поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 

Матбугат.ру коймасы

№42510 / 15.02.2015 16:45:34

Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләр” әсәре дә революциягә кадәр булган татар авылының да, шәһәрдәге татарның да, Төркиягә күчеп киткәннәренекен дә тасфирлый. Тәһлил вакытында акча эшләп кала алган Сафа да, фәкир булса да, беренче хатыны Саҗидә яшь хатынга өйләндергән Сафа энесе дә татар тормышыннан.

№42509 / 15.02.2015 16:31:33

Соры корт,
Гомәр Бәшировның бу бердәнбер пропаганда кагылмаган әсәре. "Җидегәнен" укымадым, анысы ничектер.Фатих Хөснинең исә, аннан аермалы буларак, ялгышсам филологлар төзәтер, бер әсәрендә дә пропаганда юк.

Тимерчелекне тыйганнар, Соры. Тимерчелекне! 1552 елдан...Агач, пыяла, тәгәрәмч, арба... болар барысы татарда бар иде.Әти беләсеңме ничек сайлый иде чана табаннарын. Урманнан узганда агач башында иде күзе. Таба, билге куеп китә. Аннан икенче узганда чабып, кисеп алып кайта.Ул бит аны кемнәндер өйрәнгән. кызганыч, мин туганда бабам юк иде инде...

№42508 / 15.02.2015 16:15:15

Иркә
Чынлыкта Гомәр Бәшировның "Туган ягым яшел бишек" романын татар совет әдәбияте дип булмый. Совет власты прокуроры язган булса да, романда агитация юк... диярлек. Дөресрәге, таланты язучы язганга күреп тә булмый. Шолоховның "Тын Донын" ул яктан күпкә кайтыш, "тәрбиче" роман... Белмим, кемгә кай ягы белән якындыр, минем үземә, бабыкайлардан гына иштеп белгән, әле чит гореф-гадәтләр белән буталмаган, революциягә кадәр булган татар халкы тормышын арттырмый-киметми бирүе белән кадерле.
Юк исә, күп җирдә, татарлар һөнәрчелек белән шөгелләнмәгән, һөнәрчелек тыелган булган дияргә яраталар. Ә романда, үсмер Гөмәр, әтисеннән калган алмазны чиста чүрәккә төреп, күрше авылга килеп керүгә:
-Чей сын? Бәшир сын. Стекло куясын?- дип каршы ала урыс агасы. Чит авыл халкы үсмер улына хәтле пыяла куюны ышанып тапшыра икән, начар һөнәрче булмаган инде татар...

№42507 / 15.02.2015 16:01:17

Юк, ул тавыш биргәндә ниди тулы адреслар, телефоннар сорау соң...Мин тавыш бирү түгел, личный данныйлар җыю дип аңладым.

№42506 / 15.02.2015 14:19:42

Көчле язылган 42504)))

№42505 / 15.02.2015 13:57:14

42504)) рәхмәт үзе. Матур язылган.
Эротика бит ярсына алмыйча интегүчеләргә)))Яки ярсу чыкса, виртуаль канәгатьләнүдер, анысын әйтә алмыйм))) Минем андый проблемалар юк.

Без бит кай төшебез авырта, шул турыда язабыз...

№42504 / 15.02.2015 13:44:34

Төнге кунак.

"Шушы төннең бердән бер хуҗасы -
Мин!" дигәндәй күктә ай тулды.

Төннең серле тынычлыгын бозып
Әкерен генә ишек ачылды...

Йомшак юрган, мамык ак мендәрләр
Бу кунакны ахыры таныды.
Затлы ефәк белән уралган сын
Кунак муенына сарылды.

Бәяләде микән төнге кунак 
Ефәк күлмәкләрнең бәһасын?...
Кискен бер хәрәкәт - һәм анадан
Тума калды серле сылу сын.

Кайнар сулышлары белән кызның
Шәрә җилкәләрен пешерде,
Һәм җай гына кулларына алып 
Йомшак ак мендәргә төшерде.

