25.07.2014 Авыл
Камияр Байтимеров: “Эшлибез, аяк кына чалмасыннар”
Нефть белән химия, машина төзелеше генә түгел, Татарстан – авыл хуҗалыгы белән дә көн күрүче республика. Әмма бу тармакта проблемалар җитәрлек. Бигрәк тә соңгы елларда корылык булуы күпләрне аяктан екты. Әле БСОга кердек һәм кая барып эләгүебезне аңлап та бетерә алмыйбыз. Менә шул һәм башка мәсьәләләр турында Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Камияр БАЙТИМЕРОВ белән әңгәмә кордык.
– Камияр әфәнде, авылларга барсаң, фермерлар белән аралашканда җир эше керемсез, эшләргә мөмкинлек юк дип зарланалар. Хокуклары бозу очраклары турында да еш ишетергә туры килә, күп очракта алар район хакимияте белән уртак тел таба алмый. Сезгә фермерлар, авыл эшчәннәре ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәме? Проблемаларны хәл итүнең нинди юллары бар?
– Базар мөнәсәбәтләренә күчкәнгә инде ике дистәдән артык вакыт узды. Ул шәхси милекне үстерү, хосусыйлаштыруны күздә тота. Җиргә, хосусыйлаштыруга кагылышлы законнар кабул ителде. Законнар гамәлдәме? Статистик мәгълүматларга карасак, кәгазьдә барысы да ялт иткән. Җирнең 96 проценты халыкка бирелгән дигән хисап бар. Ләкин чынбарлыкта җирләрне үз милке итеп рәсмиләштергән кешеләрне санасак, алар бик аз, шуңа күрә җирләр хосусыйлаштырылган, кеше үз җирендә хуҗа дип әйтергә телем әйләнми. Күп очракта кешеләр җирләрен куллана алмый. Шул проблема бар. Икенчедән, бездәге аграр-икътисад сәясәте дәүләт белән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр арасында диалог корырга ярдәм итәргә, эшне җайга салырга тиеш. Әмма мондый сәясәт бик акрын тормышка ашырыла.
Россия җитештерүчесе чит илдәге хезмәттәшеннән бик нык аерыла бит ул. Төп проблемаларның берсе ул – җитештерелгән товарга бәя сәясәтенең уңай булмавы. Югыйсә дәүләт моны контрольдә тотып, җайларга тиеш. Әмма бу юк. Җир кешесенең корылык вакытында да, хәтта уңыш булган чорда да кесәсе тулмый. Уңыш күп булса, арзанга сатарга туры килә. Тотылган чыгымнарын да каплый алмый. Мәсәлән, Канадада авыл җитештерүчесе 15 декабрьдә үк товарларына бәяне белә. Килешү нигезендә 15 гыйнварга аңа бодайның ярты бәясен инде түләп тә куялар. Бу акчага фермер орлык, ашламалар сатып ала, бу яз көне эше тукталмасын өчен эшләнә.
Соңгы елларда корылык белән дә интегәбез. Корылыктан күрелгән зыян зур булды, дөрес, фермерлар бөлгенлеккә төшмәсен өчен дәүләт казнасыннан күп акча бүленде. Бер генә фермер да хуҗалыгына кышка ашлык әзерләр өчен Татарстаннан читкә чыгып китмәде. Бу безнең җир кешеләренең зур потенциалы турында сөйли, алар корылыкны исән-имин кичерерлек көч таба алды. Шуны да әйтергә кирәк: эре малларның өчтән бер өлеше фермер һәм шәхси хуҗалыкларга туры килә. Әмма алар игътибардан читтә кала. 2011-2013 елларда ничек булды? Федераль үзәк һәм республика бюджетыннан бүленгән акчаның 92 проценты эре агрохолдингларны яшәтер өчен тотылды. Президент ярдәме белән фермер хуҗалыкларына да бирелде, әмма 8 процент ул “чәп” итәр өчен дә җитми. Ә бер уйласаң, шушы шартларда да республика күләмендә авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең 53,9 проценты фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Димәк, алар нәтиҗәле эшли ала.
– Республикада хөкүмәт агрохолдингларга карата лояль булды, аларга ярдәм итте, ә фермерлар читтәрәк кала бирде. Кайбер белгечләр фикеренчә, фермерларга да вакытында зуррак ярдәм күрсәтелсә, бездә авыл хуҗалыгы тагын да уңышлырак эшләр иде. Ә Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
– Агрохолдинглар төзелгәндә, без бу үзгәрешләрнең нәрсәгә китерергә мөмкин икәне турында кисәттек, әмма тыңлаучы гына булмады. Алар бит проблемаларын үзләре хәл итми. Әлеге оешмаларның эшчәнлеге күп кешенең язмышына, авыллар, районнар тормышына бәйле булганга күрә килеп чыккан мәсьәләне хәтта дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә туры килә. Ә кармакны һәр кешегә бирергә кирәк иде, ни тели – шуны җитештерсеннәр.
