Матбугат.ру коймасы
Сорыйм әле, предел остроумия, ягъни, плебейского юмора... Ничә ел бит инде, сорыйм әле дә сорыйм әле... Неужели файдасы юк? Сораган кешесенә бирә бит ул Ходай...
Рәниф абый,рәхмәт! Көчле язасың. Аптырыйм,нигә сине Тукай бүләгенә тәкъдим итмиләр? Шул,көчле язган өчендер инде!
Р.Ш, ны рышы дипме, раша дипме укыйсымы?
Русия
“... Русия безнең ватаныбыз. Ә ватанны яратмас
өчен я бик тә дивана, я явыз булырга кирәктер...”
Мостай Кәрим.
Аксакалны рәнҗетәсем килми,
Тик, күңелдә бер шик уяна -
Яраталмыйм Мәскәү тарафларын,
Я усал мин, я бер дивана.
Аксакалны аңлыйм, бу Ил өчен
Җанын биргән, канын түккән ул,
Бу Ил тарихына береккән ул,
Бу Ил белән гомер иткән ул.
Хакы да бар, үзен түрдә йөрткән
Үз Иленә тугры калырга.
Тик, кирәкме “явыз, дивана” дип,
Агу сибү тере тамырга?
Кемнең дә бит бар үз Хакыйкате.
Килешмәскә минем хакым бар.
Үтерелеп, инде бишенче йөз,
Егылып яткан газиз халкым бар.
Ярар инде, яратмадым ди мин,
Түзеп яшәр идек янәшә,
Ауропалар кебек тәүбә кылып,
Кимсетмичә генә яшәсә.
Ил белән ил, тел белән тел бутап,
Болганчык су булып ташыдык.
Кемдер балык тотты. Кемдер бүлде.
Кемдер су болгатты, ашыгып.
Болгаттылар күбрәк “безнеке”ләр,
Бутап телнең сүзен, хәрефен.
Мәскәүләрдән торып өйрәттеләр
Мәскәүләрчә язу дәресен.
Түрә булып түрдә йөргәннәргә
Илең ни дә синең, телең ни.
Торган җирдә “Туган җирем!” дисәң,
Тешләтерләр шулай телеңне.
Ә “юлбашчы” яңа, каты куллы,
Яңа “ бердәм” дәүләт төзелә.
Тик, кыршауны ныграк кыскан саен,
Чолганышта кала үзе дә.
Яңа, азат илләр нәфрәтеннән
Коткаралмас хәзер мең тәүбә.
Ахыр чиктә, шайтан хәтәр түгел,
Ерак кына булсын Мәскәүдән.
Оятыннан башын түбән иеп,
Тәүбә кылып, гафу үтенеп,
Чыгып китсә иде... Ләкин, һаман,
Һаман йодрык болгый сүгенеп.
Әллә явыз, әллә дивана мин,
Аксакалдан гафу үтенәм.
Ахыргача дөресен языйм дисәм -
Мин ышанмыйм аның сүзенә.
Беркемгә дә инде ачылмас ул
Ахыргача ачы Хакыйкать.
Яраталмый Әдип золым илен,
Ялгышадыр, бәлки, Табигать.
Хакым бармы, юкмы бу сүзләргә?
Кем әле мин? Җавап икеле...
Минем сүздән башка бу Хакыйкать
Тулы булмас иде шикелле.
Бу Ил белән мин дә гомер иттем,
Минем дә бит бу Ил сагында
Саулыгым да, яшьлегем дә калды,
Бозлы, җилле диңгез ягында.
Әйе, дөрес, чагыштырып булмый
Сугыш белән тыныч хезмәтне.
Боз булганчы вахта тотканыңны
Сөйләп тору монда кирәкми.
Бу Ил белән мин дә гомер иттем,
Күрдем - кеше монда йомычка.
Кеше гомеренең бәясе бар
Яраганда гына йомышка.
Тагын күрдем - халкым яшәсен дип,
Ни кылсаң да бу Ил күпсенә.
