|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2008 Матбугат
«КӘЕФ НИЧЕК?»ТӘН ИКЕ ЯҢАЛЫК: САЙТЛАРЫ АЧЫЛДЫ ҺӘМ «НИВА» УЙНАТАЛАР«Кәеф ничек?» газетасының шушы көннәрдә сайты ачылды. Хәзер барлык битләре төсле булган газетаны интернет аша да укып булачак. Ә ярты елга язылсаң, "Нива" машинасын отып куюың бар. Яңа санның язмалары һәм фотолары сайтка эленгәндә газета әле киоскларга таралмаган, язылучыларның почта әрҗәләренә салынмаган була. Шуңа да яңалыкларны иң беренчеләрдән булып компьютер мониторында карап чыгу бик уңайлы. "Кәеф ничек?"нең баш мөхәррире Эльвира Гарипова әйтүенчә, сайтны даими рәвештә яңартып барырга исәплиләр. Башка газеталарныкы кебек башланган һәм ташланган эш булмасын иде. Сайтта газета рубрикаларыннан тыш башка файдалы мәгълүмат та бирелгән. Мәсәлән, валюта курслары һәм һава торышы. Хәтта Мамадыш погодасын да табарга мөмкин. "Кәеф ничек?" сайтының адресы www.kaefnichek.ru Ә бүләкләр уйнатуга "Кәеф ничек?" бу юлы зурдан кубып тотынган. Моңарчы "Акчарлак" кына үз әбүнәчеләре арасында машина уйнатып шаккаттыра иде. Хәзер менә "кәефлеләр" "Нива" уйната. Моннан тыш башка кыйммәтле бүләкләре дә бар.
--- |
Иң күп укылган
|