|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Милләт
ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА: “ТАТАРДА ЯШЬ ЛИДЕРЛАР БАР!”Йолдыз Миңнуллина Казанда туып-үскән. Шәһәр баласы булса да, милли мохиттә яшәргә тырыша. Быел КДУның татар әдәбияты һәм тарихы факультетын тәмамлый. Укуын “Ялкын” журналындагы эше белән үреп бара. Аны татар театрында, әдәби кичәләр, концертлар, татар яшьләре тусланган урыннарда очратып була. Йолдыз башкаларга охшамаган. Аның кыяфәтенә күз салсаң, бер дә татар кызы дип әйтмәссең. Заманча киенгән, фикер йөрткән кеше ул. Йолдыз шигырьләр яза. Алар гади түгел. Темасы да еш кына шәһәр тормышы белән бәйле, урбанизацияләнгән татар кешесенең күңел халәте турында. Шигырьләренә мөкиббән киткән егет-кызлар интернетта Йолдыз Миңнуллина иҗаты фанатлары дип исемләнгән төркем оештырып аралашалар. Яшьләр, туслану урыннарында да аңа бар ишекләр ачык, килсен, шигырьләрен укысын, диләр. Әсәрләре өчен Йолдызны даһи дип атаучылар да юк түгел. Татар әдәбиятының киләчәге дип өметләнүчеләр шактый. — Йолдыз, сиңа татар тормышында кайнау кызыкмы? Гадәттә, шәһәр балалары миллилектән читтә тора. — Миндә бервакытта да “Ни өчен миңа татар теле кирәк?” дигән сорау туганы булмады. Татар колбасы астында үстем. Әти-әнием татар, даирәм дә татар булды. Аралашкан кешеләрем арасында урыслар юк диярлек. Милли үзаң уяну, бәлки, “Сәләт”тән киләдер. Һичшиксез, беренче чиратта моңа гаиләдә орлык салына, ләкин шытып чыгу аралашу даирәсеннән тора. “Сәләт”тә талант ачылу, шәхес буларак формалашудан тыш фикердәшләр очратасың. Синең кебек уйлаучы, бер юнәлештә фикер йөртүче кешеләр белән танышу, табу зур нәрсә. “Сәләт”кә эләкмәсәм, бәлки, әдәбиятны түгел, ә театрны сайлаган булыр идем. “Сәләт” мине үземне табарга булышты, әдәбият юнәлешендә иҗат итәргә этәрде. — Шигырьләрең башкалардан аерылып тора. Традицион сагыну, туган авыл, мәхәббәт турында түгел әсәрләрең. Аннары җөмлә төзелешләре дә үзгә. — Иҗат — бүтәннәрдән аерылып торырга тырышудыр. Башкаларга охшау плагиат санала. Кемнедер кабатлап яза икән кеше, аның үз йөзе була алмый. Иҗат җимешләрем халыкчан түгел. Бәлки, укырга гадәтләнгән шигырьләрдән аермалы музыкальлек юктыр аларда. Башымда уй туа бара, мин аны шулай терким. Болай язуыма укыган әсәрләр тәэсир итми калмый, әлбәттә. Такташ, Маяковский, Бродский — болар башлангыч чорда йотлыгып укыган авторларым. Аларның әсәрләре хисендә үземнең ритмика формалаша. Гомумән, нәрсәдер тыңлыйм икән, күңелдә ритм барлыкка килә, ул язылып бара. Мәсәлән, III курста Сартрның “Тошнота”сын укыдым. Укыйм, аннары төшемдә шундагы ритм белән сөйләшә башлыйм, күңелдә үзең иҗат итеп бетерәсең ул китапны. Укыган әсәрләр аңны формалаштыра. — Шигырь — ул хис, диләр. Кеше хисләнә, нидер кичерә һәм шуны рифмага сала. Ә синең шигырьләреңдә — фикер. Гомумән, бүгенге көндә онытылган татар сүзләрен кулланып язасың. — Минем өчен шигырь — ул мәгълүмат. Нинди фикер әйтергә телим, шуны язам. Кеше хисси информация җиткерсә, аның әсәре башкачарак килеп чыга, әлбәттә. Махсус уйлап язмыйм. Мине борчыган әйберләр бар, аларның чишелешен эзлим, уйларым шигырьгә агылып чыга. Иске сүзләр кулланганга күрә, мине, бәлки, сүзлек ачып шигырь яза дип уйлыйлардыр. Юк, алай түгел. Сүзлек актарып утырырга яратам анысы, яңа сүзләргә тап булам, аларны өйрәнәм, истә калдырам. Аннары филологлар гаиләсендә туып-үскән, татар