Йомырка турында
Татар халкы йомырка ашларын бик ярата. Йомырканы пешереп тә, тәбә итеп тә, кыздырып та ашыйлар, камырга, бәлеш эченә дә салалар.
Пешкән йомырканы чи йомыркадан аера беләсеңме? Бу бит бик җиңел. Әгәр пешкән йомырканы өстәл өстендә әйләндереп җибәрсәң, ул бик озак бөтерелер, ә чие бер-ике тапкыр әйләнер дә туктар.
Йомырканың авырлыгы зур түгел, бары 45—60 г гы-на. Аның да 10%ы кабыкка туры килә, калган 30%ы — сарысы һәм 60%ы — агы. Йомырка — аксымга бик бай ризык. Ләкин йомырка аксымын организм авыр үзләш-терә. Чиле-пешле йомырка каты итеп пешерелгән йомыркага караганда файдалырак.
Кулланыр алдыннан йомыркаларны һичшиксез юа күрегез, чөнки кабыгында зарарлы микроблар булырга мөмкин.
Йомырканың бозылмаганмы икәнен тозлы суга салып белергә мөмкин. Бозылганы савыттагы су өстенә калкып чыгар, ә яхшысы төпкә ятар.
Йомырканы ватканда, кырыена сак кына пычак белән төртеп кабыгын икегә аерырга һәм эчен тирән тәлинкәгә агызырга кирәк.
Йомырканы турыдан-туры ризык әзерли торган савытка ватарга ярамый, чөнки бозылганы да эләгергә мөмкин.
Каты итеп пешкән йомырка
5 йомырка, 1 бал кашыгы тоз
Йомыркаларны сак кына юып, ике стакан су салынган кәстрүлгә салабыз. Газны яндырып, кәстрүлне утка куябыз. Суга тоз өстибез. Су кайнап чыккач, утны киметеп, 10 мин пешерәбез. Кабыгын чистартырга җиңел булсын өчен, кашык белән кәстрүлдән алып, салкын суга салабыз һәм 5 минуттан кабыгын чистартабыз. Каты итеп пешерелгән йомырканы гадәттә төрле салатларга кушалар. Аны шулай ук юлга чыкканда үзең белән алырга да җайлы.
Чиле-пешле йомырка
5 йомырка, 1 бал кашыгы тоз
Йомыркаларны әйбәтләп сак кына юабыз. Газны яндырып, уртача зурлыктагы кәстрүлгә 2 стакан су салып, утка куябыз. Йомырка ярылмасын өчен, суга тоз салабыз. Су кайнап чыккач, йомырканы зур кашык белән алып суга сак кына салабыз. 3—5 минут чамасы пешерәбез. Утны сүндереп, һәрберсен кашык белән алабыз. Суынмасын өчен, һәр йомырканы салфетка белән төреп куябыз. Чиле-пешле йомырканы тоз, май ягылган ипи белән ашыйбыз.
Сыр тутырылган йомырка
5 йомырка, 1 каты сыр, 1 кишер, 3 аш кашыгы майонез,
2 аш кашыгы ваклап туралган яшел петрушка, ярты бал кашыгы тоз
Кишерне юып, чистартып, угыч аша уабыз. Йомырканы каты итеп пешереп, кабыгын чистартабыз да уртага ярып, сарысын сак кына алабыз. Тирән эчле савытта сарыларын әйбәтләп ваклыйбыз, сыр, кишер, тоз кушып болгатабыз. Йомырка агының яртылары эченә шул катнашманы тутырабыз. Аннан тәлинкәгә куябыз, өстенә майонез салабыз, петрушка сибәбез. Мондый ризык бәйрәм табынын бизи.
Авылча йомырка
4 йомырка, 4—5 бәрәңге, 1 стакан сөт, тәменчә тоз
Тирән эчле савытка йомырканы ватып салабыз, тоз сибеп яхшылап болгатабыз һәм сөт өстибез дә, тагын болгатабыз. Бәрәңгене юып, кабыгын әрчибез, юка телемләп турыйбыз. Табага май салып, ут өстенә куябыз, бәрәңге телемнәрен тезеп чыгабыз һәм аларның өстенә йомыркалы-сөтле катнашманы салабыз. Газ мичен яндырабыз да, җылы мичкә табаны куябыз. Тәбәнең өсте кызара башлагач, мичтән алып, табынга куябыз.
* * *
Пешкәндә йомырка ярылмасын өчен, суга бераз тоз салалар, савыт төбенә кечкенә тәлинкә каплап куярга да була.
Пешкән йомырканы салкын суга салып торсаң, аның кабыгы җиңел чистартыла.
Көчле утта пешерсәң, йомырканың агы каты, ә сарысы сыек булып пешә.
Әгәр йомырка ярылса, эче агып чыкмасын өчен, суга бераз гына аш серкәсе салырга кирәк.
Тәбәне әкрен утта пешерсәң, ул матур, тәмле булып пешә, файдалырак була.
Йомырка сарыларын салкын сулы банкага салып куйсаң, бозылмыйча озак саклана.