Тәкатьсездән азган иреннәре 
Зәм-зәм чишмәләре эзләпме,
Тәне буйлап сәяхәткә чыкты
Соңгы чиккә китереп теләкне.

Кызның тәне ярсып сулкылдады,
Ләззәт таләп итеп шашынды.
Күбәләктәй лепелдәгән саны
Сөю бәлзәменнән ташыды...

Сылу сыны, мәргән җәяседәй
Соң чигенә хәтле киерелде...
Һәм назланып, төнге кунагының,
Азгын теләгенә бирелде...

Җирне күчәреннән чыгарырдай, 
Тыелгысыз, тиңсез көч белән,
Изде төнге кунак татлы тәнне.
Әйтерсең лә соңгы төн дигән...

Әйтерсең лә мондый ярсу хисе
Күктән иңгән соңгы мөмкинлек-
Шашып-шашып кызны иркәләде
Назлар биреп тагын мең төнлек.

Тәненең иң серле нокталары, 
Кызны тәмам хуштан яздырып,
Ничә тапкыр ташып шартладылар
Бар җиһанны буп-буш калдырып...

Ирлек көче, назы ташып торган
Дәртле тәннең бетте түземе,
Һәм эрегән ләззәт касәсенә
Кайнар нектар булып түгелде...



Сыгып ташлагандай сылу гәүдә,
Түзә алмый назлы изрәүгә,
Тирән йокы диңгезенә чумды
Башын мендәренә терәүгә...

Түп түгәрәк булып тулган айның
Тәрәзәдән йөзе күренде.
Бу сөюдән тәмам әсәренгән -
Әрсезләнеп эчкә үрелде,
Һәм хуҗасыз калган йомшак тәнгә, 
Көмеш нуры белән кагылды...

Төннең серле тынычлыгын бозып
Әкерен генә ишек ябылды...

А. Б.











№42503 / 15.02.2015 13:26:04

" Тормыш турында язалар, тормыш катлаулы ул."

Тормыш ул һәр кешенеке -үзенчә.Әлбәттә, аны кыргыйларча яшәсәң, катлауландырып була.

Ә кешеләрчә яшәсәң, тормыш, яшәү - гүзәл!!!
Аны тоя белеп яшәү - бәхет!

Монда берсе бик матур әйткән иде ул турыда. Хатын-кыз. Үз сүзе булдымы, кешенекен китердеме? Әмма мин андый оста итеп әйтә алмыйм...)))

№42502 / 15.02.2015 13:21:47

Тәртип! Сида ни кирәк тагын!))) Апа сезнең белән мәш килә! Ни җитмәгән тагын...

42497, төптән ялгышасың минем еврейлар турындагы фикерне. Рөстәм Зарипов белән бутыйсың дисәң, бигүк дөрес булмас.Әмма ниндидер якынлык булыр.
Мин Цветаеваны, Ахматованы, серебряный век "паетларын," "Мастер и Маргарита", хәтта нобель алган "Доктор Живаго" ны нихәтле пропагандаласалар да,минем өчен яхшы әсәрләр дип әйтә алмыйм.
Әйтик, поэзия буенча безнең Такташ алардан 5 баш өстен.Хәтта татар прозаиклары аларга караганда талантлырак, әмма! Алар кызыл пропаганда белән тулы. Мин бер генә татар совет әдәбен талантсыз дип әйтә алмыйм.Әйтик Гомәр Бәшировның "Туган ягым яшел бишек" ул Шолоховның "Тын Доныннан" ким түгел. Һәр яклап. Әмма алар бик төрле.Чөнки алар ике төрле ментальлекне күрсәтәләр.

Ну, ни эшләтим, мин татар язучы тәрбиче-инструктор Чыңгыз Айтматовны яратам!!!!

Кайбер кайнарларның башында кайнаган кыргый страстьлар ( гафу итегез, мин бу моментка тәрҗемәсен тапмадым) буталышы миңа в кайф түгел.Ике ай элек күршеләр көнозын 19 сәгать буе батареялар кисеп башымны эштән чыгарганнар иде, атна буе рәткә килде, Кәбировтан соң да шулай. Әле рәте юк һаман.Монысы үзем теләп... дөресрәге кешегә ышанып. Әйтәм ич пропаганда булмаса, беренче биттән туктыйм аның ише нәрсәләрдән...