2003–2010 елларда авыллардан 50 мең кеше чыгып китте. Бу – агрохолдингларның чәчәк аткан вакыты. Кеше эшсез, җирсез калды. Бу – 3-4 район юкка чыккан дигән сүз бит. Ә чыгып китүчеләр ул – актив кешеләр. Алар бер китеп башка урында төпләнсә, кире кайтмый инде, димәк, авыл да картая. Агрохолдинглар чыны-ялганы белән җирләрне үзләштерде, “залог” итеп банкларга салды. Хәзер агрохолдинглар бөлгенлеккә төшә. “Алтын башак” юк, “Вамин” – банкрот. "Вамин" урынына башкасы килде, әмма һаман да шул ук хатаны кабатлыйбыз. Югыйсә тормыш сабак укытты бит инде! Бу очракта дәүләтнең роле бик зур, реформалар ясау эше Авыл хуҗалыгы министрлыкларына, ведомстволарына тапшырылды. Ни телисез, шуны эшләгез диделәр, җавап тотучы булмады, нәтиҗәдә без бүген менә шундыйрак хәлгә калдык.
– Еш кына җир алалар да эшкәртмиләр дигән фикерне ишетергә туры килә. Бу – бер Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә хас күренеш. Фермерлар гына моңа гаеплеме?
– Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда 70 мең гектардан артык җир эшкәртелми. Сәбәпләре төрле. Аның берсе җиргә хуҗа булмауга бәйле. Базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез икән, җир милкенең дә хуҗасы булырга тиеш. Андый очраклар бездә аз. Җир базары барлыкка килсен өчен дәүләт аның чарасын күрергә, шартлар тудырырга тиеш. Җирнең беренчел, икенчел базары бар. Торакны саткан кебек монда да шундый ук хәл. Дәүләт мәйданны үлчәп йә арендага бирә, йә сата. Бу – беренчел базар. Икенчел базар очрагында, сатып алынган, әмма мин аны, мәсәлән, эшкәртә алмыйм икән, җир кишәрлеген кемгәдер сатам. Бездә мондый тәҗрибә юк. Бу өлкәдә кем әйтмешли, “күләгәдәге базар" бар. Монысы вакытында алдау-йолдау белән җиргә хуҗа булганнарга бик уңайлы.
Дәүләткә кирәкме бу? Аек акыл белән уйлаганда – кирәкми, әмма шул ук вакытта моны булдырмас өчен бармакка бармак сугылмый. Моның өчен җирне “залог”ка бирә торган институтлар булырга тиеш. Әйтик, кооператив җир банкы. Ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче, дәүләт һәм банк арасындагы мөнәсәбәтләрне төзи, җайлаштыра алыр иде. Җирнең бәясе бар, ул акча китерергә тиеш. Бу система эшли башласа, елына 94-96 млн сум акча кереме алырга мөмкин булачак. Дәүләт ота, банк системасы да үзен ышанычлы хис итә. “Россельхозбанк” бар бит инде диярсез. Бүген аны нишләтергә белмиләр. Дәүләт җайлады-майлады, агрохолдингларга акчаны бирде, ә алар бөлгәч, бурычларын кайтара алмыйлар. Аларны кем түли? Җирнең ничек кулланылуы турында мониторинг ясалмады. Авылларда җир эшкәртергә кеше дә калмады, хәзер әнә кытайларга тәкъдим итәбез.
– 2010 елда коточкыч корылык булып, республикада чәчелгән уңышны җыя алмадык дисәң дә була. Бу хәл бүгенгәчә дәвам итә. Ел саен һава торышын гаеплиләр. Алайса, республикада корылыкка чыдам булган авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә вакыт җиткәндер? Инде мелиорацияне торгызу турында да күп сөйлиләр. Нәрсә көтәргә?
– Бу турыда Рөстәм Миңнеханов 2013 елда әйтте. Ул да һава торышына сылтауны туктатырга кирәк, корылык комачаулады дигән аклану булмаска тиеш диде. Күрсәтмә бирде, әмма ул исәпкә алып кулланылдымы? Һичшиксез, безгә эшләүнең яңа ысуллары, агротехнологияне үзгәртергә кирәк, диде. Карашыбызны, җиргә булган мөнәсәбәтне дә үзгәртәсе бар! Әнә комлы туфракта да әллә ниләр үстереп, безгә алып килеп саталар. Июнь аенда Казан базарларын айкап чыктым. Пакьстан, Мисырдан алып кайтылган бәрәңге саталар. Кыш буена Израиль редисын ашыйбыз. Без бәрәңге үстерә белмибезме? Беләбез, әмма моның өчен агротехнологияне алыштырырга кирәк.
Мелиорациягә килгәндә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ревизия ясап, мелиорация җиһазларын тикшерде. Вакытында без бу өлкәдә Россиядә беренчеләр рәтендә идек. Ревизия нәтиҗәләре нинди булдымы? Республикадагы мелиорация җиһазларының 90 проценты бары тик фермер хуҗалыкларында гына сакланып калганы ачыкланды. Калганнары урланып беткән, тимер-томырга тапшырылган. Хәзер бу эшкә янә акча бүленде, яңа җиһазлар сатып алынды, алар фермер хуҗалыкларында урнаштырылды, әмма бүленгән акча җитеп бетми.
