|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. HANDS FREEСтудент халкы әллә ниләр уйлап чыгара. Укыйсы килгәне укый, килмәгәне — имтихан тапшыруның мең төрле хәйләсен таба. Кесә телефоны хәзер һәр студентта бар. Әлбәттә, имтихан барышында аның белән сөйләшергә рөхсәт итмиләр. Шунда студентларга Hands Free дигән җайланма ярдәмгә килә. «Буш кул» дип тәрҗемә ителгән бу нәрсәне телефон саткан һәр кибеттә 100—200 сумга алырга була. Төймә хәтле ике колакчыгы һәм микрофоны булган чыбыкны телефоныңа тоташтырасың да тик сөйләшеп йөрисең. Дөрес, «үз-үзе белән» сөйләшеп йөргән кешеләргә урамда һәм транспортта бик сәерсенеп карыйлар. Әмма имтихан тапшырганда бу — алыштыргысыз нәрсә. Ышанмас идең дә, беркөнне танышым берни белмәгән килеш бик катлаулы имтиханын дүрткә биреп чыкты. Чәчең колакларыңны һәм муен артыңны каплап тору шарт. Колактан чыккан чыбык баш артына скотч белән ябыштырыла һәм костюм эченә төшеп китә. Телефон кесәдә. Аның төймәсенә басу авыр түгел, ә менә имтиханның биремен укытучы ишетмәслек итеп кенә микрофонга әйтү — проблема. Танышым, шаулырак вакытны туры китереп, сорауны аңлата алган. Ә бу вакытта аның дусты, өендәге диванда ятып, китаптан җавапны укый. Шурик киносы исегезгә төштеме? Леонид Гайдай бу фильмны киләчәкне уйлап төшергән булса кирәк. |
Иң күп укылган
|