|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. МОДЕММодем интернетка керү җайланмасы ул, ләкин бүгенге югары технологияләр заманында челтәргә тоташуның башка ысуллары да бар. Мәсәлән, кабель аша тоташу. Күп кенә фирмалар, дәүләт структуралары нәкъ шушы юлны сайлый. Интернетта озак вакыт утырырга, аннан зур күләмле документлар алырга кирәк булса, әлбәттә, кабель аша тоташу отышлырак. Бу очракта модем кирәкми. Әмма шулай да интернетны кулланучылар пәрәвезгә өйләреннән кергән очракта күбрәк модем юлы кулланыла. Чөнки бу арзанрак. |
Иң күп укылган
|