравай бистәсендә яшәүче Илшат Сөнгатуллинның үзенчәлекле хоббие, ягъни, үзебезчә әйтсәк, ял шөгыле бар. Ул төрле токым тавыклар асрый. Мондый “зоопаркны” өлкән кеше сараенда очратсаң, гаҗәпләнмәссең, әмма шәһәр тормышы белән яшәүче яшь кеше өчен бу шактый сәер шөгыль. Илшат күпләп сату өлкәсендә эшли, кем әйтмешли, күкәй-йомыркага калмаган. Тавыклар аңар бары тик күңел кытыклагыч буларак кына мөһим. Аларга кризис та, дөньяви мәшәкатьләр дә йогынты ясамый. “Тавыкларын хәлләрен белеп кергәч, үзең дә тынычланып китәсең,” – ди ул. Ә карашырга унике яшьлек улы Илназ ярдәм итә.
Брама, бентамка, кохинхин, австралорп, чабо, виандот... Автор ни өчен кинәт чит телгә күчте дип аптырап калмагыз. Бу безнең геройда яшәгән тавыкларның токымнары. Алар чит илдә чыгарылган, шуңа күрә “фамилияләре” дә безнеңчә түгел. Араларында сирәк очрый торган VIP төрләре дә бар. “Менә монысы Казанда берничә кешедә генә”, – ди хуҗа. Кемдә нинди тавык яшәгәнен кайсы комитет исәпли икән дип уйлап куйдым. Баксаң, үзенчәлекле тавык асраучылар үзара аралашып яши икән. Алай гына да түгел, үз тавыкларын алмашалар, саталар һәм алалар. Бер VIP-тавыкның бәясе 6 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кемнеңдер максаты гибрид чыгару, кемнеңдер, киресенчә, чиста токым саклап калу. Шуңа күрә әтәчне машинага утыртып шәһәрнең икенче очында яшәүче тавык янына кунакка алып бару гадәти күренеш. Интернетта да тавыкчылар сайтлары бар, күбесе Мәскәү һәм Түбән Новгородныкы. Асрау һәм тәрбия серләрен Илшат шулардан да укып белә.
Тавыкларның ашаулары бер үк булса да, холыклары төрле икән. Әйтик, кара австралорп әтәче бик җитез, тиздән чукый торганга әйләнергә тиеш ди. Ә карлик кохинхиннары һәм брамалар – чын флегматик, ягъни үтә дә тыныч кешеләр... гафу итегез – тавыклар. Алар, әйтерсең, пластилиннан эшләнгән – ничек борып куйсаң, шулай утыралар. Туйганчы фотога төшердек.
Тавык оясы сарайның берничә бүлмәсен били. Кошларны ничек урнаштырасын да уйлап башкарырга кирәк. Кайвакыт бер бүлмәле “фатирдан” ике бүлмәлене эшләргә туры килә ди. Тавыкларның күп токымлы булуы шуны таләп итә. Кошлар “ипотека”ны йомырка белән түләп бара. Вакытыннан соңармыйлар. Иң зур йомырка иң кечкенәсеннән бер өч тапкырга зуррак. Илшат тавыклары белән үзе генә аңлаган телдә сөйләшә. Кикриклеләрне фотога төшереп чыгып киткәндә “пока, фотомодельләр!” дип калды ул. Бер-икесе җавап та кайтарды бугай...
1
2
3
4
5
6
7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 Автор фотолары.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|