|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. СКАНЕРБер караганда, ул — принтерның киресе. Принтер компьютердагы электрон документларны кәгазь битенә бастырып чыгара. Ә сканер, киресенчә, кәгазь битендәге сурәт яки текстны компьютер хәтеренә кертә. Сканер — редакция хезмәткәрләре, дизайнерлар, видеомонтажлаучылар һәм башка кайбер һөнәр ияләре өчен алыштыргысыз җиһаз. Ул гади мәктәп укучысы өчен дә файдалы була ала. Әйтик, сканер ярдәмендә компьютерга лекцияне кертергә мөмкин. Ә махсус «Fine Reader» программасы китап битенең күчермәсеннән электрон текст ясар. Фотосурәтеңне компьютерга кертәсе булсаң да, сканер кирәк. Аннары бу рәсем белән теләсә нәрсә эшләргә була. Телисең икән, дустыңа электрон почта аша җибәр, теләсәң, виртуаль чәчтарашханәдә үзеңә индеецларныкы кебек прическа ясап куй. |
Иң күп укылган
|