|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2014 Мәдәният
«Иске Казанда милли моңнар»17 августта “Ярдәм” милли ислам хәйрия һәм “Бәхетле дөнья» фондлары Биектау районы Камай авылындагы “Иске Казан дәүләт музей тыюлыгында” “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия концертын оештыра. Иске Казанда мондый чара беренче тапкыр уза һәм ул Россиядә мәдәният һәм тарих елына багышлана. “Милли моңнар” бәйрәменең максаты – яшь һәм өлкән буыннарга Татарстандагы тарихи, милләтебез кадерде булган урыннар белән таныштыру һәм популярлаштыру. “Иске Казан” комплексы шундый тарихи урыннарның берсе. Моннан кала, Иске Казанда танылган татар җырчылары башкаруында милли моңнар тыңлап булачак. Чараны оештыручылар татар мәдәниятенең зур байлыгы булган татар моңын яңа буынга тапшыру бурычын куя. Чөнки хәйрия концертында тавышы булган, халык җырларын белгән профессионал җырчылар чыгыш ясыячак! Махсус кунакларның берсе , "Тавыш" ("Голос") проекты лауреаты - Эльмира Кәлимуллинна. Шулай ук янәдән ачылган "ТәртипFM"ның эфирында яңгыраган танылган, хәзер инде онытыла баручы Искәндәр Биктаһиров, Рафаэль Сәхәбиев, Газинур Фәрухшин, Дәниф Шәрәфетдинов кебек җырчылар да Иске Казанның сәхнә түрендә булачак. Моң бәйрәмен "Тәртип" радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова һәм Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барачак.
|
Иң күп укылган
|