поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ҖӘЛИЛ МУСА

(1906–1944)

Татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә.

Муса укуын башта авыл мәктәбендә, аннары Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсәдә уку елларында (1914–1917) матур әдәбият белән кызыксына, Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре белән якыннан танышып, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

Большевиклар хакимияткә килгәч, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә, Муса бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан берсе була.

1919 елны, Гражданнар сугышы чорында, унөч яшьлек Мусаның «Бәхет» исемле шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән фронт газетасында басылып чыга. Шуннан соң аның көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый.

1919–1921 елларда яшь шагыйрь туган авылында һәм Оренбургта яшүсмерләр арасында эшли, бер үк вакытта Оренбург хәрби-сәяси мәктәбендә алты айлык курсларда укый. Аны тәмамлагач, 1922 елның көзендә Казанга килеп, «Татарстан» газетасы идарәсенә эшкә урнаша, ә 1923 елдан Татрабфакта (эшче яшьләрнең югары уку йортларына керү өчен әзерләнү факультеты) укый башлый. Газета-журналларда даими рәвештә шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә Казанда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1925–1927 елларда М.Җәлил коммунистик яшьләр оешмасының Орск шәһәр комитетында һәм Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә Мәскәүгә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул Үзәк Комитетның татар-башкорт бюросына әгъза итеп сайлана һәм шунда эшләү өчен Мәскәүдә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча, М.Җәлил беренче совет татар балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы») оештыруда якыннан катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер Каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта (1927–1931) ул Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә укып югары белем ала.

1933–1934 елларда М.Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, газетачы-хәбәрче буларак, күп кенә сәнгать остаханәләрендә, авыл җирләрендә була, халык тормышы белән таныша, Мәскәү төбәгендә яшәүче татарлар белән якыннан аралаша. 1934 елда шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары тупланган күләмле җыентыгы («Орденлы миллионнар») дөнья күрә, шул ук елны сайланма шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә дә («Стихи Мусы Джалиля») аерым китап булып басыла.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет либреттоларының язылыш хасиятләрен профессионал-белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә татарлардан дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең әлеге катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче милли татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. 1938 елда студиядә укуларны тәмамлап Казанга кайткач та ул яңа ачылган Татар опера һәм балет театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш шагыйрьнең үз иҗатында да яңа үзгәрешләр тууга китерә: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибары арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек, хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән аерылып торган шигырьләр композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр – драматик поэма жанры да барлыкка килә. «Алтынчәч» (1935–1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н.Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. Шагыйрьнең 1934–1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Алтынчәч» һәм «Хат ташучы» (1938) кебек поэмалары сугышка кадәрге татар поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.

Сугыш алдыннан берникадәр вакыт М.Җәлил Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе вазифаларын да башкара. 1939 елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы урыннарда хезмәт иткән җәмәгать эшлеклесе һәм популяр җырлары, дистәгә якын шигъри китабы белән халыкка танылган әдип сыйфатында каршылый.

1941 елның июлендә аны гаскәри хезмәткә алалар. Башта ул Казан гарнизонында хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге хәрби сәясәтчеләр әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә немецлар якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә күчерелә. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган русча «Отвага» («Батырлык») исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби мөхбире итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. Шул көннән аның тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган кыска гомер этабы башлана.

М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар – романнар, кыйссалар, драма әсәрләре һәм поэмалар языла, кинофильмнар төшерелә. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның көрәштәшләре ахыргы сулышларына кадәр туган халкына турылыклы калып, тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә (барысы да татарлар) Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләре Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фуад Сәйфелмөлекев, Фуад Булат, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнов, Абдулла Баттал, Әхәт Атнашев һәм Галләнур Бохараевларның гомерләре өзелә.

Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә вафатыннан соң (1956 елда) «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.

«Моабит дәфтәрләре» – Җәлил шигъриятенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына тирән ышанычы, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Моабит шигырьләре Россиядәге барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, алман, гарәп, төрек, кытай, япон, мадьяр, румын, чех һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат матбугатта басылалар.

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгына багышлап йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр-шигырьләр, поэмалар, романнар, драмалар һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән, мәсәлән, Шәйхи Маннурның «Муса» (1968), Г.Әпсәләмовның «Агыла болыт» (1977) романнарын, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (1956), Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» (1955), Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» (1981) драмаларын, Сибгат Хәкимнең «Торыгыз, Мусалар», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри циклларын, Әнвәр Давыдовның «Муса абый» повестен (1964), Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган «Җәлил» операсын (1957) һәм башка сәнгатькярләрнең Муса Җәлил образын сынлы сәнгатьтә тудырган күп кенә әсәрләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин. 1966 елда Казан Кремле каршындагы мәйданга каһарман шагыйрьгә һәйкәл куела. 1968 елда Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе булдырыла, 1970 елда Минзәлә шәһәрендә мемориаль музее ачыла, Казанда музей-квартирасы булдырыла.