теле һәм әдәбияты факультетында укыган кеше буларак, андый сүзләр колакка керми калмый. Шигырьнең көе бар һәм син нәкъ шул сүз кирәклеген төшенәсең. Алар ничек барлыкка килгәнен дә аңлата алмыйм. — Йолдыз, бүген кемне генә алма, шигырь иҗат итә. Яшьләр арасында проза әсәрләре язучылар бик аз. Шигърияттән генә торган әдәбиятны “үлгән әдәбият” дип әйтәләр. Син моның белән килешәсеңме? — Килешмим. Поэзия ул һәрвакыт беренче булган. Прозаның тарихы аныкы кебек бай түгел. Проза әсәрләре булмау — әдәбият үлеменең күрсәткече түгел. Барысы да периодлар белән бара. Кайчакта әдәбиятта поэзия алга чыга, башка вакытта проза. Ул шигърияттән үсә башлый. Бүген шигырь язучыларның барысы да поэзиядә калачак дигән сүз түгел. Минемчә, поэзия белән шөгыльләнү киләчәктә прозаның сыйфатын яхшыртуга илтәчәк. Вакыт узу белән бүгенге шагыйрьләр прозага күчсәләр, аларның теле дә, реаль тормышка карашы да, фикер йөртүе дә башкача булачак. Әсәр тулырак, катламлырак килеп чыгачак. Гади укучы өчен дә, белемле кешегә дә, интеллектуалга да юнәлтелгән булачак ул. Бүген, мәсәлән, китап кибетенә керсәң, киштәләр урыс китаплары белән тулган. Аларның күбесе киң катлау халыкка юнәлтелгән проза әсәрләре яисә элитар әдәбият. Ә поэзия юк. Бөтен кибеттә бары тик бер-ике киштә генә поэзиягә бүленеп бирелгән. Анда да көмеш гасыр әдәбияты әсәрләре. Бүгенге көндә иҗат иткән бер унлап урыс шагыйре җыеламы-юкмы. — Татарча кызыклы проза әсәрләре булмау белән без оттырабызмы? — Алгарыш бара, прозага телебезне чарлыйбыз. Поэзия дә, проза да үсәргә тиеш. Бүген без бары тик бер этап кына кичерәбез. Поэзия булу — уңай күрсәткеч. Ул да булмаса нишләр идек?! Берни булмау белән чагыштырганда нидер барлык яхшы күренеш. Иң мөһиме — без бер урында таптанмыйбыз. Әгәр дә тулы канлы поэзия белән шөгыльләнү бар икән, киләчәккә өмет белән карыйм. — Ә син шул ук кибетләрдә үзеңә ошаган татар әсәрләрен таба аласыңмы? — Дөресен әйткәндә, татар әдәбиятын әллә ни укымыйм. Миңа тар ул кысаларда. Күтәрелгән темалар кызык түгел. Татар әсәрләрен укыганда бу инде дөнья әдәбиятында күптән әйтелгән фикер дигән нәтиҗәгә киләм. Үземне гаҗәпләндерерлек идеяләр, рухи азык таба алмыйм мин анда. Менә татар альтернатив музыкасын алыйк. Ул бар, үсә, яхшы күренеш. Шул ук вакытта аның дөньякүләм дәрәҗәсендә сыйфатлы булмавын беләбез. Ләкин без аның барлыгына куанабыз, үсешенә ярдәм итәргә тырышабыз. Татар әдәбияты да шулай ук. Әйе, ул идеаль түгел, тик үсештә. Татар әдәбияты ниндидер юнәлеш алган, ләкин ул әлегә алмаз түгел, барысын да кызыктырырлык итеп ялтырамый. Ләкин без күңел, эш, гамәл белән аның камилләшүенә өлеш кертергә тиеш. Үзем XX гасыр башы әдәбиятын хөрмәт итәм. Аны тын да алмыйча, кат-кат укый алам. Дәрдемәндне бик яратам. Кайчакта урамда барганда аның ниндидер җөмләсе искә төшә, башымда бөтерелә башлый, аннары “Карале, ничек шәп әйткән бит бу?!” дип шаккатып куям. Тукай да шулай ук, бер фраза белән шулкадәр тирән фикер әйтә, аның даһилыгына тагын бер кат инанасың. Бүгенге иҗатчылар арасыннан Роберт Әхмәтҗан, Мөдәррис Әгъламны исем-акылым китеп укыйм. — Бүген яшьләрне татар китабын укырга җәлеп итәрлек массалы әдәбият юк, диләр. Урысларда төрле жанрда язылган нинди генә китапны алма, һәр катлам кешесенә юнәлтелгән әсәрләр тәкъдим ителгән. — Татарча массалы әдәбият яшьләрне җәлеп итәдер дип уйламыйм. Татар укучысы урыс телен