поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

КИБЕРМӘЙДАН

Нәрсә соң ул виртуаль дөнья һәм киберпространство? Әле 10—15 ел элек кенә бу сорауга махсус белгечләрдән кала беркем дә җавап бирә алмаган булыр иде, бүген исә бу төшенчәләр һәркемгә диярлек билгеле. Узган гасырның 80 нче еллары ахырында барлыкка килгән компьютер уеннары турында да теләсә кемнең ишеткәне бар инде.

«Тетрис» кебек гади программалардан башланган бу өлкәдә шактый нык үзгәрешләр булды: хәзер күп дәрәҗәле «буталчык юллар» (бродилки) да, тарихи стратегияләр дә, спорт ярышларын кабатлаучы симуляторлар да бар. Уеннар бик кыска вакыт эчендә барлыкка килсәләр дә, алар гади кешеләргә космик герой, зур оешмада җитәкче, «Формула-1» пилоты, хәтта куркыныч юлбасар булып карарга да мөмкинлек бирде.

Компьютер уеннарының шулай киң таралуы — кеше организмының һәм психикасының тумыштан килгән табигый ихтыяҗлары нәтиҗәсе. Инде 1990 ел башында ук, кешенең психологик ихтыяҗларын файдаланып, табыш алучы бик күп вак-төяк компанияләр белән бергә, зур оешмалар да барлыкка килде.

Ни өчен гади тинейджер, кибеткә барып, компьютер уены язылган диск сатып ала соң? Психологлар моңа күптән җавап тапканнар инде. Кеше чынлыкта тормышка ашыра алмаган барлык теләкләрен үти, үзен бөтенләй башка кеше сыйфатында тоеп карау мөмкинлегенә ирешә. Мәсәлән, «Формула-1» пилотын кумиры дип йөрткән малайга, үзен Шумахер итеп тою өчен менә дигән мөмкинлек! Уен икенче бер шәхес булып карарга ярдәм итә. Тормышта бик тыйнакмы син, оялчанмы, бәлки сине сыйныфташларың да бик үк өнәп бетермидер — бу мөһим түгел; уенда син башка кеше: син — көчле, җитез, уенда синең супер-герой булуыңа шикләнүче берәү дә юк, син беркемгә дә, бернәрсә дә исбатламыйсың. Чынбарлыктагы тормыштан аермалы буларак, виртуаль дөньяда үзең теләгән сыйфатларга ия булу өчен, артык күп көч түгәсе юк: көндәлек тормышта гадәти бер малай яки кыз булсаң да, ясалма дөньяда син патша да, кол да булып карый аласың.

Хәзер Бөтендөнья кибер-уеннары да үткәрелә башлады инде. 2002 елгы уеннарда «Unkid» исеме белән билгеле булган 17 яшьлек Алексей Смаев — тормышта бик гади һәм яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормаган малай, ә виртуаль дөньяда аннан да куркынычрак һәм көчлерәк уенчы юк.

Виртуаль дөнья көндәлек тормышта бик зур урын ала башлады. Күп кенә малайлар һәм кызлар вакытларын уйлап чыгарылган геройлар белән үткәрәләр, чынбарлыктан читләшә башладылар. Бу, әлбәттә, бер дә яхшы күренеш түгел. Безнең чын тормыштагы мәсьәләләрне «Reset» төймәсенә басып кына хәл итеп булмый бит. Компьютер уены берничә тапкыр яшәп карарга мөмкинлек бирсә дә, хәтта үлемсезлек алып булса да, бу чынбарлык тормышка туры килми бит. Уен белән тәмам мавыгып киткән кешенең чынбарлыкны тою хисе бозыла. Яшь җинаятьчеләрнең тормышын тикшереп караганнан соң, аларның күбесенең уен салоннарында вакыт үткәрүе ачыкланган, алар тормышта да берничә мөмкинлек (шанс) алып булуына тәмам ышанып беткәннәр. Ә мондый кешеләр үзләренең ун тормышы бар дип уйлыйлар, эшләгән эшләре өчен җавап бирәсен оныталар. Уенда сине үтерсәләр, син моны тоймыйсың да. Шулай итеп, кешенең үз-үзен саклау хисе югала.

Компьютер уеннарының төп максаты — иллюзия барлыкка китерү, ирреаль дөньяга күчү. Әлбәттә, әдәбият турында да шулай ук әйтергә була. Китап укыганда да кеше икенче тормыш белән яши бит! Шулай булгач, нигә соң кешенең психикасына уеннарның зарарлы тәэсире турында чаң сугалар, ә китап турында түгел? Чөнки китап укыганда, башта төрледән-төрле образлар барлыкка килә, күзаллау, фантазия, хисләр эшкә җигелә. Ә компьютер уеннары фикер азыгы бирми. Китап белән һәрвакыт уйларга, фикер йөртергә була, ә уен кагыйдәләрне үзе тага. Китаптагы герой бик җентекләп тасвирланган булса да, һәркем аны үзенчә күз алдына китерә.

Уеннарның барысы да начар түгел инде, әлбәттә! Нәрсә дә булса төзергә яки яуларга кирәк булган стратегияләр уйларга мөмкинлек бирә, алдан уйлап эш итәргә өйрәтә. Фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән уеннар да бик күп, андый уеннар исә кешенең баш миендә уңай яңарышлар китереп чыгара. Бары тик яхшыларын сайлап ала белергә генә кирәк!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»