поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

«Тәмле» киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы. «Малайларга-кызларга» сериясе. Төзүчесе Ләйсән Хафизова. — Казан: Мәгариф, 2004.

Әлеге басма балалар өчен. Ул бутербродлар, салатлар ясау, йомырка пешерү кебек гади һәм әзерләү җиңел булган ризыклар белән бергә, камыр ашлары пешерергә дә өйрәтер. Шулай ук шулпалар пешерергә, балык ризыкларын һәм икенче ризыкларны әзерләп карарга тәкъдим итәбез. Гомумән, «тәмле» киңәшләрне куллану өчен күп вакыт һәм зур осталык таләп ителми.

ТӘБӘ

Грекча йомырка тәбәсе

5 йомырка, 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге, 2 аш кашыгы бодай оны, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы ваклап туралган петрушка, 1 стакан сөт яки сөт өсте, ярты бал кашыгы тоз

Тирән эчле савытка йомырка ватып салабыз. Чикләвек, он, тоз өстибез, миксер йә кашык белән әйбәтләп туглыйбыз. Сөт яки сөт өсте өстәп, тагын бер тапкыр туглыйбыз. Газны яндырып, табаны утка куябыз. Табага үсемлек мае салабыз. Май кызгач, газны сүндереп, газ мичен яндырабыз. Әзер катнашманы кайнар табага салабыз да мичкә куябыз. Тәбәне өсте кызарганчы, 15—20 минут пешерәбез һәм, мичтән алып, өлешләргә бүләбез. Тәбә өстенә петрушка сибәбез.

Французча кыздырылган йомырка тәбәсе

5 йомырка, 100 г каты сыр, 2 аш кашыгы вак итеп туралган укроп, 1/3 бал кашыгы тоз, пычак очында кара борыч

Йомырканы ватып, тирән эчле савытка салабыз, ваклап туралган укроп, тоз, борыч өстибез. Әйбәтләп миксер йә кашык белән туглыйбыз. Газны яндырабыз, үсемлек мае салынган табаны утка куябыз. Таба җылынгач, әзер катнашманы табага салабыз. Сырны угыч аша уабыз. Йомырканың бер ягы пешкәч, уртасына уылган сырны салабыз. Аннан тәбәне төргәк итеп төрәбез дә кыздырып алабыз. Табадан сак кына алып, 5 өлешкә кисәбез һәм тәлинкәләргә салабыз. Әзер тәбәне кайнар килеш табынга бирәбез.

Бәрәңге белән укроплы йомырка тәбәсе

5 йомырка, 2 бәрәңге, 4 аш кашыгы сөт, 3 аш кашыгы атланмай, ярты стакан сөт өсте, 1 аш кашыгы вак итеп туралган укроп, ярты бал кашыгы тоз

Бәрәңгене әрчеп, чиста итеп юабыз. Зур булмаган кәстрүлгә 1 стакан кайнар су салып, тоз өстибез һәм бәрәңге салабыз. Газны яндырып, бәрәңгене пешереп алабыз. Кайнар бәрәңгене, суын саркытып, иләк аша уабыз. Бу боламыкка сөт һәм әйбәтләп тугланган йомырка өстибез. Тагын барысын бергә әйбәтләп болгатабыз, тоз салабыз. Газ мичен яндырабыз. Атланмай белән майланган кекс формасына әлеге катнашманы салабыз да газ миченә куябыз. Өсте матур булып кызарганчы, 15—20 минут пешерәбез. Әзер тәбәне, мичтән алып, өлешләргә бүләбез һәм тәлинкәләргә салабыз. Ваклап туралган укропны, сөт өсте белән туглап, тәбә янына бирәбез.

Кыздырылган йомырка тәбәсе

5 йомырка, 1 аш кашыгы атланмай, 1/3 бал кашыгы тоз, петрушка, укроп, суган кыягы

Газны яндырып, табага май салабыз да утка куябыз. Май эрегәч, утны киметеп, сак кына ватып йомырка салабыз. Өстенә тоз сибәбез. Әкрен утта агы катыланганчы пешерәбез. Пешеп җиткәч, өстенә вак итеп туралган петрушка, укроп, суган сибәбез.

Сырлы тәбә

150 г каты сыр, 5 йомырка, тулыр-тулмас 1 стакан сөт яки сөт өсте, 4 аш кашыгы консервланган яшел борчак, 3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты бал кашыгы тоз

Вак угыч аша сыр уабыз. Тирән эчле савытка йомырканы ватып салабыз, тоз, уылган сыр өстибез һәм туглыйбыз. Савытка сөт яки сөт өстен әкрен генә өсти барып, миксер йә кашык белән болгатабыз. Табаны, май белән майлап, газда җылытабыз һәм, яшел борчак өстәп, әзер катнашманы табага салабыз. Газ мичен яндырабыз. Табаны мичкә куеп, тәбә өсте кызарганчы, 15—20 минут пешерәбез. Мичне сүндерәбез. Тәбә әзер булгач, табаны сак кына алабыз. Тәбәне, тәлинкәләргә бүлеп, кайнар килеш табынга куябыз.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»