поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 

Язмалар

25.08.2008 Шоу-бизнес
АЛМАЗ МИРГАЯЗОВ: “...ӨМЕТСЕЗ ЭШКӘ ТОТЫНМЫЙБЫЗ”
Арттыру да, мактау да түгел, ләкин Казанда “Татар радиосы” – иң популяры. Аны эш урынында, такси, машинада, хуҗабикәләр аш-су бүлмәсендә дә тыңлыйлар. Радио хезмәткәрләре сүзләре белән әйтсәң, ул – “фоновое” радио. Яшьләр дә үз итә аны. Алар кебек заманча технологияләр кулланып төрле чаралар, бәйрәм-концертлар оештыручылар юк диярлек. Рейтингы шактый зур радионың, шуңа да үз-үзен тәэмин итә ала. Иң беренчеләрдән булып алар интернет челтәрендә дә эшли башлап, төрле илләрдәге татарларны үзләренә җәлеп итте. Моңа кадәр төп конкурентлары “Яңа гасыр”дан аермалы буларак, “Татар радиосы” Казан кысалары белән чикләнде, хәзер исә алар эфир сигналларын Татарстанның башка шәһәр-районнарына да җиткерә башлады. Ләкин моңа карамастан, “Татар радиосы” эшчәнлегенә, аның алып баручыларына дәгъвалар, тәнкыйть сүзләре баштан ашкан. Радио директоры Алмаз Миргаязов безнең сорауларга җавап бирде.
Караулар (4462)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | Ирек мәйданы
24.08.2008 Язмыш
«81НЧЕ ОНЫГЫМНЫ КӨТӘМ»
Йөзеннән сафлык, күңеленнән иман нуры бөркелгән Рәшидә абыстай Исхакый белән очрашып сөйләшкәч, гомер көзенә якынлашканда да яфракларын горур җилфердәтеп, төпкә тирән киткән тамырларында нык торучы юан кәүсәле, матурлыгы, тазалыгы белән әллә каян үзенә тартып торган илаһи агачка тиңләдем бу ак әбине. Гади үсемлеккә түгел, ә менә гомере буе кешеләрне бәрәкәтле җимешләре белән туендыручы, сихәтләндерүче, аларга рухи азык өләшүче хикмәтле агачны хәтерләтте көләч йөзле, җитез хәрәкәтле, җор телле өлкән мөслимә. Юкка гына абыстайларның иң асылы, иң тәҗрибәлесе саналмый икән адашым. Бәхет ачкычын иманлы булып яшәүдән, балаларын һәм шәкертләрен дөрес тәрбия кылудан тапкан бу мөхтәрәм шәхес гомере буе башкаларга да шушы хакыйкатьне аңлату, ялгыш юлга тайпылганнарны, адашканнарны туры юлга чыгаруда изге гамәлләр кылып яши. Ул Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйны тәрбияләп үстергән ана да.
Караулар (4673)
Рәшидә АХМИРОВА | Ирек мәйданы
22.08.2008 Дин
ТӨМӘНГӘ НАМАЗ УКЫЙ ТОРГАН КӘЛӘШ КИРӘК
Соңгы араларда, мөслимәләрне, яулык япкан кызларны эшкә алмыйлар, дигән сүзләр үз арабызда, радио-телевидениедән дә еш ишетелә, матбугатта да язмалар күренә. 2 август санында басылган "Үги кыз, яки мөслимәләргә эшкә урнашуы җиңелме?" дигән язма инде күптән күңелемдә тупланып килгән күзәтүләремә, фикерләремә бер этәргеч булды. Тоталар да: "Мөслимәләрне эшкә алмыйлар", – диләр. Бу язмада да университет тәмамлаган Гөлназ туташ эш эзләп йөргән. Бер урында аңа: "Кеше куркытып йөрисез", – дигәннәр. Газетада мәкаләнең нәкъ уртасында чыннан да кеше куркыта торган мөслимәләрнең рәсемнәрен биргәннәр. Дөрестән дә, соңгы арада Казан урамнарында җирдән сөйрәтеп караңгы итәк, куфта (кофта түгел) кигән, караңгы төстәге яулык ябынып ияк астыннан булавка белән эләктереп куйган кызлар, янәсе мөслимәләр еш очрый.
Караулар (4512)
Фәния ХУҖӘХМӘТ | Ватаным Татарстан
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы