поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘХИМ ГӘРӘЙ

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа.

Г.Родионов 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында гади колхозчы, соңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Ул җәмәгать эшләре дә алып бара: үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, аның җитәкчесе була; район авылларында концертлар куеп йөргәндә, репертуарда туган авылындагы керәшен татар фольклоры әсәрләрен киң файдалана, үз шигырьләрен дә сәхнәгә чыгып сөйли. 1961 елда район газетасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең «Язгы җыр» исемле беренче шигыре басылып чыга. Шул көннән ул бик дәртләнеп язучы Шамил Бикчурин җитәкчелегендәге әдәбият-иҗат түгәрәгенә йөри башлый һәм тиздән аның иң актив әгъзасы булып китә.

1962–1967 елларда Г.Родионов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Яшь шагыйрьнең студентлык еллары да иҗтимагый һәм иҗади активлык белән уза: ул университет каршындагы татар әдәби иҗат берләшмәсенең бюро җитәкчесе итеп сайлана, шигырьләре республика матбугатында басыла башлый.

Университетны тәмамлагач, Г.Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972–1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ә 1978–1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979–1981 елларда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бер үк вакытта ул 1980 елдан башлап 1987 елга кадәр РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы секретаре һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант вазифаларын башкара. Казанга кайткач, 1987–1992 елларда, Г.Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, аннары «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1992 елдан ул – Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире хезмәтләрендә. Хәзерге көндә Г.Рәхим – Татарстан язучыларының әдәби фонд рәисе, Халыкара әдәби фонд идарәсе әгъзасы.

Язучы буларак Гәрәй Рәхим – өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Шулай да иң беренче нәүбәттә ул – шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм остасы. Аның тезмә әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигый садәлек һәм ихласлык, тормышның үзеннән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясау үзенчәлеге хас. Моның өстенә ул үзенең поэтик әсәрләрендә халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәкләрдән һәм сөйләм формаларыннан оста файдалана. Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә, шул җөмләдән балаларга һәм яшүсмер укучыларга адресланган «Чәчәк сатучы малай» (1968), «Омтылыш» (1969), «Шатлык елы» (1972), «Ак күлмәкле кыз» (1977), «Иптәшләр үзебезнеке» (1988) җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре, лирик парчалары, юмор-сатира әсәрләрендә, шулай ук 1979 елда аерым китап булып нәшер ителгән зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» һәм «Саргаймагыз, каштаннар» кебек повестьларында да ачык чагыла.

Г.Рәхимнең аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Г.Рәхим курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча) исемле либретто, өч серияле «Борынгы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценариесы, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.

1980 елда аңа – «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. «Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияcенә лаек була. Г.Рәхим – «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фундаменталь басманың төзүчесе, шулай ук Мәскәүнең «Советская Энциклопедия» нәшриятында басылган «Литературный энциклопедический словарь»ның татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы.

Г.Рәхим – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Вәгъдә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 24 б. – 8000 д.
Чәчәк сатучы малай: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 27 б. – 13000 д.
Хәтер: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 63 б. – 5000 д.
Шатлык елы: мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар, парчалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 104 б. – 9000 д.
Гөрләвек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 111 б. – 2000 д.
Зирек бөдрәләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 111 б. – 3000 д.
Ак күлмәкле кыз: хикәяләр, лирик парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 111 б. – 15000 д.
Моңнарым: шигырьләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 3500 д.
Көннәр язга авышкач: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 224 б. – 14000 д.
Туган йортта: повестьлар, хикәяләр, лирик парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 256 б. – 14000 д.
Үз җиремдә үз җырым: шигырьләр, либреттолар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 447 б. – 2600 д.
Иптәшләр үзебезнеке: юмор-сатира әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 102 б. – 10000 д.
Татлы сагышларым: повестьлар, хикәяләр, публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 368 б. – 15000 д.
Тимер торна: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 46 б. – 5000 д.
Замандашларыма ачык хат: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 224 б. – 2000 д.
Иске самавыр торбасы: хыялый хикәя. – Казан: Мәгариф, 2000. – 15 б. – 2000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001, 2003. – 3000 д.
1 т.: чәчмә әсәрләр, публицистика / кереш сүз авт. Х.Туфан, С.Хәким, Д.Көгелтинов. – 2001. – 384 б.
2 т.: шигырьләр, юмор-сатира / кереш сүз авт. С.Хәким. – 2003. – 432 б.

* * *
Цветочная калитка: стихи / авт. предисл. С.Хаким; пер. с татар. – М.: Мол. Гвардия, 1973. – 32 с. – 20000 экз.
Напевы курая: стихи / пер. с татар. – М.: Современник, 1982. – 64 с. – 10000 экз.
Отзовись, лето: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 58 с. – 4000 экз.
Птица радости: стихотворения / пер. с татар. – М.: Современник, 1986. – 109 с. – 6000 экз.
Кара за любовь: клавир и либретто оперы / пер. с татар. – М.: Сов. композитор, 1990. – 208 с. – 500 экз.
Сабантуй моей мечты: стихи / пер. с татар. – Казань: Рухият, 2003. – 415 с. – 2000 экз.

* * *
Хәтер: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1996. – 274 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мөхәммәдиев Р. Туган җир җылысы // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 48–53 б.
Маннапов С. Дөньяның кыл уртасында // Казан утлары. – 1982. – № 2. – 150–156 б.
Фәйзуллин Р. Нурлы һәм моңлы шигырьләр // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 158–164 б.
Галиев М. Чын исеме – Гөргөри // Казан утлары. – 2001. – № 7. – 75–88 б.
Гаташ Р. Кырык беренчеләрнең берсе // Мәдәни җомга. – 2001. – 13 июль.
Зәйдулла Р. Мөлдерәмә күңел // Идел. – 2001. – № 9. – 68–69 б.

* * *
Мустафин Р. Парень из цветочной калитки // Комсомолец Татарии. – 1980. – 5 окт.
Бархатов А. Соки живые струятся // Лит. Россия. – 1983. – 11 февр.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar