поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.07.2014 Җәмгыять

Камил Кәримов: “Кечкенә кеше дөньяга сыймый” (+ шәһәр читендәге йортыннан ФОТОрепортаж)

Камил Кәримовның юмор-сатира остасы булуыннан тыш, җирдә казынырга да яратуын күпләр белә. Кечкенәдән үк язучы булырга хыялланса да, иҗатка ул озын, урау юл белән килә. Кулына ныклап каләм алганчы, сигез ел су бораулау бригадасында эшли, бөтен дөньяны айкый. Шул еллар, әдәбият турында сөйләшә-сөйләшә Камил Кәримов белән аның Питрәч районы Татцик авылындагы бакчасына кузгалдык. Татцик Шәле янында урнашкан. Аларны Чаллы юлы гына аерып тора.

– Камил абый, Биектауда Казансу елгасы ярында бик шәп бакчагыз булса да, Татцик авылында зурдан кубып йорт салып ятасыз. Соңгы елларда иҗатыгыз да гөрли, артистлар белән дә эшлисез. Барысына да өлгерергә каян көч аласыз?

– Зур гәүдәле җан иясе ялкау була. Зоопаркка баргач, фил “менә хортумым, менә аягым селкенә”, дигән кебек әкрен генә кыймылдап күрсәтә. Маймыл исә ул арада сиксән төрле “оборот” ясый.  Мин дә җыйнак гәүдәле, хәрәкәтчән кеше һәм шуның белән горурланам. Хәрәкәтләнмәсәм буыннарым авырта башлый, тик тормау яшәтә дә инде. Биектауда бакча алып йорт салу теләге авылда кайтып йөрергә нигез булмаудан туды. Балаларым да авыл яшәешен күреп үссен, дидем. Биектаудагы бакчамда бөтен нәрсәне үз кулым белән эшләдем.
Үзем турында “кечкенә кеше дөньяга сыймый” дигән мәкаль уйлап таптым. Балалар үсте, бакчадагы йортта кысан була башлады. Туган авылым Шәлегә кайтыр идем, мин төпләнмәсен, дип, безнең өйне яндырдылар, нигез калмады, анда хәзер чит кешеләр тора. 1992 елда Татцикта 20 сутый җир кишәрлеге алдым. Улым Рушан белән шунда хәзер йорт салабыз.

– Ни өчен җирне Шәледән алмадыгыз?

– Яңа бирелә торган кишәрлекләр авылдан ерак, юлның тиз генә буласы юк. Карурманга юл кем сала инде? Шуларны уйладым да, Татцикка тукталдым. Яшь чагында анда кызлар кочарга, су коенырга, бөрлегән җыярга, аю камыры ашарга йөри идек. Шунысы кызык: Шәледә мин туып-үскән йорт Совет урамы, 13 йорт адресы буенча урнашса, Татцикта да шул урамда яшибез.

Ир кеше йорт салырга, бала үстерергә һәм агач утыртырга тиеш, диләр. Бу сүзләргә дә төзәтү кертәм. Ир кеше бала түгел, онык үстерергә тиеш. Улымның кызы Алия тугач дөньяның тәмен аңлый башладым.

Мәктәпне бетергәч, укырга керә алмадым. Буровойга киткәнче, урман утырттык. Без утырткан наратлар йорт салырлык агачлар булып үсте. Димәк, өй җиткерер вакыт җиткән. Үземне чын ир итеп тоям.

– Чүкеч тотып эшләү татар язучыларына хас нәрсә түгел кебек...

– Талантлы кеше ялкау булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат – барысы да ялкау, әмма талантлы чукынчыклар. Безнең язучылар, шагыйрьләр арасында талантлы булып күренү өчен ялкауланып йөрүчеләр дә җитәрлек. Мин талантлы түгел, шуңа да өйгә монтер чакырганым юк, электрны да үзем ясыйм, балта эшләрен дә үзем башкарам.

– Кулыгыз эш белү иҗатка комачауламый, димәк?

– Әтисез үскән бала булгач, кешедән ярдәм көтеп яши алмыйм. Бу мине мескенлектән саклый, башкаларга артык ялынмаска өйрәтә.

– Җәй җитсә, районнардан халык су җитми дип шалтырата башлый. Кое казу серләрен белгән кеше буларак әйтегез әле, бездә сусызлык проблемасын хәл итү мөмкинме?

– “Чаян” журналында эшләгәндә миннән ни өчен Татарстан халкы Идел суы эчә дип сорадылар. Алты эре шәһәр үзләренең канализация суын Иделгә агыза һәм без җиденче кала булып шуны эчәбез. Моңа симез борынлы инженерлар гаепле дип язып чыктым. Шуннан соң мине кара “Волга” белән килеп алып, Гвардия урамындагы проект институтына алып киттеләр. Анда мәкаләмә җавап бирү өчен алып барганнар икән. Казанда ике урында – Залесный бистәсе һәм Лаеш ягында җир астында эчәргә яраклы төче су катламнары бар. Шул сулыклардан шәһәргә су җибәрү проектын төзегәннәр, шуны тормышка ашырыр өчен көрәшәләр икән. Әмма монополия ирек бирми ди. Татарстан су өстендә ята. Сусызлык – ясалма проблема һәм аннан котылып булмаячак.

