25.07.2014 Җәмгыять
Ял итәргә өлгердегезме әле? (Cораштыру)
Россия халкының 49 проценты атна ахырында бирелгән ике көнлек ялны аз дип саный. Халыкның 51 проценты исә атна буе армый-талмый эшләү өчен ике көн дә бик җиткән дигән фикердә. Күптән түгел Работа@mail.ru порталы белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Бу атнада исә татарстанлыларны өч көнлек ял көтә. Тагын бер атнадан җәйнең соңгы ае башлана. Ә сез ял итәргә өлгердегезме әле?
Илгиз Зәйниев, драматург:
– Соңгы арада эш бик тыгыз. Ял итү турында уйларга вакыт та юк.
Төрле чара, бәйрәмнәргә сценарийлар язам. Шуңа күрә яңа әсәрләр иҗат итәргә дә вакыт калмый. Әле күптән түгел генә Болгарның ЮНЕСКОга керүе уңаеннан бәйрәм уздырдык, хәзер “Идел” журналының 1 августта узачак юбилеена әзерләнәбез. Минем әле үзем аралашкан кешеләр арасында рәттән ике көн ял иткән кешене күргәнем юк. Күп дигәндә – бер көн. Ялларны азсынучыларга килгәндә, ике көн урынына өч көн ял бирелсә, атнаның ярты өлеше үткән була бит инде. Шәхсән үзем көн саен эшлим. Режиссер буларак эшем бетсә – актер, актер буларак эшем тәмамланса – педагог, драматург буларак эшем башлана.
Әлфинә ӘзҺәмова, җырчы:
– Җәйге ялым эш белән бергә үрелеп бара. Соңгы арада сентябрь аенда узачак концертларыма әзерләнәм, яңа җырлар яздырам. Дүшәмбе көнне бер җырыма клип төшерә башлыйбыз, Алла боерса. Аны көзгә кадәр тәмамларга исәп. Әле балалар Таиландка ял итәргә китте. Август аенда үзебез дә ял итәргә барырга җыенабыз. Уйлап куйган җиребез бар. Ләкин әлегә кая барачагыбызны кычкырып әйтәсем килми, юкса барып чыкмавы да ихтимал. Безнең эш октябрь аеннан башлап, кыш буе бик тыгыз була. Җәен иркенләп ял итәбез. Башкаларга атна ахырында бирелгән ике көнлек ял исә менә дигән! Бер көн бик аз – бернинди эшкә дә өлгереп булмый. Яллар өч көнгә китсә, артыгы белән була. Кеше ялкаулана башлый.
Рәзинә Сибгатуллина, Нурлат районының 5 нче номерлы “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Бу җәй вакыйгаларга бигрәк бай булды. Күптән түгел мин үземә яңа шөгыль таптым. Кулдан эшләнгән табигый ташлардан дисбеләр, муенса, беләзек, алка кебек бизәнү әйберләре ясыйм. Бу шөгылем аркасында май аенда Волгоград шәһәрендә узган Бөтенроссия, Казан, район Сабантуйларында, Нурлатта узган “Уяв“ бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Әле менә районыбызда шимбә көнне узачак Халыклар дуслыгы бәйрәменә әзерләнеп утырам. Шуңа җәйнең үтеп барганын сизмичә дә калдым. Ял турында уйларга вакыт та юк. Бөтен буш вакытым бакча тирәсендә үтә. Җиләк-җимештән кайнатмалар яптым, кыяр-помидордан кышка салатлар ясыйсы бар. Сентябрь аенда декрет ялым бетә, кызымны балалар бакчасына биреп эшкә чыгам, Алла боерса. Без дә атнасына ике көн ял итәбез. Яз, җәй, көз көннәрендә ял өчен ике көн генә җитми, кышын исә ул күбрәк тоела.
Айваз, “Татар радиосы” ди-джее:
– Җәй уртасына, Ураза аена туры китереп ике атна ял алган идем, бер атна ял иткән кебек булдым. Икенче атнасында түзеп булмый, эшкә чыгасы килә башлады. Минем нәкъ менә атна ахырында ял иткәнем юк. Гадәттә, шул вакытка туйлар, юбилейлар туры килә. Минем эш графигы, гомумән, нормалы түгел. Халык ял иткәндә – эшлим, эшләгәндә азрак ял эләгергә мөмкин. Болай эшләү кыен булса да, күнегелгән инде.
Гөлназ Гатауллина, кибетче (Мамадыш районы, Баскан авылы):
– Кая ул ял итү! Эш тә эш. Әле кибеттәге бүлегебез вакытлыча ябылып торганга гына ял тәтеде. Ял көнем дә эш белән үтә – чия компоты ябарга җыенам. Болай, шәхси эшмәкәрдә эшләгәч, ялны кайчан телим, шунда алам. Атнасына биш көн эшләүчеләргә исә ике көнлек ял бик җиткән.