яхшы белә, үз теләгәнен ул урысча да укый ала. Мондый түбән конкурентлык безгә кирәкми дип саныйм. Сыйфатсыз әсәрләр урыста да тулып ята. Язучы Аксенов белән очрашуда урыс әдәбиятында роман жанрының үлеп баруы турында сүз булды. Безне массалы әдәбият басты, дип зарландылар. Барлык катлам кешеләренең укуы мөһим түгел, дип әйттеләр. Аерым интеллектуаллар бар икән, без алар өчен эшләргә тиеш, диде язучы. Минемчә, әсәрләр азрак булган саен яхшырак. Безгә китапларның сыйфат ягын кайгыртырга, элитар әдәбиятка күбрәк игътибар бирергә кирәк. Ә кеше башка әйбердән ләззәт алырга тели икән, ул аны ничек тә булса эзләп табачак һәм нинди телдә укуы мөһим түгел. — Ә татарлыкны саклау? Татар мәдәниятен үстерү, аңа яшьләрне тарту? — Түбән жанрлар — мәдәният түгел. Ул популяр булсын, ләкин түбәнлеккә төшмәсен. Ә татарлыкка җәлеп итү аерым пассионар кешеләрдән тора. Халык барыбер кемгәдер иярә, аннан үрнәк ала. Берәү артыннан ун кеше барса да яхшы. Ун лидер булса да, зур көч тәшкил итәчәк. Бүген үзе артыннан ияртә алырлык, лидерлык сыйфатлары булган татар яшьләре бар. Мисалга “Сәләт”не китерү дә җитә. Анда яшьләр лидерлык мәктәбен үтә. Шуннан үсеп чыгучы кешеләр төрле өлкәдә эшләсәләр дә, аларда милли үзаң бик көчле. Ныклы рухлы шәхесләр күп татарда. Бүген милләт дип янып йөрүчеләр арасында фәнгә кереп китүче яшьләр бар, юристлар, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр, дипломатлар шактый. XX йөз башында шулай ук татарның элитар катламы булган. Ул вакытта милләт язмышын язучы-мәгърифәтчеләр генә түгел, ә эшмәкәрләр дә хәл иткән. Төрле өлкәләрдән булса да, бер идея белән тупланганнар. Бүген дә шундый ук көч формалашырга мөмкин. — Яшьләр журналында эшләүче кеше буларак, татар журналистикасына бәя бирә аласыңмы? — Сан, күләм ягыннан татар газеталары күп, ләкин аларның күбесе бертөрле, бер-берсен кабатлаучы басмалар. Бер үк темалар языла, бер-берсеннән күчермә кебек. Тел ярлылыгы да сизелә. Бүгенге матбугат укучының күңелен ачар өчен генә яраклы. Ниндидер зур проблемалар күтәргән газеталар аз. Юк әйбер белән шөгыльләнү күзәтелә. Безнең журналистлар ниндидер спектакль, концерт карап кайта да, шуны газетага яза. Тамашаларны тәнкыйтьләү — күпчелек журналистның яраткан эше. Тәнкыйть итүдән нәрсә үзгәрә, әгәр язучы чыгу юлларын күрсәтми икән?! Файдасы юк аның, фәлән концертка бардым, миңа ошамады, болай булырга тиеш түгел дип әйтү буш сүз белән шөгыльләнү, минемчә. — Синеңчә, заман татар кешесе нинди? — Мин аларны берничә төргә бүләм. Беренчесе — оптимист-романтик. Кыяфәте заманча, ул милләт өчен нидер эшли, һичьюгында эшлим дип ышана, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Милләтнең киләчәгенә өмет белән карый. Андый кешеләрне сөйләгәндә күз алдыма Раил Өметбаев килеп баса. Икенче төр — пессимист-романтик. Ул милләт юнәлешендә нидер эшли, ләкин барлык әйбергә тәнкыйть аша карый, башкарган эшенең мәгънәсен күрми, бар нәрсәне тамыры белән өзә, киләчәккә өмет итми. Өченче төр — ул татар теоретиклары. Фәлән эшне башкарырга кирәк, аңа без фәлән вакытта, фәлән очракта ирешәчәкбез, ләкин бу мөмкинлекләр барыбер булмаячак, максатлар тормышка ашмаячак, диләр. Миңа беренчеләре күбрәк ошый. Нидер эшләргә кирәк, барыбер нәтиҗәсе булачак. Һәр кеше кечкенә генә бер әйбер башкарса да, без глобаль нәтиҗәгә ирешәчәкбез.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|