Гомумән, авыл хуҗалыгына керткән акчаны карасак, чит илләр белән чагыштырганда, без нык калышабыз. Мәсәлән, Европада бер гектарга уртача 365 евро акча бүленә (монда мелиорация дә, ашламасы да керә һ.б.), ә бездә бу 18-20 евро гына. Германия җирләренә фосфор ашламасын кертте, бу эшне 20 ел алдан башкарып куйды. Хәзер 1 гектардан 50 центнер рапс җыялар. Бездә 15-20 центнер да яхшы күрсәткеч санала. Уңыш күләмендә аерма зур бит. Арпа, солы, бодайның 1 гектардан уңышы 100 центнерга кадәр җитә. Германиядә авыл хуҗалыгы продукциясен эре агрохолдинглар түгел, ә фермер хуҗалыклары җитештерә. Һәрбер хуҗалык эшкәрткән җир мәйданы – 31 гектар. Бу ил АКШтан соң дөнья базарында авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча икенче урында тора. Франция фермерларының җирнең мәйданы – 28 гектар, ә Финляндиядә – 13 гектар. Әмма безнең ит, сөт ризыклары Финляндиягә китми, ә без аларныкын сатып алабыз. Нигә булдыра алмыйбыз? Ростов, Ставрополь, Краснодар крайлары, Алтай дөнья базарына чыга. Без әлегә калышабыз. Кеше потенциалын күбрәк кулланмыйча, алар өчен шартлар булдырмыйча алга китешне көтү дөрес түгел.
Фермерлар арасында уникаль шәхесләр бар. Акыл белән һәм күңел салып эш итүчеләргә халык та тартыла! Үзе үстерә, җитештерә, булган кеременә кыйммәтле йортлар, машиналар сатып алмый, ә җитештерүгә кертә. Мәсәлән, Түбән Камада Владимир Аппаков эшли. Җирне ярата торган искиткеч кеше. Шалтыратам: “Хәлләр ничек?”– дим. “Эш тукталды, солярка юк”, – ди. Килешү нигезендә товарын илтеп бирә, ә акчасын түләмиләр, ди. Ул башлыча дәүләт оешмаларына тапшыра. Ә җәйнең көннәре санаулы... Тукай районында Минталип Миңнеханов дөнья стандартларына туры китереп эшләп ята. Иген, бәрәңге үстерә. Су сибү системасын сатып алган, бодайны да су сибеп үстерә! Ходай кушса, бер гектардан 70 центнер уңыш алырга планлаштыра. Акыл белән эш иткәндә зур уңышка ирешеп була, әмма моның өчен агросәясәтнең системалы эшләве дә кирәк.
– Сез гел чит илләрне үрнәк итеп куясыз, әмма түрәләр, район хакимияте башлыклары, фермерлар, тәҗрибә уртаклашыр өчен, Россия буйлап та йөри. Самарага яшелчә үстерү, Чуашстанга эре мал үрчетүне өйрәнү өчен барып кайттылар. Алар эшли белә дип үрнәк итеп, куялар. Бер нәрсә аңлашылмый: без, чыннан да, күршеләр кебек эшли алмыйбызмы соң, бездә алардагы кебек уңай шартлар юкмы, әллә башка сәбәп бармы?
– Кайчакта күршенең тавыгы күркә булып күренә, әмма эш оештыруда, җир кешесенә карата мөнәсәбәтләрдә аерма бар. Шыгырданга Татарстанның район хакимияте башлыклары да барды, алар арасында авыл хуҗалыгы алга киткән район түрәләре дә, эшләре начар булганнары да бар иде. Киләләр, карыйлар, тыңлыйлар, әмма кайткач, күргәнне тормышка ашырмыйлар. Фермерлар, хакимият эшләргә бирми дип, зарлана. Мөмкинлек тудырмыйлар. Баш калкытканны яратмыйлар. Күптән түгел яныма нык бәдәнле өч ир килде, җир эше белән шөгыльләнәсе килә, диләр. Хакимият җир бирми, ничегрәк хәл итәргә, диләр. Шалтыратып сөйләшергә тәкъдим итүемә: “Ходай хакына шалтыратмагыз, хатыннарны эштән чыгарачаклар, балаларга юл куймаячаклар, үчләшәчәкләр”, – диләр. Ә бу район башлыгы Шыгырданга вертолетта барды, сокланып йөрде. Шыгырданда да шул ук һава торышы, хезмәтләре бүленгән, кемдер мал асрый, башка фермер сатып ала, чала, эшкәртә. Бернинди дә киртә юк, хакимият ягыннан да тулы ирек. Безнең түрәләр үзләре үк киртә куялар. Президент Рөстәм Миңнехановның муниципалитет белән эшмәкәрләр, фермерлар арасында эшне җайларга, шартлар булдырырга дигән күрсәтмәсе бар. Тормышка ашармы? Монысы инде барыбызга да кагыла.