|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2014 Җәмгыять
Гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләмәячәкбезТатарстанның күпкатлы йортларында яшәүчеләр июль аеннан башлап гомумйорт ихтыяҗлары өчен (ОДН) акча түләмәячәк. 14 июльдә республиканың Министрлар Кабинеты шул турыдагы документны имзалады. Узган елның 28 декабрендә республикада “Күпкатлы торак йорт эчендә кулланылган электр энергиясе, салкын һәм кайнар су чыгымнарын билгеләү” турында карар кабул ителгән иде. Аның нигезендә “гомумйорт ихтыяҗлары” өчен түләүләрне махсус исәпләү җиһазлары урнаштырылмаган фатирларга бүлеп түләтә башладылар. Бу республика халкында зур ризасызлык уятты. Алар Татарстан прокуратурасына әлеге яңа кагыйдәләрнең Россия торак кодексына туры килмәве турында белдереп, шикаятьләр яудыра башлады.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|