М.Җәлилнең әдәби мирасы, бигрәк тә тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләре бөтендөнья поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны яшәешнең матурлыгын күрергә, аны кадерли белергә һәм аның өчен көрәшергә чакыра.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Моабит төрмәсендә язылган шигырләр / кереш сүз авт. Г.Кашшаф. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 206 б. – 8000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1955–1956. – 10000 д.
1 т.: шигырьләр, тәрҗемәләр / кереш сүз авт. Г.Кашшаф. – 1955. – 640 б.
2 т.: Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр, поэмалар, либреттолар. – 1955. – 480 б.
3 т.: хикәяләр, очерклар, пьесалар, әдәби тәнкыйть, публицистика, хатлар. – 1956. – 442 б.
Сайланма әсәрләр: 1 томда / кереш сүз авт. Ә.Исхак, Г.Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 551 б. – 14000 д.
Моабит дәфтәрләре: сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар, җырлар / кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Г.Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 744 б. – 18000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975–1976.
1 т.: шигырьләр (1918–1941). – 1975. – 559 б. – 12000 д.
2 т.: шигырьләр, либреттолар (1941–1944). – 1976. – 592 б. – 12000 д.
3 т.: шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр, биографик материаллар, хатлар. – 1976. – 648 б. – 13000 д.
4 т.: әдәбият-сәнгать тәнкыйте. – 1976. – 560 б. – 10000 д.
Моабит дәфтәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 230 б. – 3000 д. (Факсимиль басма.)
Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 3000 д.
1 т.: шигырьләр (1921–1941) / кереш сүз авт. Р.Мостафин. – 433 б.
2 т.: шигырьләр (1941–1944), либреттолар, шагыйрь архивыннан. – 382 б.
3 т.: шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – 386 б.
4 т.: әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм биографик материаллар. – 298 б.
5 т.: сәнгать турында мәкаләләр һәм хатлар. – 319 б.

* * *
Сочинения / вступ. статья Г.Баширова; примечания Г.Кашшафа. – Казань: Таткнигоиздат, 1962. – 606 с. – 50000 экз.
Избранные произведения / вступ. статья, сост. и примечания Р.Мустафина. – Л.: Сов. писатель, 1979. – 575 с. – 40000 экз.
Красная ромашка: избранное. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 544 с. – 150000 экз.
Сквозь бури: избранные стихи, поэмы / сост. Р.Бикмухаметова. – М.: Сов. писатель, 1986. – 368 с. – 100000 экз.
Моабитские тетради / сост. Р.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 256 с. – 3000 экз.
Избранное: стихи и поэмы / сост. Р.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 271 с. – 3000 экз.

* * *
Избранные произведения / пер. с татар. Г.Шамишева, К.Жунусова. – Фрунзе: Киргизгосиздат, 1957. – 319 с. – 5000 экз. (На киргизском языке.)
Моабитская тетрадь: стихи / вступ. статья З.Нури. – Минск: Мастацкая лит., 1979. – 206 с. – 7000 экз. (На белорусском языке.)
Моабитская тетрадь / пер. с татар. Аднан Хаки Шехаб. – Багдад (?), 1977. – 100 с. (На арабском языке.)
Избранное / пер. с татар. – М.: Прогресс, 1981. – 205 с. – 94000 экз. (На английском и русском языках.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кашшаф Г. Муса Җәлил: Герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 456 б.
Муса турында истәлекләр / төз. Г.Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 310 б.
Максуд М. Сагынган минутларда: Муса Җәлил турында истәлекләр һәм уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 190 б.
Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән: докум. повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 464 б.
Хамматов Ш. Муса Җәлил, аның каләмдәшләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 207 б.
Мостафин Р. Җәлилчеләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 263 б.
Муса Җәлил турында истәлекләр / төз. Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 319 б.
«Моабит дәфтәрләре»нең теле: сүзлек / төз. К.Галиуллин, Р.Кәримуллина, Л.Минһаҗева. – Казан: Мәгариф, 2006. – 255 б.

* * *
Бикмухаметов Р. Муса Джалиль: очерк. – М.: Гослитиздат, 1962. – 224 с.
Корольков Ю. Через сорок смертей: докум. повесть. – М.: Мол. Гвардия, 1964. – 285 с.
Воспоминания о Мусе Джалиле / сост. Г.Кашшаф, Р.Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 235 с.
Альтов Б. Юность Мусы Джалиля: очерк. – Челябинск: Южно-Уральское кн. изд-во, 1969. – 130 с.
Мустафин Р. По следам оборванной песни. – М.: Известия, 1974. – 510 с.
Джалилова Х. О моем брате: воспоминания. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 94 с.
Забиров И. Джалиль и джалиловцы: докум. очерки и этюды. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 144 с.
Мустафин Р. Муса Джалиль: жизнь и творчество. Довоенный период. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 383 с.
Мустафин Р. Жизнь как песня: страницы жизни поэта-героя М.Джалиля. – М.: Дет. лит., 1987. – 240 с.
Хамматов Ш. Муса Джалиль – интернационалист. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 224 с.
Муса Джалиль: Творчество и подвиг. Взгляд из ХХI века: Материалы междунар. науч. конф. (21 февраля 2006 г., Казань) и юбил. торжество, посвящ. 100-летию со дня рождения поэта-героя. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2006. – 150 с. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»