Бер гомернең кадере юк Илдә,
Халык гомере дә чүп кенә.
Аксакалдан гафу үтенәм мин,
Икеләнәм, кайчак, үзем дә.
Табигатьнең ачы ялгышыдай,
Хакыйкатем калсын сүземдә:
Өченче көн җепшек кар ява...
Бишенче йөз әрни ул яра...
Онытырга иде... Үчебез юк...
Кемдер һаман аңа тоз сала...
чын татар, туган җиребез бар, кума безне аннан!!! Урыс бсып алган дип, урыслашырга да үгетләмә. 460 ел дәвамында сакланып калганбыз икән, инша Аллаһ, тагы да сакланырбыз. Үз армиябезне тота алмаганга, урыс армиясен туйдырабыз икән, моны инкар итеп булмый. Шулай ук оккупант армиясендә хезмәт итү дә горурлык була алмый. Әнә, соры әфисәр булса да, "хәрби буларак котлау кабул итә алмыйм" ди. Димәк җаны коллыкта түгел, яшәеше канунга буйсынса да.
Монда Тукайның "Китмибез"ен укып тору урынсыз.Ә син исемңне алыштыр.Чын татар түгел син!
Сәйлән маладис,Соры да кайдадыр дөрес кебек.Ил көзенә кереп бара,460 ел элек татар ханлыгын басып алганнар,шуннан соң без хәзер яшәмәскә тиеш мени инде,ярты мең ел траурда йөрергә тиеш булабыз мени? Балаларга ни дип әйтергә,ничек дип аларга безне сакларга дип акыл өйрәтергә? Әллә армиядән качып калыгыз,урысны күрсәгез кыйнап үтерегез,җае чыккан саен урысны талагыз,суегыз дип тәрбияләргәме?
Бераз гына аек акыл бн сөйләгез әле җәмәгать! 1552 нче елдан бүгенгә сикермәгез әле.Ул еллардан соң да ничәмә ничә буын бабаларыбыз тормыш иткәннәр,без бүгенге яшәешебез бн аларга бурычлы.Ярар,СССР ошамады,Рәсәйнең бүгенге көне дә ошамый,миңа да ошап җитмәгән җирләре бар,кайсыгыз әйтә һәм яңа строй (пачти коммунистик) төзи ала соң? Әйдәгез ,мин каршы түгел,тотыныгыз! Бәлки кемнәргәдер, 1552нче елда минем ватанны җимерделәр, дип бүгенге украинаны теләүчеләр бардыр,һәрхәлдә фикерләрегезгә нәтиҗә ясасак шундыйрак нәтиҗә ясарга була.
Илдәге бүгенге нәзберек тынычлыкның да төбенә балта чапмыйк инде туганнар!
Кемгәдер бу илдә яшәү ошап бетми икән,яхшы яши торган чит илләргә китәргә бик җиңел хәзер.Барыбер "Ватаныбыз юк" дисез бит.
эхе, күпме буталчык мәгънәсезлек... Беренчедән, "Р.Ш.(кем бу)" - ни дигән сүз?
Икенчедән,"барәгәр рулевой булып хезмәт итсә,ә БЧда булса кызыгырлыгы юк. " Рулевой БЧ түгелме??? Белмисең бит флотны!
Өченчедән, "миңа бу кен бәйрәм тегел!!!" Чукындырдың, сабакы, бетердең аппетитны!)))
Хәзер серьезно. Татарлар, Кырым татарлары, чәчәннәр, грузиннар, хохоллар арасында Герой исеме алганнар күп... Ничек уйлыйсыз, аларга бу көн яисә Җиңү көне бәйрәмме? Без әле дә хохол дуслар, грузин дуслар белән бер беребезне котлыйбыз... Ни генә булса да...
Сәйлән №42856
Гафу күчеп бетмәгән:
...
Үз илемнең көзен кабул итәм,
Тиңсез бүләге дип Алланың!..
