поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘТҖАНОВ РӘШИТ

(1941–1995)

Күренекле шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасының Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, 1957–1958 елларда Бөгелмә шәһәрендә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961–1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 елда аны тәмамлап чыга. Башта Татарстан АССР Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969–1974), аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан хезмәт биографиясе озак еллар буена «Казан утлары» журналында дәвам итә.

Рәшит Әхмәтҗановның исеме әдәбият мәйданында илленче елларның ахырларында ук күренә башлый. 1959–1961 елларда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында басылган шигырьләре белән әдәби җәмәгатьчелектә ул кызыксыну уята. Х.Туфан, С.Хәким, Г.Хуҗиев кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген, табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр. Авторның 1965 елда басылып чыккан «Хыялларым үзем белән» исемле беренче шигъри җыентыгы да укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, ул поэзиягә хезмәт кешеләре образларын, чынбарлыкны кабул итүдә нечкә милли кичерешләр дулкынын алып килә.

Р.Әхмәтҗанов – бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң-сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Р.Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә.

Шагыйрьнең моннан соң бер-бер артлы басылып чыккан «Адымнар» (1969), «Ак канатлар» (1972), «Гомер чишмәсе» (1976), «Алмалы җәй» (1979), «Җан яктысы» (1980) һ.б. җыентыклары әдипнең үзе тоткан юлдан эзлекле рәвештә алга атлавын, дөньяны шигъри образларда сурәтләү чараларының камилләшә, төрләнә баруын күрсәтә.

Шагыйрь поэма жанрында да кыю иҗат тәҗрибәләре ясый. 1980 елда аның «Исәннәр моңы» дип исемләнгән беренче поэмасы дөнья күрә. Сугыш, тынычлык, заман, хәтер, мәхәббәт, нәфрәт кебек мөһим мәсьәләләрне күтәргән әлеге әсәрдән соң аның «Биш таш» (1987), «Аучылар кибетендә» (1988), «Карачкы» (1989), «Язлар быел соңга калды» (1991), «Карга каргышы» (2001) поэмалары басыла.

1990 елларда Р.Әхмәтҗановның тематик эзләнүләрендә милләт азатлыгы темасы аеруча калку чагылыш таба. Бу омтылыш бигрәк тә аның «Ачлык мәйданы» поэмасында тирән яктыртыла. Әсәрдә авторның милләтпәрвәр көрәштәшләре белән 14 көн буена Ирек мәйданында ачлыкта утырулары, монда аның үз башыннан кичкән вакыйгалар, кичергән уй-тойгылары сурәтләнә.

Р.Әхмәтҗанов иҗаты – татар милләте, тел язмышы, дин язмышы өчен борчылган, милләтнең үткәне һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, халыкның үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган көрәш поэзиясе. Халыкның азатлыгы, бәйсезлегенә илтүче юллар аның да төп иҗат юлына әверелгән була.

Рәшит Әхмәтҗановка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1995 елның 7 гыйнварында шагыйрь бакый дөньяга күчә.

Р.Әхмәтҗанов – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хыялларым үзем белән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 31 б. – 4000 д.
Адымнар: шигырьләр / соавт. Ш.Маннапов, Т.Камалиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 142 б. – 2500 д.
Ак канатлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 96 б. – 3000 д.
Гомер чишмәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 2500 д.
Алмалы җәй: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 24 б. – 9000 д.
Җан яктысы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 112 б. – 2700 д.
Кавышыр көн: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 143 б. – 1300 д.
Йөрәк бәйрәме: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 238 б. – 2400 д.
Моңлану: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 431 б. – 2700 д.
Ачлык мәйданы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 71 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Рухият, 1998. – 416 б. – 3000 д.
Сәфәр ае: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 223 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Шагыйрьгә туган җире ихтирамы // Ватаным Татарстан. – 1966. – 27 нояб.
Туфан Х. Өметләрне аклады // Казан утлары. – 1971. – № 9. – 181 б.
Җәләлов Х. Шигырь канатлары // Соц. Татарстан. – 1972. – 12 нояб.
Гәрәй А. Аргамаклар юлда армасын // Казан утлары. – 1973. – № 3. – 161 б.
Гыйззәтуллин Р. Офыклар артында ачышлар // Казан утлары. – 1977. – № 1. – 173–174 б.
Галиуллин Т. Бизәкләр төрлелеге // Казан утлары. – 1981. – № 6. – 160–169 б.
Әхмәтҗанов Р. Күңелдә ниләр калды? // Татарстан яшьләре. – 1982. – 9 гыйнв.
Әгъләмов М. Чәчәк җылысы // Соц. Татарстан. – 1983. – 29 апр.
Бәйрәмова Ф. Эзләнүләр, табышлар... // Соц. Татарстан. – 1985. – 28 дек.
Мансуров З. Йөрәк бәйрәме // Казан утлары. – 1986. – № 2. – 171–180 б.
Зәйдуллин Р. Ташларны җыяр вакыт // Татарстан яшьләре. – 1987. – 26 май.
Әхмәтҗанов М. Аучылар кибетендә // Соц. Татарстан. – 1988. – 13 авг.
Вәлиев М. Дөньяның үзәге // М.Вәлиев. Учагың сүнмәсен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 181–186 б.
Гәрәй Р., Баттал Ф. Озын юлга җитәрлек // Татарстан яшьләре. – 1988. – 14 авг.
Шакирҗанов Л. Ташлар шагыйрь итте // Татарстан яшьләре. – 1990. – 24 март.
Рәшитов Ә. Иман яңартканда: публицистика, тәнкыйть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 131–135 б.
Хуҗин М. Нәни инеш, тамчы һәм зурлык // Татарстан. – 1995. – № 3–4. – 115–117 б.
Галиуллин Т. Дәгъва. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 230–231 б.
Вәли Р. Акчарлагы иде Иделнең // Шәһри Казан. – 1995. – 22 сент.
Әхмәт Р. Рәшит Әхмәтҗан истәлегенә мәрсия // Казан утлары. – 1996. – № 3. – 124 б.
Хәлим А. Кара каен әрәмәсе // Мәдәни җомга. – 1996. – 3 май.
Сафина Н. Шагыйрь белән сөйләшү // Идел. – 1996. – № 5. – 4 б.
Батулла Р. Акчарлакның сагышы // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 127–131 б.
Юнысова А. Без һаман дамы бергә? // Сөембикә. – 2001. – № 4. – 12–14 б.
Галиев М. Тәңренең тамгасы белән // Ватаным Татарстан. – 2001. – 13 апр.
Маликов Ә. Сагыну // Ватаным Татарстан. – 2001. – 14 июнь.
Шәрипов Р. Ил // Казан утлары. – 2002. – № 4. – 128–130 б.
Фәйзуллин Р. Нечкә хисле, батыр йөрәкле // Мәйдан. – 2003. – № 10. – 97–100 б.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»