поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 

Язмалар

01.07.2008 Матбугат
"АЛТЫН КАЛӘМ"НӘН ФОТОРЕПОРТАЖ
“Борис Полевой” теплоходы үз бортында янә яшь каләмчеләрне җыйды. Фестиваль инде унөченче тапкыр үткәрелә. Быел иң төп тематика да 2013 елгы Универсиадага һәм Гаилә елына багышланган иде. Өч көн дәвамында яшь журналистлар татар, рус телендәге газета-журнал басмалары, радио һәм видео продуктлар әзерләде. Өстәвенә, Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә дә булырга өлгерделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге фестивальдә Татарстан басмаларыннан тыш, Мәскәү журналистларының да катнашуы, “каләм”нең дәрәҗәсен тагын да үстерде дияргә була. Җиңүчеләргә килгәндә исә, Гран-при һәм шул ук вакытта журфакка керү хокукын Ксения Витовская белән Ләйсән Фәтхетдинова яулады. Котлыйбыз! Моннан тыш, күп кенә номинацияләрдә җиңгән укучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Иң мөһиме, ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова әйтүенчә, бүләкләү тантанасыннан соң күз яшьләре җиңүчеләр күзеннән генә түгелгән.
Караулар (4831)
Алмаз ГАФИЯТОВ | Матбугат.ру
01.07.2008 Җәмгыять
"ТӨНГЕ КҮБӘЛӘКЛӘР" ҮРЧИ ТОРА, Ә БЕЗ ҺАМАН КҮЗ ЙОМАРГА МАТАШАБЫЗ
Гонорея белән авыручылар саны буенча Татарстанда Түбән Кама беренче урында. Мин килгәндә тире-венерология авырулары диспансеры по­ликлиникасы мөдире Лениза Гайнуллина бүлмәсендә яшь кенә бер кыз утыра иде. Алга таба без аны Оля дип атарбыз (язмада кызларның исемнәре үзгәртеп бирелә). Лениза Фәизовна паспорты да, полисы да булмаган бу кызны (бердәнбер документы – авыл җирлегеннән алынган белешмә) диспансер исәбенә дәвалаулары хакында сөйләде. Мәҗбүри медицина иминияте буенча эшләргә керешкән диспансерда бушлай дәвалану өчен хәзер полисың да, паспортың да булырга тиеш. Юк икән, акча түләргә кирәк. Бу диспансер җитәкчелеген борчуга төшерә, чөнки йогышлы авыру йоктыручыларны дәвалауга тарту әле болай да җиңел түгел. Ә түләү турында сүз кузгатсаң, борылып чыгып китүләрен һәм чир таратуларын дәвам итәселәрен көт тә тор. Шуңа да диспансер түләүле хезмәт күрсәтелә торган косметология һ.б. бүлекләр ачарга мәҗбүр булган. Шулардан кергән акчаны Оля шикелле паспортсыз, полиссыз авыруларны дәвалауга тоталар.
Караулар (3475)
Фирая МОРАТОВА | Ватаным Татарстан
30.06.2008 Җәмгыять
САБАНТУЙ... = ЗООПАРК
«Хатын-кызлар көрәше башланды!» – диде бер абзый янәшәсендәге дустына. Алар ыргылган якка мин дә юнәлдем. Мәйдан уртасында әзмәвердәй хатыннар бил алыша. Әлбәттә, кыланмышлары көрәшчеләргә охшамаган. Берсе сөлгене урап тоткан да икенчесен биленнән күтәрмәкче була, барып кына чыкмый. Тартышалар, йолкышалар, маңгайларыннан тир ага, юк кына бит, әүмәкләшә торгач, кычкыра-кычкыра бер-берсенең өстенә килеп төшәләр. «Көрәшә белми» дип туп-туры әйтүчеләр дә булды, ә шулай да икенче партиядә чыгучы хатын-кызлар барыбызны да гаҗәпләндерде, үз һөнәрләренең остасы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора! Тамашачы барысына да сызгыра! Мәйданда утыручы халык, барлык күзәнәкләре белән бирелеп, хатын-кызлар көрәшен күзәтә. Билләһи, ир-атлар бил алышуын алай карамадылар. Әйе, син нәрсә, мондый «зрелищены» калдыралар димени? Ярый әле: «Әйдә, манчы, әйдә, кирәген бир» дип кычкырмыйлар.
Караулар (4132)
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ | Безнең гәҗит
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы