|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ГАДЖЕТЛАРГаджет — электрон уенчык. Теләсә кайсы электрон җайланманы гаджет дип атарга була: компьютер, ноутбук, кәрәзле телефон, CD-плеер, смартфон һ.б. Беләсегез килсә, мондый җайланмаларга бәйлелек авыруга әверелергә мөмкин икән. Кешеләр яңа приборларны бернинди нигезсез, кирәксә-кирәкмәсә дә сатып алалар, ә алар белән эшләү чын мәгънәсендә маниягә әйләнә. Европада бу авырудан инде берничә миллион кеше интегә, ди, ә яңа технологияләр үсеш алган саен, гаджет-аддикация дип аталган бу эпидемия бик киң масштабларны яулап алачак, дип уйлыйлар белгечләр. Әле ул гына да түгел, |
Иң күп укылган
|