(“Шәһәр уртасында бер көз яна” Сәлисә Гәрәева)
...
Зур ил кереп бара үз көзенә,
кышына да инде күп калмаган.
Дога кылам, һәр көн: “Бир халкыма,
тиңсез бүләгеңне ,”-дип, Алладан.
Бик үк дөрес булмас бу зур илне:
“Бу бит минем туган илем!”—дисәм.
Яшим, дисәң, яшәр урыны юк,
Урын таба, әгәр үлим, дисәң.
Туган ил ул, үләр өчен мени?
Халкы өчен яшәр шартлар тапсын.
Ил халкының рәхәт тормышыннан
Башка илдә халык шаклар катсын.
Ә ул миңа: “Рәхәт яшә !”-дими,
үлмәс борын кабер казып куйган.
Юкса, Ходай, гамәл дәфтәренә
миңа урын күптән язып куйган.
Туган илем , бәлки, ахирәттер?!
Бу дөньяда без бит кунак кына!
Кунак булгач нигә безне бу ил
Кол хәлендә тота кыйнап кына?
Булмый иле колның. Я, кем әйтә,
иле бар дип, бәйле эткә карап.
Зур ил кереп бара үз көзенә,
Ә мин дога кылам күккә карап.
Илдус абыйны яклап:
...
Үз илемнең көзен кабул итәм,
Тиңсез бүләге дип Алланың!..
(“Шәһәр уртасында бер көз яна” Сәлисә Гәрәева)
...
Зур ил кереп бара үз көзенә,
кышына да инде күп калмаган.
Дога кылам, һәр көн: “Бир халкыма,
тиңсез бүләгеңне ,”-дип,
Утеп барышлый
Шулхэтле озак яшэунен серен анлата алмассынмы?
Бик теләп аңлатам. Мин үз милләтемнең бер вәкиле һәм аннан йөз чөергән кеше түгел. Менә шуңа да, 463яшьтә генә түгелмен, аннан да борынгырак булган милләтнең бер кыйпылчыгы.)))
Соры, кеше кайда туса шунда анын ватаны. Сине шулхэтле карттыр дип уйламаган идем. 1552елда ватанын юкка чыккач, сина ким дигэндэ 463яшь? Шулхэтле озак яшэунен серен анлата алмассынмы?
соры 42845,синең беләндә килешер көннәр бар икән. Р.Ш.(кем бу),чын татар алар сагыналар. чөки авылдан чыгып "дөнҗа күреп урысчага үрәнеп,кеше булып кайткан авыл малайлары. Р.Ш. "дальный плвание"дә дә булса,күпме ил гизгән. сагынырлыгы барәгәр рулевой булып хезмәт итсә,ә БЧда булса кызыгырлыгы юк.
яшел бакалар,яшел кыярлар турында әйтеп тә тормыйм...
4ел да 4 ай 136 көн буена идән чайкалуын искә алсам,сагыну түгел косасылар килә иде. шунысы гына хәтердә,капитански мостиктан бөтен җир күренә. җиргә чыгып нык итеп басып йөрүгә ни җитми.
Басфор,Дарданил,Италия,Сицилия ярлары,Гибралтар,Ла-Манш барын искә алсаң...
әгәр мөмкинчелек булса мин бармаган булыр идем,хезмәт итәргә атлыгып тормадым...
ә 23 февралгә килгәндә, юкка чыккан ИЛНЕҢ армиәсе төзелгән кенне бәйрәм итү,акллылык дип санамыйм. нигә 7ноябрь бәйрәм ителми??? нигә 9май "бәйрәм"(кемгә бәйрәм,кемгә күз яше-кайгы кене)?
илдә күпме кеше ,шул кадәрле фикер!!
миңа бу кен бәйрәм тегел!!!
Сәйләннең 1нче китабын сатып аласым килә. Подвалда бар микән? Мин Казанга барып чыкканчы сакланыр микән? Әллә сатылып бетте микән?
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>