Шулай дөнья хәлләре турында гәпләшә-гәпләшә юл сизелмәде дә, ярты сәгать дигәндә, Камил Кәримовның Татциктагы бакчасында идек инде. Экскурсия ясаганчы, героем бер тын эшләп алды: бер чатта өеп куелган пластик торбалар кисеп, шуларны йөк машинасына төяп җибәрде. Аннары бергә бакчаны әйләнеп чыктык. Камил абыйның теплицасы шәп. Ул аны 40 мең сумга  ясаткан. Анда помидор, борыч, баклажан үстерә. Помидор белән борычның орлыгын алып, үсентеләрен үзе утырта икән. “Безнең борыч бик тәмле, итләч, баллы.  Аны шул килеш ашыйм”, – диде ул. Язучыга Питрәч ала каргалары тынгы бирми икән, алар шултикле әрсез ди, кыяр түтәлендәге тиресне актарып, ашарга суалчан эзлиләр икән. Камил абыйның тапкырлыгы җитәрлек: кыяр түтәлен кояш нурлары, яңгыр үткәрә торган махсус ак чүпрәк белән каплап куйган. Җиләкне кош-корттан саклау өчен вак челтәр япкан.

– Камил абый, кайтканыгызны капка төбендә көтеп торалар. Әллә монда сирәк буласызмы?

– Клара белән һәр атна җомга кич китеп, дүшәмбе иртән кайтабыз.  Хатыным янәшәдә булмаса яза алмыйм. Үзем генә кунып карадым – күңелсез. Ялгызлыкны авыр кичерәм, колак чыңлый башлый. Ике сәгать саен “әү” дип кычкырып торырга кирәк миңа.

– Машина белән кайтасызмы?

– Әйе. Сигез ел чамасы “шестерка”да йөргәч, өч ел элек “Форд Фокус” машинасы алдым. Шуның белән җилдерәм генә.

– Бакчада кем эшли?

– Туктатмасаң, Клара егылганчы эшли. Мин дә иртәнге алтыда ук чыгам, караңгы төшеп беткәч кенә керәм. Газ тоташтырганда канау казып, сигез килога ябыккан идем.

– Җирне 1992дә алдым, дидегез. Йортны кайчан сала башладыгыз?

– Төзелешкә җир алуга әкренләп керештем инде. Башта бура, соңрак кирпеч юнәттем. Юбилеема Питрәч районы халкы исеменнән хакимият кирпеч бүләк итте. “Ат бирәбез”, – дигәннәр иде. “Өч бүлмәле фатирга ат сыймас, әрәм булыр”, – дигәч, өй салганны белеп, кирпеч китерделәр. Бурасын Питрәч турында китапны язып алдым. Бу йортны бик озак салдым. Улым Рушан эшли башлагач кына төзелеш худка китте, бөтен акчасын ул шунда кертә.  

– Биектаудагы бакчагызны нишләтергә уйлыйсыз?

– Баштагы мәлне монда кайтып эшлибез, пычранып бетәбез һәм Биектауга мунча керергә китә идек. Алай йөрү ардыра. Шуннан соң мунча салдык. Биектаудагы бакчага хәзер гаиләсе белән кызым барып йөри.

– Йортның проектын кем сызды?

– Рушан белән икәү уйладык. Башта катыргыдан кечерәйтелгән моделен ясадык.

– Улыгыз бөтен эшләгән акчасын бу йортка керткәч, киләчәктә монда кем яшәячәк соң?

– Менә быел тест режимында яшәп карыйбыз әле. Улыбызның бездән аерыласы килми. Ул гаилә җанлы егет, безгә тартыла. Тфү-тфү, киленнең дә канәгатьсезлек белдергәне юк. Алар яратышып өйләнеште, бер сүздә булырлар дип уйлыйм.

– Суны каян аласыз?

– Элек бергә эшләгән егетләрне чакыртып, кое бораулаттым. Алар эшләгәндә карап, яшь чакларны искә төшереп, кызыгып утырдым. Су 32 метр тирәнлектән менә.

– Алмагачларыгыз матур булып үсеп килә. Нинди сортлар утырттыгыз?

– Калай койма ясаганчы, бакчаны челтәр белән әйләндереп алган идек. Кыш көне шуның астыннан куяннар кереп, алмагачларны кыркып чыктылар. Бу хәл биш-алты ел рәттән кабатланды. Койма ясагач, куяннар керә алмый, алмагачлар да күтәрелеп китте. Узган ел монда бер ай чамасы төзүче егетләр эшләде. Алманы өлгереп җиткәнче ашап бетерделәр, нинди сорт икәнен белми калдык. Быел инде белербез, дим.

Камил абыйның эшләп ябыгасы алда әле. Рушан киләчәктә бакчада балык үрчетү өчен күл ясарга хыяллана ди. Аның өчен бер өем таш алып кайтып аударганнар. Камил абый шулар арасыннан йомрыларын җыеп, бер читкә өеп бара. Әлегә улы күлдән тотып алып кайткан балыклар сулы мичкәдә яшәп тора. Балык өйдә дә булачак. Аның өчен 850 литрлы аквариум куйганнар. Су салгач, идән сыгылып төшмәсен өчен өрлекне ныгытырга кирәк ди. Аңа каршы гына камин ясарга уйлыйлар.

 – Камил абый, йортыгыз бигрәк зур. Һәр бүлмә саен кондиционер, ике катта да бәдрәф, юыну бүлмәсе. Башта ук шулай итеп төзергә планлаштырган идегезме?

– Юк. Рушан күреп кайта да, әйдә, эшлик дип тотына. Менә җәйге терасса уйлады. Хәзер кайдадыр “шашлычный” күргән. Шуны ясарга хыяллана... Шушы йортның рәхәтен күреп яшәргә иде инде бераз.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9


Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ --- | 24.07.2014
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»