Мо Янь "Большая грудь, широкий зад" да үтә кыргый әйберләр турында яза.Кайбер урыннарда русча әйтсәк, трясло, әмма баш үз урынында калды.Тәкъдим итәм, кытайлы күршеләр белән танышырсыз.Әлбәттә, без миле кешеләр, аңлашыла, Кытайдагы тормышка бу бер ракурс кына...

№42499 / 15.02.2015 08:05:29

сез Тәртип ФМга тавыш бирәсезме??
http://radiostationawards.ru/nominations/volga

Тәртип ФМ дип авыз суы корыттыгыз,ә үзегез тавыш та бирмисез.
иркә барыгызның да башын әйләндергән,мөхим эшләрдән сезне адаштыра.
иркә - провакатор!!!

№42498 / 15.02.2015 08:00:15

*,

№42497 / 15.02.2015 07:25:41

Зифа,Кәбиров ишеләрне, барысы да өстә, ачыктан-ачык язылганны гына укый торганнар укый алмый. Тормыш турында язалар, тормыш катлаулы ул. Мимозаларга тәрбиче-инструкция кирәк, әдәби әсәр түгел. Дипломлы язучыларны, укыган чорда, шул тәрбиче-инструкция язарга өйрәтәләр дә инде. Шуларны укыганнар, чын әдәби әсәр күргәч, аның ни икәнен аңлый алмый. Гади халык, башы шундый ерунда белән тутырылмганга, Зифа,Кәбиров ишеләрне йотлыгып укый. Иркәгә килгәндә, аның үз карашы юк. Берәр еврей мактый икән Кәбировны, аның фикере үзгәрәчәк. Частота белән амплитуданы белмәгән килеш операга анализ ясап утырган кебек. Естественно барып тыңламыйча, кешедән ишеткәннәргә таянып.)

№42496 / 15.02.2015 07:10:31

Иркә, йөрәгеңә барып кадалган!! запало.
ә путтерларны укып,узып кына китәсең.
син әйтәсең Зифа,Кәбиров чепуха дип,алай түгел икән шул. йокысыз калгансың әй...

№42495 / 15.02.2015 00:34:54

Фууу, бу Марат Кәбировның "Бердәнбер һәм кабатланмас" дигән әйберенең кичә укыган өлешендә кичергән хисләрне кошмар дип атарга була иде.Бүген "Әйтелмәгән вәсыять" 2 булып чыкты. Ә мин аны яратмыйм да, аңламыйм да, аңларга да теләгем юк. Улым мәктәптә укыганда балалар ул әсәр буенча "Бөек ана" дигән темага сочинение язасы иде. Әлбәттә, ул яшьтә балалар сочинение яза аламы инде? Үзем яздым билгеле. "Теләсәгез икеле куегыз, әмма үз фикеремне әйтергә хокукым бар, бу бөек ана түгел, бу - мескен ана. Әсәрдә игътибарга һәм хөрмәткә лаеклы татар хатыны - ул бу мескен карчыкның хәлен белеп кайгыртып торучы күршесе", -дип язып биргән идем.

"Әйтелмәгән васыять-2" икәнен белгәч, укып бетерергә дә җыенмыйм, Марат Кәбиров тагын нинди инсинуацияләргә барып җиткәндер, миңа бөтенләй кызыклы түгел...

Ике кичем - әрәм.Кичәге укудан соң баш рәткә килә алмый.

Берәү))) ирләр стилендәге берәр шигырегезне куегыз әле... Кәефемне бетерделәр...

№42494 / 14.02.2015 23:52:15

БЕРИ БОЛЬШЕ, КИДАЙ ДАЛЬШЕ- ПОКА ЛЕТИТ- ОТДЫХАЙ))))))))))))))))))))))))
сиңа мин түгел, олы хәрефтән башланган Бөрчә киңәш иткәндер))))))))))))))))) Без почти адашлар икәү))))))))))))))))

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»